11 март 2012 яңалыклары
-
Мактаулы исем бирелде
Агросәнәгать комплексы системасындагы күпьеллык хезмәте, аны кадрлар белән тәэмин итүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә зур өлеш кертүе өчен "Чаллы-Бройлер" ҖЧҖнең кадрлар бүлеге башлыгы Резидә Әсхәт кызы Факуриевага "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
-
Мәләкәс кызы ТР балалар оешмалары советы утырышында катнашты
Районның Мәләкәс урта мәктәбе укучысы, ТР Балалар оешмалары советы әгъзасы Алсу Закирова әлеге оешманың Лаеш районында үткән утырышына барды. Анда Россия регионнарыннан 9 меңләп яшь кеше катнашты. Өч көн дәвамында барган бу чарада 2012 елга эш планы төзелде, яңа проектлар тәкъдим ителде, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре...
-
Чәчүнең барышын техника хәл итә
"Остаханәләрдә һәм гаражларда эш кайный. Механизаторлар соңгы тракторларны төзекләндерәләр," - дип каршылады "Чаллы яшелчәсе" агрофирмасының остаханә мөдире Илшат Хатыйпов.
-
Берьюлы өч чара
Иске Абдул авылы клубында бер көндә өч чара үтте. Тамаша залында халык "Сугыш юллары буйлап" дип исемләнгән хәрби-патриотик җырлар фестивален карады, фойеда "Туган телем - туган авылым" кул эшләре конкурсы һәм "Минем туган авылым" фотоконкурсы үтте.
-
Биш кызым – биш бәхетем
Асия Хәмәтованың язмышы катлаулы да, кызыклы да. Әтисе Сәетхәсән Ватан сугышында һәлак булгач, әнисе Миңсылу кулында ике кыз кала. Аларны сыңар канат белән укытып та, олы тормыш юлына чыгарырга да тырыша татар хатыны.
-
Ак әбиләргә рәхмәтле авыл
Безнең Яңа поселогында ак яулыклы, кояштай нурлы йөзле, сабыр, кешелекле, ярдәмчел, изге күңелле әбекәй, авылыбызның абыстае - Фәймә Ситдыйкова яши.
-
Балаларыбызга белемне чын укытучы бирә
Илсөяр Шәрәфиева кебек тырыш, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер затлар бизи тормышны. Мин аның турында бу сүзләрне хезмәттәшем буларак та, балаларымның укытучысы буларак та әйтәм.