5 август 2017 яңалыклары
-
Бакча җиләгеннән кайнатма
Кирәк: 1 кг җиләккә - 1,2-1,5 кг шикәр комы, 1-2 г лимон кислотасы. Уртача зурлыктагы өлгергән җиләкләрне чистартып юарга һәм шикәр комы белән аралаштырып элпәле савытка салырга. Шул килеш 8-10 сәгать тотарга. Аннан җиләкләрне ширбәтеннән аерырга. Ширбәтне кайнатып чыгарырга һәм плитәдән алып, аңа җиләкләрне салырга, берничә сәгать шулай тотарга. Аннан...
-
«Чиста куллар» акциясендә катнаштылар
«Татарстан» совхозы поселогында «Ришвәтчелеккә юл куймыйк» дип исемләнгән мәгълүмати чара үткәрелде. Аның максаты - балаларга һәм яшүсмерләргә мисаллар ярдәмендә коррупциянең нәрсә икәнен, намуслылык, әдәплелек төшенчәләрен аңлату.
-
Җир җиләгеннән кайнатма
Кирәк: 1 кг җиләк, 1,2 кг шикәр комы. Җир җиләген чүпләрдән, бозык җиләкләрдән арындырырга һәм измичә генә чайкарга. Җиләкләрне зур савытка салып, өстенә шикәр комы сибәргә һәм 8-10 сәгатькә салкынча урынга куеп торырга. Җиләкләрне кәчтрүлгә салып, ут өстенә куярга. Кайнап чыккач, утны киметеп, вакыт-вакыт кәчтрүлне акрын гына селкеткәли-селкеткәли һәм өстенә...
-
Чокырлардан 10ар чиләк җиләк җыйдылар
«Эх, җиләкле җәйләрнең оныта алмамын ямен», - дип җырлана бит популяр җырда. Чыннан да, җиләк сезонының иң кызган чагы хәзер. «Якты юл» газетасының электрон почтасына, шулай ук мессенджерларыбызга оста, тик тормас җиләк җыючылардан әледән-әле матур фотолар килә. Әйтик, Күзкәй авылының тырышлары - Илгизә Нуруллина, Вәсимә Вәлиева, Рәхимә Минаева, Саҗидә һәм...
-
Шилнәбаш авыл җирлегендә зират өмәләре үтте
Шилнәбаш авыл җирлегенә караган Тогаево һәм Шилнәбаш авылларында зират өмәләре үтте. Әлеге игелекле чарага яше-карты үзләренең эш кораллары белән җыелып килде. Шилнәбаш авылының православие зиратында үткән өмәгә 18дән артык, мөселман зиратына 14 кеше килде, Тогаево зиратында 30дан артык кеше төрле эштә катнашты. Өмә барышында зират территориясен төрле чүп-чардан арындырдык, тәртип...
-
Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды резолюциясе
Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды резолюциясе 2017 елның 3 августы Казан шәһәре 2017 елның 2-3 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды булып узды. Анда Татарстан Республикасыннан, Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән һәм 41 чит илдән 811 делегат һәм 207 кунак катнашты. Без, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды делегатлары,...
-
Бикләндә Урам бәйрәме узды
Биклән авылында элеккерәк елларны Сабан туе бәйрәме икешәр көн була иде. Соңгы елларда бер генә көнгә калдырдылар. Ә быелгысының вакыты да чикләнгән, яңгыр да явып торгач, халыкны канәгатьләндерерлек бәйрәм була алмады. Шуңадыр инде, «Хәтфә» фольклор ансамбле үзешчәннәренең мәдәният йортына җыелганын күргәч, авылдашлар: «Нинди бәйрәмгә әзерләнәсез?» - дип сорашалар. Шуннан уйлаштык...
-
Кагыйдәләрне үтәп, велосипедта дөрес йөрергә өйрәнделәр
Биклән авылы китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен махсус туристик сәфәр оештырылды. Иң баштан кызыклы сәфәрдә катнашучылар белән «Җәяүле. Велосипедчы. Машина йөртүче» дип исемләнгән әңгәмә узды. Аннары исә балалар велосипедта дөрес йөрергә, кагыйдәләрне үтәргә, игътибарлы булырга гамәлдә өйрәнде. Моннан тыш балалар белән кечкенә генә пикник та оештырдык, рәхәтләнеп карбыз ашадык. Ачык...
-
Балаларны хәзер үзләрен генә машинада калдырырга ярамый
Россия Хөкүмәте карары нигезендә, июльдән балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләренә кайбер үзгәрешләр кертелде.
-
Ул һаман да безнең күңелләрдә...
Узган атнада Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат булды. Аңа 57 яшь иде. Җырчының үлем сәбәбен табиблар йөрәк өянәге дип белдерде. Хәния Фәрхинең репертуарында 300дән артык җыр бар. Алар арасында иң популярлары - «Әлдермешкә кайтам әле», «Сагынам сине, Питрәч», «Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә», «Онытылыр, димә», «Казан кичләре», «Кышкы чия»....