Күпне күргән, күпне кичергән...
Яше 90га җитеп килсә дә, озын-төз гәүдәле, җил-җил атлап йөри ул... Урамыбыз аксакалы Сәхәбетдин ага Бәхтегәрәев белән аның гомер йомгагын сүтәбез. Ә йомгак саллы – яши торгач гасырга аз гына тулмаган гомер юлы җыелган бит.
– Төнге йокылар бүленгәндә инде онытылып барган вакыйгалар искә төшә. Авыр еллар да, шатланып туймаслык чаклар да булды, – дип салмак кына истәлекләрен барлый ил агасы.
Сәләхетдин белән Шәмсиямал гаиләсендә дөньяга килә ул. Малай бераз исәя төшүгә, әтисе аны үзе белән ияртеп, төрле эшләргә өйрәтә.
– Әтинең тормыш мәктәбе, дөньяга аек акыл белән карый белүе миңа гомерлек өлге булды, – дип искә ала ветеран.
– Белемгә омтылышым зур иде, тик дөньяның астын өскә китереп сугыш башланды. Ир-атларны рәттән сугышка алалар, колхозны да яшәтәсе бар бит әле – ничек укып йөрисең? Унике яшемнән тормыш тәртәсенә җигелдем. Мин генә түгел, бик күп чордашларым, укуны ташлап, сугышка киткән ир-атлар урынына бастык. Үсмерләр генә дип тормадык, көнне төнгә ялгап эшләдек. Атлы эштә дә йөрдем, лобогрейка белән иген уру, катлаулы суккыч белән кыш буе көлтә сугу дисеңме, сабан сөрү дә калмады. Тамак ач, өскә кияргә кием юк дип тә тормыйбыз. Аякка кияргә чабата үрергә өйрәндем. Ул әлләни күпкә чыдамый – «чәчәк» ата башлый. Берчак 100-200 грамм солы оны бирә башладылар. Әниләр өйдә алабута ипие пешерәләр, бәрәңге үстерәләр...
Сәхәбетдин ага сөйли-сөйли дә, уйга бирелеп, тынып кала. Күңел түрендә яткан хатирәләрен барлавыдыр.
– Безне, сугыш чоры балаларын, ач үлемнән сыер коткарды. Авылда сыер асрамаган йорт юк иде диярлек. Печән бирүләр юк, мал азыгын чокыр буйларыннан җыябыз, бәләкәй арба белән алып кайтабыз. Атлы эштә йөрсәм дә закон каты, атны үз ихтыяҗыңа файдалану тыела. Яшьтәшләрнең кайберләре мәктәптә укып йөриләр. Мин кышкы айларда кар көрәргә, малларга салам-печән ташырга йөрим, тирес түгәм. Аннары, җәен иген көлтәләрен ындыр табагына ташып куябыз да, кышкы айларда аларны ат белән тарттырып, катлаулы суккычта суктырабыз... Авыр эш кенәме, әле бер, әле икенче йортка фронттан кайгылы хәбәрләр килеп торган. Ачлык, авыр хезмәт өстенә авылны ятимлек сагышы баса – күпме типсә тимер өзәрдәй ир-егетләр яу кырыннан әйләнеп кайтмый.
Сәхәбетдин абыйның сөйләгәндә тавышы калтыранып китә, күзләре чылана. Сугыш чоры балаларын гомерләре буе шул газаплы еллар шәүләсе сагалап бара шул.
– Сугыш беткәндә өч ел буе көнне-төнгә ялгап, авылны, колхозны тарткан тыл батырлары арасында чыныгу алган 15 яшьлек егет идем. Бүгенгедәй хәтерлим әле, авыл халкын клубка җыйдылар. Укытучы Галимҗан Вәлиев сугыш бетүен хәбәр итте. Кемдер елый, кемдер җырлый дигәндәй – мәхшәр! Сөенечкә дә кем ничек карый. Ишле балаларын кочаклап, тол калганнар да аз булмады бит.
1950 елда Сәхәбетдинны армиягә алалар. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итеп, үзе әйтмешли, «чын егет» булып кайта ул армиядән. Бәхет эзләп читкә чыгып китми, балта эшенә өйрәнә, аннары кичке мәктәптә тракторчы һөнәренә укый, урак өстендә комбайнга утыра. Гомерен игенче эшенә багышлый, хөкүмәт бүләкләренә лаек була.
Әлфия апа белән 45 ел бик матур гомер кичерәләр Бәхтегәрәевләр. Шәп итеп йорт төзиләр, җирдә нык басып торырлык дүрт егет үстерәләр.
Кызганыч, пар канаты Әлфия апаны югалтуына да 20 ел тулып килә икән инде. Шуннан бирле тыл ветераны Сәхәбетдин ага ялгыз гомер итә. Уллары, оныкларының нигез-йортка сукмаклары өзелми. Әтиләренә булышып, ярдәм итеп торалар.
– Балаларымны сагынып-сөенеп көтеп алам, тагын кайтырлар дип юанып калам. Оныкларым – нәсел дәвамчыларым, бәхетле булсыннар. Туксаны тулган кешегә шуннан да зуррак бәхет юк. Авылыбыз да бик матур, бөтен яшәү шартлары бар, шуңа куанам, – ди Сәхәбетдин ага.
Тәнзилә ШӘЙХНУРОВА,
Күзкәй китапханәсе мөдире.
Фото Тәнзилә Шәйхнуровадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев