11 август 2018 яңалыклары
-
Алдынгы игенчеләргә беренче премияләр тапшырылды
Узган атна азагында явып үткән яңгырлар алдынгы игенче-механизаторларны кырга чыгып бүләкләү мөмкинлеге бирмәде. Шуңа күрә, кояш чыгып кырлар җилләгәч, чәршәмбе көнне башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев «Кама» агрофирмасы, Сәйдәшев исемендәге, «Ярыш», «Гигант» хуҗалыкларының иң күп бөртек суктырган комбайнчыларына һәм күп күләмдә бөртек ташыган йөк машинасы йөртүчеләренә 3000, 2000, 1000 сум күләмендә премияләр тапшырды. Алга таба мондый бүләкне егучы комбайнда эшләүчеләргә дә бирү ниятләнә. Искә төшереп узабыз, алдынгыларны бүләкләү һәр атна саен җомга көнне төшке аш вакытына планлаштырыла.
-
«Якты юл»га очсызрак бәядән язылып калырга була
Абунәчеләр «Якты юл» газетасына 2019 елның беренче яртысына алдан языла ала. 31 августка кадәр өлгерсәгез, сез район басмасына элеккеге бәядән языла аласыз. Өйгә яздырып алучыларга газета 651 сум 48 тиенгә төшәчәк.