5 октябрь 2022 яңалыклары
-
Кишер - тәмле һәм файдалы азык
Бүген кишергә дан җырлыйбыз, чөнки, аны азык дип тә, табигый даруларның берсе дип тә санап була. Анда С белән В төркеме витаминнары, йөрәк һәм кан тамырлары, шулай ук бөер һәм бавыр эшчәнлеге өчен кирәкле тозлар, микроэлементлар күп. Аны буыннар сызлаганда, бала имезүче хатыннарның сөте кимегәндә, яман шеш авырулары булганда, тын алу юллары ялкынсынганда шулай ук ашау файдалы.
-
Октябрь аенда акчага бәйле үзгәрешләр
✅1 октябрьдән керемнәр артты. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең һәм хәрби частьларда «погонсыз» хезмәткәрләрнең эш хакы 4 процентка үсә. Бу шулай ук хәрби учреждениеләрдә һәм хәрби хезмәткә тигезләштерелгән башкарма хакимият органнарында (МВД, МЧС, ФСИН һ.б.) эшләүчеләргә дә кагыла.
-
Әйдәгез, «Кишер тәкәсе» пешерәбез
Инде кишер дә алыр чак җитте. Бу яшелчәне вакытында казып алмасаң ярыла башлый. Кишердән бик тәмле ашлар, камыр ризыклары әзерлиләр. Кишер- витаминнар чыганагы.
-
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫНЫҢ XXIV УТЫРЫРЫШЫ УЗАЧАК
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫНЫҢ XXIV УТЫРЫРЫШЫ УЗАЧАК.
-
Уганда кунаклары Тукай районында булдылар
Ике көн дәвамында Мәскәүдә Уганда Республикасы илчелегеннән делегация эшлекле визит белән Чаллы шәһәрендә, Алабуга һәм Тукай районнарында булды. Бу Африка иленнән килгән кунакларның төп бурычы төбәкләр, эшкуарлык структуралары, мәгариф учреждениеләре белән элемтәләр урнаштыру иде. Эшлекле сәфәр барышында дипломатлар шәһәрнең шәһәр предприятиеләрендә, югары уку йортларында, «Алабуга» ирекле икътисадый зонасында булдылар.
-
Бәйрәм белән хөрмәтле укытучылар!
Хөрмәтле мәгариф ветераннары, укытучылар, тәрбиячеләр, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре! Укытучы хезмәте– җир йөзендә иң мөһим һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе. Сез балаларга белем бирәсез, яшь буынны иң кирәкле фәннәргә өйрәтәсез. Илебезнең булачак гражданнарында намус, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбиялисез. Сезнең ярдәм, тырышлыгыгыз белән буыннар алмашынучанлыгы, традицияләр саклана. Сезнең хезмәт зур һөнәри осталык, күп көч, акыл, түземлелек таләп итә. Сез шәхес тәрбияләүче булып торасыз, аларны мөстәкыйль фикер йөртергә, дөрес карарлар кабул итәргә өйрәтәсез. Сезнең осталыгыгыз, түземлегегез, эшегезгә һәм балаларга карата булган мәхәббәтегез укучыларның сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә.