8 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Тукай районы терлекчелек буенча лидерлар исемлегендә
Татарстанның терлекчелек тармагындагы нәтиҗәләр турында Хөкүмәт йортында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Министр күп кенә юнәлешләр буенча арту күзәтелгәнлеген ассызыклады. Хәзерге вакытта мөгезле эре терлекнең саны 745 меңгә җиткән, алар арасында 245 мең баш сыер -, 443 мең баш дуңгыз исәпләнә. Ә сарык һәм кәҗәләр саны...
-
Җылы караш, игътибарлы мөнәсәбәт
Өлкәннәр белән аралашып яшәүдә, ихтирам, хөрмәт күрсәтүдә безнең ачык акционерлар җәмгыяте «Ашлык эшкәртү комбинаты»ның үз традициясе бар. 1995 елдан бирле Алмаз Хантимер улы Шәрипов һәр елны өлкәннәрне комбинатның ашханәсенә җыя. Ашлык эшкәртү комбинатында бүгенге көндә 198 пенсионер санала. Шуларның 98е бүгенге көндә дә комбинатта эшләүләрен дәвам итәләр. Алар турында профсоюз...
-
Тукайлылар өчен «Дус милләтләрнең тату гаиләсендә» чарасын оештырдылар
4 нче ноябрьдә Кнәз авылынның китапханәсендә «Дус милләтләрнең тату гаиләсендә» дип исемләнгән әдәби чара узды. Ул китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре башлангычы белән оештырылды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга XVII гасыр вакыйгалары турында бәян итте. Балалар белән өлкәннәр очрашуның төм максаты - яшь буынга күп милләтле Россиядә бердәмлекнең мөһим булуын аңлату....
-
Хәлиткеч секундлар яки секундлар рекордлар тудыра
1976 елның август аенда Воронеж шәһәрендә РСФСР халыкларының VΙнчы җәйге спартакиадасы үтә. Көн гаять эссе. Шәһәрнең киң үзәк урамында хәрәкәт туктатылган. Бүген аннан марафончы йөгерешчеләр уза. Юл кырыйлары аша сузылган кызыл тасмалар артында күпләгән тамашачылар. Йөгерешчеләрне куәтләп, спортчыларга дәрт биреп торалар: «Әйдә, дускай, тырыш, күп калмады!».