Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

Ватан азатлыгы өчен 17-18 яшеннән сугышка кергән егет-кызлар бүген 95 яшьтән узган аксакаллар һәм ак әбиләр. Алар инде бармак белән санарлык кына калды. Районда бүген 15 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм балигълык яшенә җитмичә концлагерь тоткыны булган 1 кеше яши. Шулай ук 82 тол хатын-кыз, 415 тыл ветераны исәпләнә. 

Ульяна Добрынина
Яңа поселогында гомер итүче Ульяна Добрынина – районда иң өлкән яшьтәге сугыш ветераны. Ул узган елның декабрендә 98 яшен тутырды. Сугыш чоры хатын-кызлары тылда эшләгәндә, ул фронтка юл алган. 20 яшендә сугышка китеп, ике ел ярым зенитчы булып хезмәт иткән. Ульяна Чита өлкәсе Михайловка авылында туып-үскән. Авылдан чыгып киткән чоры сугышның иң авыр еллары белән бәйле – 1942 елның октябрь ае була ул. 198нче зенит-артиллерия полкына билгелиләр аны. 
Ульяна апа сугыштан соң фермада эшли, колхозда пешекче булып та хезмәт куя. Узган гасырның 80нче елларында улының гаиләсе белән Яр Чаллы ягына – Яңа поселогына күченәләр. 

Биҗан Хәертдинов
Калмаш авылында яшәүче сугыш ветераны Биҗан Хәертдинов унсигез яше тулуга, 1944 елда, армия хезмәтенә алына. Ул Беренче Белоруссия фронтының бишенче удар армиясе укчы полкында пулеметчы була. 1945 елда Польшаны немец оккупантларыннан азат иткәндә каты яралана. Өч ай госпитальдә дәваланганнан соң кабат сугышка керә. Хәрәбә хәлендәге завод-фабрикаларны аякка бастыруда катнаша. Җиңү язын ул Берлинда каршы ала. Аннары Биҗан Хәертдинов дүрт ел буе Германия шахталарында әсирлеккә төшкән немецларны карап эшләтә. Сугышта күрсәткән батырлыклары «Германияне җиңгән өчен», «Совет Армиясе һәм Флотына 30 ел» медальләре белән бәяләнә. Фронтовик Биҗан ага сугыштан соң II Дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Жуков», Бөек Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Хатыны Нәкыя белән ике кыз, дүрт ул үстерәләр. Сугыштан кайткач та Биҗан ага «Беларусь» тракторына утыра һәм пенсиягә чыккач та әле байтак еллар корыч атыннан аерылмый. 

 

Әмир Шәрифуллин
Калмаш авылында яшәүче Әмир Шәрифуллин унжиде яше тулуга, 1943 елда, армиягә китә. Сугышның урау юлларын үтеп, 1950 елда гына армиядән кайта.
1944 елда ул сугыш эченә керә – икенче Белорус фронтына 136нчы полк составында укчы булып китә. Уң кулы, сул аягы каты яралана. Госпитальдә ике ел ята. «Батырлык өчен» медале, «Икенче дәрәҗә Ватан сугышы» ордены белән бүләкләнә. 1948 елны Әмир Шәрифуллинны кабат хәрби хезмәткә чакыралар. 
Армиядән кайткач, үз авылы кызы Нурания белән тормыш юлын бәйли. Әмир Шәрифуллин авылда 30 ел тракторчы булып эшли. Хатыны белән биш малай, дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр, бергә 49 ел гомер итәләр. 

 

 

Хисаметдин Садриев
Хисаметдин Садриев бүген Яңа Сарайлы авылында гомер итә. Үсмер егет 1943 елга кадәр, өлкәннәр белән бергә иңгә-иң торып, колхозда төрле эштә эшли, ә май аенда армиягә алына. 1944 елның декабренә кадәр Ижау, Дзержинск һәм Мәскәүдә запас полкларда хезмәт иткәннән соң, Хисаметдин дүртенче Украина фронтына маршал Рокоссовский полкына күчерелә. Туган авылына Хисаметдин 1948 елның май аенда гына кайта, колхозда эшли. 1949 елда Фәрхенур белән гаилә коралар, дүрт бала үстерәләр. 

 

Мәхмүтҗан Сабиров
Яңа Байлар авылыннан Мәхмүтҗан Сабировка сынаулар бик күп туры килә. Әтиләрен урман кискәндә агач басып үтерә. Әниләренә терәк булып ике канаты – ике улы кала. Мәхмүтҗанның абыйсы Имаметдинне беренче көннәрдән үк фронтка алалар. Фронттан авылга бер-бер артлы кара мөһерле хатлар килә башлый. Сабировлар капкасын да кага ул – газиз абыйсы Имаметдин батырларча һәлак була. 
Сугыш тәмамланырга бер ел кала егетне хәрби хезмәткә чакыралар. Кара диңгез флотына – Феодосия шәһәренә эләгә. Аннары аларны Украинага күчерәләр. 
Мәхмүтҗан Сабиров 1950 елда гына туган авылына кайта. Иптәше Минәмирә белән 40 елга якын матур яшиләр, өч бала үстерәләр. 

 

Хәбибулла Рәхмәтуллин
Иске Абдул авылыннан 19 яшьлек Хәбибулла Рәхмәтуллинга 1942 елның апрелендә сугышка чакыру килә. Аны хезмәттәшләре белән Бөгелмә шәһәренә алып китәләр, берничә көннән Мәскәү янында барган сугышка кертәләр. 1942 елның сентябрендә Хәбибулланы Киров шәһәренә җибәрәләр. Анда ул алты ай полк мәктәбендә укый. 1942 елда аны Волхов фронтына китә. 1943 елның июнь аенда, каты сугышлардан соң, Великайпук шәһәрен фашистлардан азат итәләр. Октябрь аенда өлкән сержантны комбат ярдәмчесе итеп билгелиләр. Украина фронтында Хәбибулла каты яралана. Җиңү көнен ул Псков шәһәрендә каршылый. Сугыштан кайткач лаеклы ялга чыкканчы туган колхозында эшли. 

 

Рәфкать Нуриев
1943 елны 18 яшьлек Рәфкать армиягә алына. Сугыш юлын ул Литваның Каунас шәһәрендә башлый. III Балтыйк буе фронтында хезмәт итә. Рәфкать Нуриевны батырлыклары өчен дивизия командиры дәүләт бүләгенә тәкъдим итә, ләкин 1945 елны Рәфкать яраланып госпитальгә эләгә. III дәрәҗә Дан ордены үзенең иясенә 65 ел узгач кына, 2010 елны барып җитә.
Барлыгы 7 ел 3 ай хезмәт итә Рәфкать абый, 1950 елны гына туган авылына кайта. МТСка эшкә керә, учетчик булып эшли, комбайн, трактор йөртә. Гаилә корып, Мөслимә апа белән дүрт бала үстерәләр. 

 

Шәүкәт Әхмәтнәҗипов
Шәүкәт Әхмәтнәҗиповка сугыш башланганда 15 яшь була. Ул вакытта Шәүкәт колхозда эшли. Иң беренче булып сугышка абыйсы Өлфәтне алып китәләр. Аның Белоруссиядә үлеп калуы турында өчпочмаклы хат кына килә. Шәүкәтне исә армиягә 18 яше тулгач чакыралар. Сугышта Шәүкәт Ерак Көнчыгыш фронтына эләгә. Пулеметчы буларак, Япония белән сугышта катнаша, Маньчжурияне азат итә, Харбин шәһәрендәге каты сугышларда була. Сугыш тәмамлангач тагын биш ел Владивостокта хезмәт итә.
Кайткач егет фермада да эшли, тракторга да утыра. 1953 елда Мәргүбә исемле кыз белән гаилә төзиләр, өч кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. 
Шәүкәт Әхмәтнәҗипов «Японияне җиңгән өчен», Жуков медальләре иясе.

 

Мөнирә Бәхтегәрәева
Биклән авылыннан Мөнирә Бәхтегәрәеваның сугыш башланган чорда Чистай шәһәрендә фельдшер-акушерлык мәктәбен тәмамлаган вакыты була. Бу хәбәрне ул соңгы имтиханын тапшырып йөргән көнне ишетә. Бу вакытта әле кызга 16 гына яшь була. Уку йортын тәмамлагач та сугышка алмыйлар әле аны, бары тик 1945 елның гыйнвар башында гына аркасына котомкасын асып, юлга кузгала Мөнирә. Мең газап белән Киевка барып җитә. Сугыш тәмамлангач та Украинада хезмәтен дәвам итә кыз. Соңрак аны Польшага күчерәләр, анда өлкән фельдшер була. 1947 елның февралендә генә авылына әйләнеп кайта Мөнирә. Тыныч тормышта да халыкның сәламәтлеген саклауны дәвам итә. Тормышка чыгып, ире белән бер кыз үстерәләр. 

 

Миңнәхмәт Гайсин
Биклән авылыннан Миңнәхмәт Гайсинны фронтка 18 яшендә – 1943 елның февралендә чакыралар. Ләкин Казан хәрби комиссариатында үткәрелгән медицина комиссиясе егетне кире бора. Кабат авылына кайтып ат караучы булып эшли башлый гына, бер атнадан тагын чакыру килә. Тамбов урманнарында әзерлек үтә. Сугышка 1944 елның июнендә керә. Фронтта Миңнәхмәт элемтәче булып эшли. «Белоруссияне азат иткән өчен» медале белән бүләкләнә. Җиңү көненнән соң ярты ел узгач – 1945 елның декабрендә туган ягына әйләнеп кайта. 1949 елда Иштирәкнең Галиябикә исемле кызы белән гаилә коралар, өч бала үстерәләр. 

 

Шәйхлислам Кәримов
Биклән авылында яшәүче Шәйхлислам Кәримов 1944 елны Кызыл Армия сафларына хезмәт итәргә китә. Мәскәү янындагы Сокольники шәһәрендә элемтәче һөнәрен үзләштерә. Армиядә 354нче Запас укчылар полкында элемтәче булып хезмәт итә. Кутаиси шәһәрендәге сугышларда катнаша, Украина, Белоруссияне үтә. 1945 елны «Хөкүмәт элемтәсенең 6 Линияле Аерым полкы» элемтәчесе була.

 

Миңнемулла Миңнегәрәев
Миңнемулла Миңнегәрәев 1927 елда Калмия авылында туа. Гаиләдә дүрт ир-бала булалар. Үсмер чагыннан ук колхозда эшли башлый. 17 яшендә – 1944 елның ноябрендә армиягә чакырыла. Башта өч ай Новочеркасскида хезмәт итә. Ташкент якларында да була. Аннары Сталинградка чакырыла. Ул немец тоткыннарын саклауда катнаша.
Җиңүне ул Сталинград шәhәрендә каршылый. Аннары илебезнең төрле җирләрендә сугыштан соңгы җимерекләрне торгызуда катнаша. 
1951 елда туган авылы Калмиягә кайта. Күп еллар тракторда эшли. Гаилә корып, тормыш иптәше Әлифә белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. 

 

Әбүдәр Садыртдинов 
Тумышы белән ул Актаныш районының Чиялек авылынан. 1943 елда сугышка чакырыла. 1нче Белорус фронтында канкойгыч бәрелешләрдә катнаша, каты яралана. Госпитальдә дәвалангач, Саратов өлкәсендә урнашкан лагерьда әсир ителгән немецларны саклый. 1946 елда туган авылына кайта, колхозда 45 ел тракторчы булып эшли. 2016 елга кадәр тормыш иптәше Факия белән тигез гомер кичерәләр. 
P.S. Газетны басмага әзерләгәндә Әбүдәр Садыртдин улының каты авырудан соң вафат булуы турында хәбәр килде. Ветеран туган ягында җирләнде. 

 

Файзелхак Миңнегалиев
1927 елда Сарман районының Кормаш авылында дөньяга килә. 1944 елда фронта чакырыла. Пенза өлкәсендә запас частьта хезмәт итә, аннары Ерак Көнчыгыштагы НКВД частенда хәрби каравыл хезмәтендә була. 1947 елда туган җиренә әйләнеп кайта. Бүгенге тормыш иптәше Тәскирә белән Яңа Троицкий авылында яши.

Имамөхәммәт Гатауллин
Имамөхәммәт Гатауллин тумышы белән Балтач районы Сәйтәк авылыннан. 1943 елда сугышка алына, анда каты яраланып госпитальдә озак вакыт ята. 1945 елда тагын Кызыл Армия сафларына баса. Сугыш беткәч, туган авылына кайта. «Чапаев», «Ленин» исемендәге колхозларны җитәкли.

Ефрем Алчинов
Ефрем Павлович Башкортстанның Бакалы районы Күрчи авылында 1927 елда туган. 18 яшен тутыргач, фронтка алына. Анда ул япон интервентлары белән көрәшә. 1951 елда гына туган авылына әйләнеп кайта. Әтисе һәм абыйсы сугышта вафат була. Гомер буе колхозда терлекче булып эшли. Бүген кызы Ираида һәм аның гаиләсе белән Иске Абдул авылында гомер итә.\

/ Рөстәм Зәкиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев