3 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
«Яңартылган клубта бик матур итеп Яңа елны каршыладык» – ди Сәет авылы мәдәният йорты директоры Айсылу Габдрахманова.
- «Ирек» җитештерү кооперативының житәкчесе Рөстәм Хаҗиев булышлыгы белән мәдәянит йортының түшәмнәрен агарттык, диварларын буядык. Зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә аңа. Яңа елны каршылар өчен менә дигән булды! Бәйрәмебез дә бик яхшы үтте. Авыл халкы рәхәтләнеп күңел ачты, бала-чага да Кыш бабай белән биеделәр, җырладылар.
-
5000 сум акча пенсионерларга кайчан бирелә?
2017 елның гыйнварында барлык пенсионерларга түләнәчәк 5000 сум күләмендәге акча гыйнвар аеның икенче яртысында биреләчәк. Бу түләү Пенсия фондындагы документлар нигезендә башкарыла, шуңа күрә бирегә мөрәҗәгать итү һәм гариза бирү кирәкми, - дип хәбәр итә Чаллы районара Пенсия фонды идарәсенең Тукай районы бүлеге башлыгы Раил Тимербаев.
-
Теләнче Тамак авылы кибетендә бүләкләр тараттылар
Теләнче Тамак авылы кибетендә авыл халкы өчен бик кызыклы уен уздырдылар. 1000 сумнан артык бәягә әйбер алучыларга бүләк тараттылар. Исемнәрне язып тартмага салганнан соң, сабый кулы белән җиңүчеләрнең исемен тартып чыгарганнар. Беренче урынга электр чәйнеге, икенче урынга җылы юрган, өченче урынга түшәк тышлары бирелгән. Шулай ук бирегә авыл халкының күңелен...
-
Бүген метеорит яңгыры көтелә
3 гыйнвардан 4 есенә каршы төндә йолдызлар яңгыры булачак. Безнең планета Квадрантида метеор агымын уза. Җир атмосферасына эләккән метеорлар 80 км биеклектә яна. Метеорит яңгырны кичке сәгать 11 дән соң берничә сәгать дәвамында күзәтеп булачак. Чыганак:http://www.almet-rt.ru/tt/thebest/item/20603-meteorit-yaңgyir-kөtelә.html