1 июнь 2017 яңалыклары
-
Дөньядагы иң өлкән кеше – 146 яшьлек Сапармен Содименджо үлгән
Индонезиянең Ява утравында дөньядагы иң өлкән кеше - 146 яшьлек Сапармен Содименджо үлгән. Таныклыгында язылганча, бабай 1870 елның 31 декабрендә туган. Ул гомере буе тәмәке тарткан, ләкин үзе озак яшәвенең серен мәхәббәттә дип аңлаткан. Үз гомерендә ул дүрт мәртәбә өйләнгән (хатыны үлгән саен). Аның үзеннән кечкенә ун энесе һәм сеңелләре...
-
Илфак Шиһапов туган авылында җирләнде (фотолар)
(Казан, 1 июнь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Кичә, 31 май көнне, журналист, продюсер, күпсанлы җырлар авторы Илфак Шиһапов туган ягында - Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында җирләнде. "Аны җирләргә республикабызның танылган артистлары, җырчылары, журналистлары гына түгел, Самара, Башкортстан якларыннан да дәрәҗәле кешеләр, шул исәптән Фән Вәлиәхмәтов та кайткан иде. Бөтенесе аны...
-
Театр ул – тормышның төрле якларын чагылдыручы серле дөнья
Теләнче Тамак авылының халык театры оешуга быел 50 ел тулды. Шул уңайдан мәдәният йортында киң колачлы, тарихи истәлекләргә, хатирәләргә бай юбилей бәйрәме үткәрелде. Аңа инде байтак көннәр үтте, бераз соңарып булса да, шул кичәдән алган тәэсирләр белән уртаклашасы килде. Чөнки ул югары хәзерлектә, эчтәлекле дә, хисләргә бай булды. Шатлыгыбызны уртаклашырга...
-
Илфак Шиһапов үзенең авыруы турында февраль аенда ук әйткән булган
Илфак Шиһапов сәламәтлеге начар булуы турында февраль аенда ук әйткән булган. Аның дусты һәм коллегасы, журналист Лилия Сөнгатуллина шул хакта белдерде. Лилия Сөнгатуллина Илфак белән күптәннән таныш булуын әйтте. "Әле мин "Татарстан яшьләре"ндә эшләгәндә дә читтән торып яза иде. Күп кенә мәкаләләр җибәргәләде. Соңнан ул Илсөя Бәдретдинова белән Казанга күченеп...
-
Чирмешән районында давыл Югары Чагадай авылының яртысын алып киткән
Чирмешән якларында давыл аеруча куркыныч булган. Йортлар нык җимерелгән, түбәләр-коймалар юк. Өермә Чагадай авылының яртысын алып киткән, дигән хәбәрләр барлыкка килде Интернетта. Хәбәрләрдән күренгәнчә, давыл көньяк районнарны урап йөри.
-
Норлатта боз яуган, каты давыл шактый зыян китергән
Әле яңа гына Норлат шәһәрендә күп итеп боз явып үткән. Зурлыгы кош йомыркасы кадәр бар, дип хәбәр итте безгә әлеге районда яшәүче танышыбыз Гөлүсә Шәйдуллина. Озак та тормый артыннан ялтырап кояш чыкты, дип язды ул. Фотолардан күренгәнчә, район буйлап көчле давыл узган, боз асфальтка ап-ак булып яткан, коймалар ауган, агачлар...
-
Илфак Шиһаповны соңгы юлга кул чабып озаттылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кичә "Шәһри Казан" газетасы редакциясендә Илфак Шиһапов белән хушлаштылар. Аны озатырга татарның бик күп танылган шәхесләре җыелган иде: артистлар, журналистлар, продюсерлар, язучылар һ.б. Илфак Шиһапов турында бик күп җылы сүз әйтелде. Арабыздан нинди кеше киткәнен, бәлки, еллар узгач кына аңларбыз, диде җыелган кеше. Сәхнә кешесен озатканда кул чабу гадәте бар....
-
Бүген көндез һәм кич Тукай районында көчле җил көтелә – сак булыгыз!
Гадәттән тыш хәлләр хезмәте бүген көндез һәм кич белән республика территориясендә, шул исәптән Тукай районында да, һава торышының кинәт үзгәрәчәге турында кисәтә. Урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз, 18-23 метр/секундка кадәр җил көтелә. Гадәттән тыш хәлләр хезмәте, күңелсезлекләрдән саклану максатында, халыкка үз киңәшләрен җиткерә. Әгәр шундый вакытта урамда калсагыз, электр...
-
Илсөя Бәдретдинова Илфак Шиһаповка кагылышлы мөрәҗәгать белән чыкты
"Гайбәт сөйләүчеләргә мөрәҗәгать итәм", - ди җырчы. (Казан, 31 май, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Журналист, продюсер Илфак Шиһаповның элекке хатыны, җырчы Илсөя Бәдретдинова татар җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать белән чыкты. Җырчы социаль челтәрләрдә Илфак Шиһаповка кагылышлы мәгълүматлар язганда сак булырга чакыра. "Гайбәт сөйләүче кешеләргә мөрәҗәгать итәм", - диде Илсөя Бәдретдинова. "Болай да авыр,...
-
Тукай районында автомобиль тәрәзәләрен нормадан артык каралтучыларны ачыклыйлар
Автомобиль тәрәзәләрен нормадан артык каралтучыларны ачыклау буенча июнь башыннан ЮХИДИ инспекторлары махсус рейдларга чыгачак. Ел башыннан районда кагыйдә бозуның бу төре буенча 28 йөртүчегә административ беркетмә төзелгән инде. Республикада исә андый очраклар 6 меңгә якын теркәлгән. Техник регламент кагыйдәләре буенча, алгы һәм алдагы ян як тәрәзәләрнең яктылык үткәрүчәнлеге 70 проценттан...
-
Балаларны яклау көнендә Тукай районында мәктәп яны лагерьлары ишекләрен ачты + "Чемпион" лагереннан фоторепортаж
Балаларны яклау көненә бүләк итеп, бүгеннән 21 авылда мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Быел аларга район буенча 754 укучы йөриячәк. Калмия мәктәбе базасында эшләгән «Чемпион» хәрби-патриотик лагеренда исә бүген ябылу тантанасы. Анда инде 10нчы сыйныф егетләре 26 майда ук җыелганнар иде. Биредә 25 яшүсмер хәрби-спорт юнәлешендә шөгыльләнде. Берничә көннән, 5...
-
Тукай районы Кнәз укучылары каратэ буенча беренче урынга чыктылар
Яр Чаллы шәһәренең «Витязь» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә каратэ WKC буенча ТРның җиденче беренчелеге үтте. Ярышларда безнең районнан кала, Апас, Кайбыч районнары, Әлмәт, Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Нократ Аланы (Киров өлкәсе) шәһәрләреннән 219 спортчы көч сынашты. Тукай районы данын яклап, әлеге ярышта Кнәз авылы мәктәбенең нәни укучылары чыгыш...
-
Тукай районының интернат-мәктәп балалары – тенниста җиңүчеләр
Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбенең өч укучысы - бишенче сыйныфтан Полина Семина, сигезенче сыйныфтан Данил Перискоков һәм Вадим Локманов өстәл теннисы буенча республика күләмендә үткәрелгән ярышта икенче урынны яулап кайттылар. Спорт ярышында барысы алты мәктәп катнашты. Балаларны тренерлары, физкультура укытучысы Гөлназ Хафизова әзерләде һәм республика ярышларына да ул алып барды, дип...
-
1 июнь – Балаларны яклау көне!
Җәйнең беренче көне - балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп, җаваплыгыбызны барлап тора. Чөнки үсеп килүче буын - безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле...