2 июнь 2021 яңалыклары
-
Татарстанда заманча яңа сугару системасы эшли башлады
1 июльдән 3 июльгә кадәр Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан кыр форматында оештырылган иң зур «АГРОВОЛГА-2021» күргәзмәсе узачак. Бу ачык һавада агросәнәгать күргәзмәсен һәм «Казан Экспо» мәйданчыкларында узачак эшлекле форумны үз эченә алган комплекслы чарадан гыйбарәт булачак, биредә авыл хуҗалыгының заманча казанышлары һәм яңа технологияләре күрсәтеләчәк.
-
Биклән авыл җирлегендә янгын
1 июнь көнне Биклән авылында янгын чыккан.
-
Тәмәкене витаминга алмаштыр!
31 майда Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Бу дата 1988 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан билгеләнгән. Әлеге оешма мәгълүматлары буенча, тәмәке тарту белән бәйле төрле авырулардан елына 4,9 млн кеше үлә. Россия буенча андыйлар 300-400 мең кеше исәпләнә. Тәмәке яратучылар 13 тапкырга күбрәк стенокардия, 10 тапкырга күбрәк ашказаны чирләре белән интегәләр.
-
Урманнарда тәртипме?
Татарстан урманнарында янгынга каршы режим игълан ителү турында газетабызда язган идек. 12 майдан башлап өч атна дәвамында урманнарга керү тыела. Тукай районында әлеге таләпләр үтәләме? Шуны ачыклау өчен район башлыгы Фаил Камаев якшәмбе көнне урманга чыкты.
-
Вакантлы урын
Тукай муниципаль районы конкурс комиссиясе 2021 елның 2 июненнән район башкарма комитеты икътисад бүлеге башлыгы муниципаль вазифасына конкурс игълан итә.
-
Өйрәнү эвакуациясе
Калмаш мәктәбендә укучылар һәм хезмәткәрләр өчен күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән дознавателе Илнар Мифтахов җитәкчелегендә янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнү эвакуациясе үткәрелде.
-
Чисталык сакламаучылар контрольдә
Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров хакимияттә узган киңәшмәдә санитар чистарту икеайлыгына йомгак ясады.
-
Алдан тавыш бирдек
Билгеле булганча, 24-30 майда бөтен илдә һәм республикада Дәүләт Думасына сайлаулар буенча праймериз – алдан тавыш бирү узды. Аның нәтиҗәләре буенча «Бердәм Россия» партиясеннән сентябрьдә сайлауларга чыгачак кандидатларның исемлеге туплана.