Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Ил агасы 

Туера авылында гомер итүче Әгъләметдин абый Зыятдинов күптән түгел 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. 

Әгъләметдин Зыятдин улы 1929 елның сентябрендә Туера авылында дөньяга килә. Авылның башлангыч мәктәбен тәмамлауга ук, кечкенә генә буйлы малай 13 яшеннән ат җигеп фермага эшкә килә. Тырыш хезмәтен күреп алып, аны колхоз рәисе тагын да җаваплырак тармакка – трактор белән җир сөрү эшенә билгели. «ДТ-75» тракторында 12 ел хезмәт куя Әгъләметдин абый. Ул вакытта һәр чылбырлы трактор дүртәр чәчкеч тагып эшли. «Бөртекләр туфракта тигез урнашсын, үскәндә бер-берсенә комачауламасын өчен, барлык басуларда да аркылыга һәм буйга чәчтек», – дип искә ала ул елларны Әгъләметдин ага.
Соңгы 25 елда ул «Беларусь» тракторында эшли, алдынгылар рәтеннән төшми. Аның тырышлыгын, хезмәт сөючәнлеген, сабыр, кешелекле булуын әле дә бик яратып искә алалар.
Гомер юлдашы Мәймүнә апа белән биш бала үстерделәр алар, балаларының һәммәсенә дә югары белем биреп, олы тормыш юлына чыгардылар. Мәймүнә апа гына инде мәрхүмә.
Әгъләметдин абыйның бүген биш баласы, тугыз оныгы, 9 оныкчыгы бар. Якыннары белән гөрләшеп, кадер-хөрмәттә гомер кичерә безнең тырыш игенче, ил агасы-тыл ветераныбыз.

Флүзә СӘЛИМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев