Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Менә шундый булды үсмер чагыбыз

Мин Мәләкәстә туып үстем. Туган авылымда латин имлясында 4 класс белем алдым. 1941 елны немец фашистлары илебезгә басып кергәч, балалар зурлар белән беррәттән колхоз эшенә йөри башлады, хуҗалыктагы мәшәкатьләр дә безнең иңнәргә төште. Әтием 1941 елның 14 июлендә сугышка китте, ун көннән бертуган сеңелем туды. Менә шулай әни карамагында биш җан булдык. Сугышка киткәнче әти ике эшне алып барды: кибеттә сату итте һәм почта ташыды. 

Әтием фронтка кит-кәч, почта ташу эше миңа йөкләнде. Бикләнгә барып, гәзитләрне, хатларны алып кайтам һәм төштән соң аларны таратам. Ирләре, уллары фронтка киткән гаиләләр тилмереп хат көтә. Авыл советы рәисе соңгы яңалыкларны белү өчен гәзитне тыны белән суырып алырдай булып көтеп ала иде. Җәй шулай үтеп китте. Мәләкәстән ике кыз һәм өч малай бишенче сыйныфка Бикләнгә йөреп укый башладык. Ул елны кыш үзәккә үтәрлек суык булды. Хәтта салкыннарның 44 градуска җиткән чаклары да булды. Зәмһәрир суык тәнне өтә, фашистлар Мәскәүгә җитә дигән куркыныч сүзләр җанны өшетә иде. Каты салкыннардан фашистлар бик курыккан, ә безнең солдатлар туган җиребезне дошманга бирмәс өчен бик тырышкан. Без – бала-чага фронттан яхшы хәбәрләр ишетсәк, ач булсак та күңелебез күтәрелеп җырлап җибәрә идек.
«Фашистны кыра-кыра, Берлинга җитсәк иде, Гитлер фашист – капкорсакны, сабанга җиксәк иде», – дип такмак әйткәнебез әле дә хәтеремдә. Тиз генә дошманны дөмектереп, туган илгә әйләнеп кайтабыз, дип киткәннәр иде дә бит әтиләр. Тик... озакка сузылды җиңү көне. Әле аңынчы бик нык авырлыклар кичердек: ачлык-ялангачлык, һәрбер кеше 200 хезмәт көне эшләргә тиеш. Теләсәң-теләмәсәң дә, укуны ташларга туры килде. Хатын-кызлар – олысы-кечесе кыш көннәрендә кич утырып оекбаш-бияләй бәйли. Сугышчыларның кул-аяклары өшемәсен дип фронтка посылка салабыз. Кич утыру өчен сукыр лампага керосин кирәк. Шырпыга, керосинга кытлык. Иртән кемнең морҗасыннан төтен чыга – соскыңны тотып шунда йөгерәсең.
Тагын шунысы нык истә: күтәртмәле чабата киеп, карлы-бозлы суны ерып, чәчүлек орлык – борчак алырга 25 чакырымдагы Красный Ключ дигән җиргә бара идек. Киткәндә колагыбызга киртлиләр: «Бер борчакны да каба күрмәгез. Җирне кысыр калдырырга хакыбыз юк!» – дип. Язын, җәен, көзен бер көн калмыйча колхоз эшен башкардык. Сыкранмадык. Яр Чаллы элеваторына ашлык ташырга да бардык. 70 килолы арыш капчыкларын ташуның һәм бушатуның авырлыгын сөйләп тә, язып та аңлатып булмый. 
Кыш айларында урманга агач кисәргә йөрдек. Агачны кисеп аударгач, ботакларыннан чистартабыз. Агачның кәүсәсе – төзелеш өчен, ботагы – мич ягарга. Урман кискәндә аяк бармакларыбыз туңган чаклар да булды. Учак ягып җылына торган идек. Без – сугыш чоры балалары авыр эш белән чыныктык. Шунысы йөрәкне әрнетә – чордашларымның күбесе кыска гомерле булды...
Авырлыклардан соң бервакыт барыбер җиңеллек килә. Менә хәзер рәхәт яшибез – өстебез бөтен, тамагыбыз тук, өйләребез җылы, якты.
Инде кабат сугышлар булмасын. Тыныч-имин тормышта яшәргә язсын. Җир шарында тынычлык булсын!

Ольга Буханова,
Бәтке авылы.

Фото язма авторыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев