Кадерле кешеләребез
Безнең редакция, башкарма комитетның архив бүлеге белән берлектә, «Беркем дә онытылмый» дигән рубрика ачкан иде. «Светлый путь» газетасының 27 март санында (№23) Бөек Ватан сугышы ветераны Рәфкать Мортазин турында мәгълүмат, аның автобиографиясе басылып чыкты. Без укучыларга аның фотосурәтен табуда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иттек.
«Рәфкать Мортазин турындагы язманы күрүгә, шунда ук аның хатыны Рәшидә апага шалтыраттым, – дип сөйләде безнең белән элемтәгә кергән Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина. – Мәктәптә укыганда безнең сыйныф җитәкчебез булды бит ул. Гаиләләрен дә яхшы беләм, хәзер ул улы Инсаф һәм килене Рәмзия тәрбиясендә яши». Килене әйтүенчә, Рәшидә апа, район архивыннан иренең фотосурәтен эзләтүләре хакында ишеткәч, бик куанган. «Әткәйнең бөтен документларын фоторәсемнәрен ул кадерләп саклый. Бик еш шуларны барлап, искә төшерә. Без шул ук көнне архив бүлеге белән элемтәгә кердек, аларга фоторәсемнәр бирдек», – диде Рәмзия.
Без, Рәфкать Мортазин турында сөйләвен үтенеп, аның улы Инсафка мөрәҗәгать иттек.
Безнең әтиебез 1926 елда Иштирәктә туган. Ул вакытта гаиләләр ишле. Мортаза белән Мөссәбиха үзләренең дүрт балалары өстенә Мәхмүт исемле бер ир-малайны тәрбиягә алган булалар. (Кызганычка каршы, ул сугышта хәбәрсез югалган.) Шул рәвешле, безнең булачак әтиебез Рәфкать гаиләдә биш баланың берсе булып үсә. Иштирәктә җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм «Трактор» колхозында эшли башлый.
Кызыл Армия сафларына аны 1943 елда алалар. Көнчыгышка, япон империалистларына каршы сугышка җибәрәләр. Сүз уңаеннан, Иштирәктән тагын биш кеше: Габделбәр, Лотфулла, Вазыйх, Хәниф абыйлар әти белән бергә хезмәт итәләр.
Җиде ел армиядә булганнан соң, Рәфкать Мортазин туган авылына әйләнеп кайта, шунда төпләнеп тормыш итә башлый. 1952 елда институт бетереп Иштирәккә укытучы булып килгән Рәшидә Миңлегәрәй кызы Хуҗина белән кавышып, гаилә корып җибәрәләр. Сугыш дәһшәтен үз күзләре белән күреп кичергән әти белән дүрт абыйсын фронтка озатып, икесен – Сәетгәрәй белән Дәүләтгәрәйне көтеп ала алмаган әни бер-берсен аңлап яшиләр.
Безнең әниебез Рәшидә Миңлегәрәй кызы – гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган абруйлы укытучы. Ә әтиебез тормышта аның терәге, таянычы булды. Кулы эшкә ятып тора торган, хезмәт сөючән, тырыш, гадел, миһербанлы кеше иде. Гаиләбездә ул балаларына – кызы Гөлшат белән миңа, улы Инсафка, – үрнәк булды. Югары белемгә ия түгел иде безнең әти, әмма зиһенле, күркәм холыклы булуы аңа җаваплы урыннарда эшләргә ярдәм итте. Ул авыл советы секретаре, хисапчы булды. Җәен-көзен көндез дә, кич тә колхоз эшеннән кайтып кермәде. Озак еллар авылыбыз клубында мөдирлек итте. Ул эшләгән елларда клубта үзешчәннәр көче белән «Ул кайтты», «Яшел эшләпә», «Күзләр», «Галиябану», «Сүнгән йолдызлар» спектакльләре сәхнәдә уйналды. «Ул кайтты» дигән спектакльдә әниебезнең, сөйгәнен сугышка озатып, аны унсигез ел көткән героиняны уйнаганы хәтердә. Унсигез елдан әйләнеп кайткан герой ролендә – (кызганыч, исемнәре дә, пьеса авторы да истә түгел) әтинең энесе Раиф абый. Шул тамашаны авыл халкы елый-елый караган иде. Гомумән, ул матур спектакльләрне безнең авылда гына түгел, күрше-тирә авылларда да тамашачылар бик яратып кабул иттеләр.
Әтиебез белән әниебез авылдашлар арасында абруйлы, хөрмәтле кешеләр булдылар. Алар белән олысы-кечесе баш иеп, олылап күрешәләр иде. Үкенечкә каршы, 1978 елда, бары 52 яшендә, әтиебез фаҗигале төстә вафат булды. Шөкер, әниебез бүген дә исән-сау. Аңа хәзер 88 яшь. Гаиләбездә бик кадерле кешебез ул. Без – балалары, оныклары – әниебез белән дә, сугыш утын кичкән, бүген арабызда булмаса да, рухы, истәлеге йөрәкләребездә сакланучы әтиебез белән дә горурланып яшибез.
Инсаф Мортазин, Иштирәк авылы.
/ Фоторәсем Инсаф Мортазиннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев