Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Әтиемнең шанлы гомеренә һәйкәл булып яши авылы

«Галиәхмәт 1926 елның 1 октябрь көнендә Чебенле авылында өченче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә 6 бала үсәләр. Әтисе балыкчы була. Тырышып эшләү-яшәүләре, таза тормышлы булулары аркасында, утызынчы ел шаукымы алар гаиләсенә дә кагыла: булган ат, сыерларын, хуҗалык әйберләрен, сарайларын сүтеп алып чыгып китәләр. Әтисе Хаҗиәхмәт Бондюгка качып чыгып китеп кенә исән кала, соңыннан кире кайтып колхозга керә. Галиәхмәт: «Өйгә тикшерү белән ниндидер кешеләр килгәч, миңа ике кат киндер күлмәк, ыштан кидереп Ык буена төшереп җибәрделәр», – дип сөйли иде. 

Авыр ачлык еллар.1921 елда Хаҗиәхмәтнең апасы Латифа һәм энесе Урта Азиянең Коканд шәһәренә китәләр. Ата-анасы 1936 елда, Мифтахов Фәрвәй абыйга ияртеп, Галиәхмәтне дә Кокандка җибәрәләр. Анда ул апалары пешергән көлчә, ипиләрне сатарга булыша, төрле өй эшләрен башкара. «Сагына идем, төне буе елап, мендәр чыланып бетә иде», – дип искә ала иде Галиәхмәт. 
Сугыш чыккан 1941 елны Коканд шәһәрендә ул 7 классны тәмамлый. Туганнары Галиәхмәтне тизрәк авылга – Чебенлегә кайтарып җибәрүне кулай күрәләр. Бер капчык сохарины киптереп, 10 пачка тәмәкене юрган эченә тегеп, юрганны яхшы итеп төреп, бар булганы белән бер үзен поездга утыртып җибәрәләр. Идәндә, шул юрган өстендә утырып, йоклап, аунап кайта, ләкин сохариен урлыйлар. Вагоннар тулы солдат була. Галиәхмәт нишләргә дә белми, ашарына юк бит инде. Бервакыт ике хәрби кешенең «Ни эшләргә, ай тартырга тәмәке булса иде», – дип сөйләшкәнен ишетә, һәм: «Абый, минем ашарыма юк. Мин тәмәке табып бирер идем», – ди. Аларга тәмәкесен бирә. Болар Галиәхмәтне Куйбышевка кадәр тамагын туйдырып ашатып кайталар. Куйбышевта бер әби белән бабайның 15 яшьлек кызларын Казанга кадәр поездга утыртып җибәргәнне күрә. Алар янына барып сүз куша, мин дә Казанга кайтам, дип. Бабай, бергә-бергә кайтыгыз, бергә ашагыз, дип ризыклар бирә. Казанга кайтып төшүгә, әтисе – хәрби кеше – кыз баланы каршы ала һәм Галиәхмәтне дә үзләренә алып китә. Юындыралар, ашаталар һәм икенче көнне кызның әтисе, Курьяга кайта торган пароходка билет алып, акча биреп, аны озатып җибәрә. 
Курьяга төшкәндә бик иртә була, сөенә-сөенә юрганын күтәреп авылга кайтырга чыга. Бераз баргач, әтисенең атка сызгырып эндәшкәнен ишетә, танып, бар әйберен ташлап, әтисе каршына йөгерә. Кочаклашалар, елашалар. Әтисе Курьяга арыш китерә икән. Әйберләрен әтисенә калдырып Галиәхмәт авылга йөгерә. «Гомеремдә иң бәхетле көнем иде», – дип еш искә ала иде үзе. 
Шул көннән башлап, ат көтүе көтә башлый: кичтән болынга чыгарып җибәрә, бик иртә җыеп алып кайта. 1942-1943 елда сабан сөрә, көлтә кертә, икмәк илтә. 1943 елда Минзәлә техникумына укырга керә. Шунда ук, 1943 елның 1 октябрендә армияга алалар. Галиәхмәт буйга бик кечкенә була. Аларны 1 ай буена хәрби өйрәтүләргә йөртәләр. 1943 елның 10 ноябрь көнендә хәрби хезмәт частенә – укчылар полкына барып урнашалар. 1945 елның 9 августыннан 1945 елның 3 сентябренә кадәр Галиәхмәт Япония белән сугышта катнаша. Сугышта булган көннәрен бер дә искә алырга яратмый иде...
Галиәхмәт өчен хезмәт итү 7 ел дәвам итә. 1951 елның май аена кадәр Колыма-Магаданда «особо важный» (сәяси) тоткыннарны саклый. Анда ул ныклап спорт – чаңгы шуу белән шөгыльләнә. Хәрби часть буенча уздырылган ярышларда һәрдаим призлы урыннар яулый. 1952 елда Казанда укыганда да спорттагы уңышлары өчен күпсанлы грамоталар, мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.
Галиәхмәтнең теләге гел уку булды. 1951-1954 елларда Казанда колхоз җитәкчеләрен әзерләү мәктәбендә 4-5-кә генә укып, агроном белгечлегенә әзерлек үтте. 1956-1962 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтын читтән торып укып бетерде һәм югары белемле агроном дипломын алып кайтты. 1954 елның октябреннән Күзкәй авылындагы машина-трактор станциясендә һәм «Кама» колхозында агроном булып эшләде. 1958 елда – МТСта, МТС бетерелгәч, «Ярыш» колхозында партоешма секретаре вазифасын башкарды.
1959 елның февраль аенда Галиәхмәтне «Чәчкәле» колхозына председатель-утызмеңенче итеп билгеләделәр. Колхозларны эреләндерү сәбәпле, 1960 елдан берләштерелгән колхозда агроном булып эшләде. 1963-1983 елларда «Ярыш» колхозын җитәкләде. 1983-1984 елларда Минзәлә икмәк кабул итү предприятиесенең директоры булды.1984 елда инфаркт алып, II группа инвалид булып эштән китте. Авыруы җиңеләя төшкәч, 1986-1991елларда (5 ел 6 ай) КАМАЗ тулай торак һәм кунакханәләр комплексының ремонт-механикалаштыру участогында мастер булып эшләде.

«Ярыш» – аның гомерлек хезмәте дә, горурлыгы да

Нинди генә урында эшләмәсен, хезмәттәшләре арасында да, район җитәкчеләре алдында да абруе зур булды. «Республикакүләм әһәмияткә ия персональ пенсионер» исеменә ия иде. Үзебезнең тыйнаклык, кешеләрнең игътибарсызлыгы аркасында аз гына пенсия белән яшәдек. Соңгы елларда гына пенсиябез артты, ләкин Галиәхмәт аны күрә алмады. 2000 елның 6 декабрендә ул фани дөнья белән бәхилләште. Урыны оҗмахта булсын.
Галиәхмәт турында күп сөйләргә була инде. Аның «Ярыш» колхозында эшләгән еллары турында бигрәк тә.
Авыр да, мактаулы да булды хезмәт еллары. 1969 елда колхозчыларның III съездына делегат булып сайланды. Татарстаннан берүзе колхозчыларның Союз Советы әгъзасы булып 5 ел торды, Мәскәүгә еш йөрде. Шул елларда район, «Ярыш» колхозы өчен күп тапкырлар финанс ярдәме оештыра алды. Галиәхмәт эшләгән елларда 300 баш тана, 400 баш савым сыерлар өчен терлекчелек комплексы, май-сыр эшләп чыгару заводы (продукциясен Минзәләгә озата иделәр), бензин-солярка саклау өчен зур күләмле баклар, силос салу өчен ике башня, ябык ындыр табагы, ике этажлы идарә бинасы, мәдәният сарае, урта мәктәп, балалар бакчасы, колхозның яшь белгечләре өчен торак йортлар (без аларны финский домнар дип йөртә идек), баш врач өчен фатир төзелде, больница бинасына капиталь ремонт (1930 елда төзелгән бина) ясалды. Яңа Байлар авылында дуңгызлар асрау өчен 7 сарай төзелде, колхозның бәрәңге базлары булдырылды. Авыл урамнары төзекләндерелеп, таш җәелде, ә өч урамда асфальт юл (үзе яшәгән урамга гына игътибар аз бирелде) салдыруга ирештеләр. Яңа Байлар, Иске Байлар, Урыс авыллары арасында күперләр барлыкка килде. Ак он тарту тегермәне, электр станциясе, урамнарга сулар кертелү, колонкалар куелу, авылга килгән белгеч, кунаклар тору йорты, ашханә, ипи пешерү бинасы, сельпо һәм кибетләр аның тырышлыгы нәтиҗәсендә сафка бастылар. 65 га көтүлек җире булдырылды, ашлык киптерү, чистарту агрегатлары сатып алынды. Күзкәйдәге җылытыла торган автомастерской, бик куәтле автопарк та Галиәхмәт Хаҗиев казанышы иде. Ветлечебница, кием-салым тегү мастерское төзелү дә авыл кешеләре һәм якын тирә авыллар өчен бик кирәкле булдылар. Халыкның көнкүреше елдан-ел яхшырды. Салам түбәле иске йортлар урынына нык итеп нараттан, шифер түбәле йортлар салынды. Авыл халкы Галиәхмәтне үзе эшчән, гади, гадел булганга хөрмәт итте. «Ярыш» колхозының Мактаулы колхозчысы» иттеләр үзен. Хәзер ул мактаулы исем кемдә генә бар икән? Ул эшләгән елларда хөкүмәт тарафыннан сыер савучылар, механизаторлар да Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр белән еш бүләкләнделәр. Галиәхмәт колхоз рәислегеннән киткәндә, «Ярыш» колхозы районда иң алдынгылардан иде.

Чебенледә үткән бәхетле яшьлегебез

Чебенледә яшәгән елларны бүген дә сагынып искә алам. Хаҗиәхмәт әткәйнең гаиләсе эшчән, тырыш, балалар бер-берсе белән дус-тату яшәделәр. Галиәхмәт бер көн чапкан печәнне өчәр көн җыя идек. Әткәйнең: «Әй бу Галиәхмәтне, булса да булыр икән нык», дигәне бүген дә ишетелә кебек. Ир балалар барысы да нык бәдәнле, эшкә таза иделәр. Сугыштан соң берничә еллар узса да, болынлыкларга чыгып печән чабуны тыялар, Ык елгасы аша чыгарга паромга кертмиләр иде. Шулай булса да, Галиәхмәт үзсүзлерәк булгандыр инде, киемнәрен баш очына куеп, Ык елгасын йөзеп болынлыкка печән чабарга киткәләде. Аның зур-зур колачлар салып йөзгәне хәзер дә күз алдымда.
Нигәдер элекке елларда утлы шарлар еш очрый, Галиәхмәт тә утлы шарлар күрә торган иде. Аларның Ык елгасы буйлап «йөргәләгәнен» үземнең дә күргәнем булды. Берсендә, Галиәхмәт армиягә китәр алдыннан, Курьяга ашлык илтеп кайтканда утлы шарга юлыга (аның белән хатын-кызлар да була). Атлар туктаса, шар да туктый, кузгалсалар – артларыннан килә. Барысы да курка калалар. Атларны куалап тизрәк авылга элдерәләр. Ык елгасының болын ягында (Юмады күле буенда) атлар көтүенә төн кунар өчен читәннән үргән утар була, шуңа кереп ышыкланалар. Ул вакытта Кафия апа каравылда торган чак, ул да күрә. Ут шары тора-тора үзе юкка чыга (нәрсә икәнен берәү дә аңлата алмаган).
Галиәхмәтнең тагын бер сөйләгәне искә төште: бүреләр белән очрашуы турында. Язып узганымча, Галиәхмәт атлар көтүен йөртә. Берсендә, төнгә калдырырга куркып, утарга алып кайтырга була. Ык буена җитәрәк өч бүре эзәрлекли башлый, җитмәсә тагын көтүендә бик яшь колын да була. Ерткыч бүреләр дә күрәсең сизенәләр, колынны кысрыклап калырга телиләр. Атлар да бит акыллы хайван, колынны эчкәрәк кертеп, ян-яклап чабарга тырышалар икән. Галиәхмәт курыкса да, чыбыркылый икән бүреләрне. Икесе елгага килеп җитәрәк артта калалар, ләкин өченчесе һич кенә дә калмыйча эзәрлекли бирә. Күпергә керер алдыннан гына Галиәхмәтнең чыбыркы очы бүрегә тиеп (нигәдер күзенә тигән кебек тоелган), бүре артта кала, шулай итеп атлар да, колын да котыла. 
Безнекеләр тырышып эшләгән кебек матур итеп ял да итә беләләр иде: һәммәсе җырлый, бии, матур сөйләмле иделәр. Гармунда да уйнаулары бик ятышлы иде. Елга буенда урнашкан булгангамы, Чебенле авылы үзенең матурлыгы, тынычлыгы, болын-үзәнлекләре белән искә төшә, сагындыра. Мин анда яшәгәндә, кич, авыл эшләре беткәч, яшьләрнең көймә белән Ыкта күңел ачулары, үзебезнең гаиләдән ир-егетләр, кыз туганнарның җырлаулары, шаян сүзләре күңелгә гомергә кереп калдылар. Шулай җырлый-җырлый Гөлек авылы, Колышларга барып җитә идек. Яшәү авыр булса да, тормыш үзенекен иткәндер инде, истә бары матур итеп эшләү, бер-беребезне хөрмәтләү мизгелләре генә калган».

Нәзилә апа Хаҗиеваның ире Галиәхмәт турындагы истәлекләрен безгә кызлары Нәсимә Гарипова язып җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев