5 апрель 2017 яңалыклары
-
Тәртибе яхшы булган тукайлылар җәзадан азат ителделәр
Җәзаларны үтәтү инспекциясе башлыгы Альберт Гермесның хәбәр итүенчә, 2017 елның беренче кварталында инспекциядә 147 кешенең эше каралган. Шуларның 108е шартлы рәвештә хөкем ителгән райондашлар. Җәзаны үтәү тәртибен һәм шартларын бозган 2 кеше иректән мәхрүм ителү урынына җибәрелгән, 13 кешенең сынау сроклары 1 айдан 3 айга кадәр озынайтылган. Үзләрен яхшы яктан...
-
Тукай районында балалар бакчасында үзенчәлекле җыелыш үткәрелде
Мусабай Завод авылы «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны һәм аларның әти-әниләрен психолог һәм логопед кабул итте. Кабул итү шәхси консультацияләр формасында оештырылды. Шулай ук белгечләр әти-әниләр алдында гомуми чыгышлар да әзерләгәннәр иде. Психолог Л. Насыйрова чыгышын түбәндәге сүзләр белән башлап җибәрде: "Балалар - иң яхшы тәрбиячеләр. Алар безне сабыр булырга,...
-
Тукайлыларга социаль ярдәм чараларын Интернет аша билгеләтеп була
Социаль ярдәм чараларын билгеләтү өчен гаризаларны хәзер Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) электрон рәвештә биреп була. Бу гражданнарны социаль яклау органнарына барып йөрүдән азат итә, вакытны янга калдырырга булыша. Интернет аша түбәндәге төр гаризалар тапшырырга мөмкин: балалар бакчасына түләүдә төп һәм өстәмә компенсация өчен; 16 яшькә...
-
Тукайлылар – республика олимпиадалары җиңүчеләре
Мәктәп укучылары арасында фән олимпиадаларының республика туры төгәлләнде. Районыбызга өч укучы җиңү китерде һәм призер дипломнарына лаек булды. Мусабай-Завод урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Рузилә Вәлиева татар әдәбиятыннан өченче ел рәттән җиңү яулады (җитәкчесе Лилия Вилданова). Яңа поселогы урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Тимур Бариев - биологиядән (җитәкчесе Гөлнара Минегулова),...
-
Тукай районы хуҗалыгының баш агрономы - Җир кардан арынуга, без кырга чыгарга әзер
Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләрен тулы хәзерлектә каршылыйлар, дияргә була. Районда 49 мең 405 гектар мәйданда язгы чәчү башкарылачак. Шуның 33 мең 600 гектарында - бөртекле культуралар чәчеләчәк, 7 мең 604 гектар мәйданга техник культуралар утыртылачак, 4 мең 460 гектарга берьеллык үләннәр чәчү планлаштырылган. Язгы кыр эшләрендә район буенча 202...
-
Тукайлыларны Президентның мөрәҗәгатьләр белән эшләү бүлеге башлыгы кабул итә
19 апрельдә 10.00-13.00 сәгатьләрдә район хакимияте бинасында (Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46 йорт) 204 кабинетта Татарстан Республикасы Президентының гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы Роза Рифкать кызы Килькеева тукайлыларны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: (843) 567-88-57.
-
Эльмира Кәлимуллина: «Минем әни белән, бик тырышсаң да, «йолдыз чире» белән чирләп булмый. Шундук шапылдатып җиргә төшерәчәк»
Эльмира Кәлимуллина турында белмәүчеләр юктыр да инде ул. Шуңа да, чибәр, талантлы кызның «Голос» проекты аша танылуы, Татарстан Республикасының атказанган артисты булуы турында сөйләп тә тормыйм. Ә менә аның дуслары телендә «кудряш» булуы, әнисенең «йолдызлык чире» мәсьәләсендә куырып кына торуын, нинди сорауга беркайчан да төгәл җавап бирмәячәге - болар турында...
-
Теш щеткасы белән генә авыз куышлыгын чистартып бетереп булмый (табиб киңәшләре)
Без һәр көнне тешебезне чистартабыз һәм әлеге процедураның әһәмияте турында уйламыйбыз да. Авыз куышлыгы гигиенасының төп принциплары нәрсәгә кайтып кала? Журналист Эмма Сыйтдикова Казан дәүләт медицина университетының балалар стоматологиясе кафедрасы профессоры Сәед Ксембаев һәм «Здоровые улыбки» проекты җитәкчесе, университетның стоматология факультетында IV курста белем алучы Оксана Савельева белән авыз куышлыгы...