Мәктәпләрдә һәм бакчаларда акча җыйсалар – район прокуратурасына хәбәр итегез
Район прокуратурасы мәгариф оешмалары эчәнлегендә законнарның үтәлүен тикшерде. Чара барышында беренче чиратта балалар бакчасы һәм мәктәп ихтыяҗлары өчен ата-аналардан мәҗбүриләп акча җыю, аны максатчыл булмаган рәвештә файдалану фактларына игътибар ителде. Чөнки мәгариф учреждениеләрендә хәйрия ярдәме исеме астында ата-аналардан акча җыю очраклары кабатланып тора. Тикшерү вакытында мондый кырын гамәлләр районның да...
Район прокуратурасы мәгариф оешмалары эчәнлегендә законнарның үтәлүен тикшерде. Чара барышында беренче чиратта балалар бакчасы һәм мәктәп ихтыяҗлары өчен ата-аналардан мәҗбүриләп акча җыю, аны максатчыл булмаган рәвештә файдалану фактларына игътибар ителде. Чөнки мәгариф учреждениеләрендә хәйрия ярдәме исеме астында ата-аналардан акча җыю очраклары кабатланып тора. Тикшерү вакытында мондый кырын гамәлләр районның да ике бакчасында һәм бер мәктәбендә ачыкланды. Закон бозуны төзәтергә кушып район мәгариф бүлеге башлыгына кисәтү хаты җибәрелде, гаепле дип табылган өч хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев