Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җылы караш, игътибарлы мөнәсәбәт

Өлкәннәр белән аралашып яшәүдә, ихтирам, хөрмәт күрсәтүдә безнең ачык акционерлар җәмгыяте «Ашлык эшкәртү комбинаты»ның үз традициясе бар. 1995 елдан бирле Алмаз Хантимер улы Шәрипов һәр елны өлкәннәрне комбинатның ашханәсенә җыя. Ашлык эшкәртү комбинатында бүгенге көндә 198 пенсионер санала. Шуларның 98е бүгенге көндә дә комбинатта эшләүләрен дәвам итәләр. Алар турында профсоюз...

Мин үзем дә лаеклы ялга чыккач, комбинатта 4 ел эшләдем. Пенсиягә киткән эшчеләрне дә бик зурлап озаталар, Рәхмәт хатлары, акчалата премия бирәләр. Өлкәннәр көнендә дә пенсионерларны онытмыйлар - күчтәнәчен әзерлиләр, түбән бәядән 25-50 кг он бирәләр.

Алмаз Шәрипов һәр елны ветераннарны өлкәннәр көне белән котлап, изге теләкләрен җиткерә. Без дә аңа бик рәхмәтле. Гаиләсенә тыныч тормыш, эшендә уңышлар телибез.

Барлык өлкәннәр-пенсионерлар исеменнән Фирдәвес Шәемов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев