Мәктәпләрдә һәм бакчаларда акча җыйсалар – район прокуратурасына хәбәр итегез
Район прокуратурасы мәгариф оешмалары эчәнлегендә законнарның үтәлүен тикшерде. Чара барышында беренче чиратта балалар бакчасы һәм мәктәп ихтыяҗлары өчен ата-аналардан мәҗбүриләп акча җыю, аны максатчыл булмаган рәвештә файдалану фактларына игътибар ителде. Чөнки мәгариф учреждениеләрендә хәйрия ярдәме исеме астында ата-аналардан акча җыю очраклары кабатланып тора. Тикшерү вакытында мондый кырын гамәлләр районның да...