9 май 2020 яңалыклары
-
Агач утырту – изге эш
Тукайлылар Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды. Район башлыгы Фаил Камаев тәкъдиме белән яшелләндерү өчен Әҗмәкәй авылы белән яңа төзелә торган Подсолнухи микрорайоны арасындагы юл буе сайланды.
-
Рәхмәт сезгә, ветераннар!
Ватан азатлыгы өчен 17-18 яшеннән сугышка кергән егет-кызлар бүген 95 яшьтән узган аксакаллар һәм ак әбиләр. Алар инде бармак белән санарлык кына калды. Районда бүген 15 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм балигълык яшенә җитмичә концлагерь тоткыны булган 1 кеше яши. Шулай ук 82 тол хатын-кыз, 415 тыл ветераны исәпләнә.
-
Бөек Җиңү көне белән!
Кадерле сугыш ветераннары, мөхтәрәм тыл хезмәтчәннәре, сугыш толлары, сугыш елы балалары! Хөрмәтле райондашларыбыз! Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән ихлас йөрәктән тәбрик итәм.