Якты юл
  • Рус Тат
  • Ике ветеран – бер язмыш

    Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә туган авылым Оргыдыда яшәгән ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш елы балаларын барладым. Һәр йортта булып, аларның истәлекләрен җыйдым.

    Сугыш башлангач безнең Оргыды авылыннан 40тан артык өрлектәй ир-егет фронтка киткән. Мансур Гәрәев һәм Мөхәммәтша Бикбов та шулар арасында. Алар сугышка 1943 елның көз айларында чакырылган.
    Мансур белән Мөхәмәтша икесе дә Оргыдыда туып-үсәләр. Сәмәкәй авылында җиде еллык мәктәпне тәмамлыйлар. Мәктәптән соң колхозда эшкә калалар. 15 яшьлек малайлар фермада көч куялар. Яз-көз айларында өлкәннәр белән беррәттән басуда тир түгәләр, печән чабалар, урманда агач кисәләр. Заманы шундый – бар да кул белән эшләнә. 
    1941 елның июнь аенда ил өстенә авыр афәт килә – сугыш башлана. Ир-егетләрне сугышка җыя башлыйлар. Авыл җирендәге авыр эшләр хатын-кызлар һәм үсмер малайлар җилкәсенә кала.
    Мансур белән Мөхәм-мәтшага сугышка чакырылганда, 1943 елның җәендә, 19ар яшь була. Аларны Казанга җибәрәләр. Отрядларга бүләләр. Шунысы кызык, бер авылда туып, бергә уйнап үскән дуслар Мансур белән Мөхәммәтша хезмәт иткән вакытта да аерылмыйлар, бер батальонга туры киләләр. Алар хәрби өйрәнүләргә Суслонгерга килеп эләгәләр. Ишетә беләсездер, гаҗәеп каты шартлардагы өйрәнүләр урыны була ул. Бу вакытта җыелган яшь егетләрне резервта тора торган артиллеристлар хәзерли торган хәрби батальонга туплыйлар. 
    Мансур белән Мөхәммәтша хезмәт иткән резерв батальоннары фронтның иң авыр нокталарына озатыла торган була. Ләкин ул арада 1945 ел җитә – немец илбасарлары тар-мар ителә. Егетләр хезмәт иткән, резервта торган хәзерлекле батальонны көнчыгышка – японнарга каршы сугышка җибәрәләр. Алар бик көчле хәрби операцияләрдә катнашалар. Медальләр белән бүләкләнәләр. 1945 елның сентябрь башында анда да жиңү насыйп була. 
    Шулай да барыбер Мансур белән Мөхәммәтша хезмәт иткән батальонны таратмыйлар, алар резервтагы армиядә хезмәт итүләрен дәвам итәләр. Хәрби хезмәттә егетләр икесе дә җидешәр ел булалар. Солдат хезмәтеннән егетләр 1950 ел башында гына авылга кайталар. 
    Сугыштан соңгы авыр елларда, авылларда яшәү бик кыен булганлыктан, күп авылдашлар рәхәт тормыш эзләп читкә чыгып китәләр. Мансур белән Мөхәммәтша авылда калалар. Колхозны күтәрүдә катнашалар. Урманда агач кисәләр, колхоз фермасында бозау-сарыгын да карыйлар. Мансур абый Сәет белән Оргыды авылында учетчик та була, склад мөдире дә була.
    Ә Мөхәммәтша абый гомерен умартачылыкка багышлады, 40 елга якын анда эшләде. Колхоз умарталыгында 300 баш умарта бар иде.
    Мансур Гәрәев белән Мөхәммәтша Бикбов районда да, авылда да бик абруйлы, мактаулы кешеләр булып гомер кичерделәр. 2015 елда – Җиңүнең 70 еллыгына Мансур абыйга Яр Чаллыда фатир бирделәр. Ә Мөхәммәтша абый өр-яңа автомашина алды. Әйе, алар мондый хөрмәткә лаек кешеләр иде.
    Сугыштан кайткач Мансур Оргыды кызы Газизәгә өйләнә. Алар авылда өй салалар. Икесе дә гомер буе колхозда эшләделәр, мактаулы булдылар, биш бала үстерделәр. Балалары бик тәртиплеләр, авылны ташламыйлар, туып-үскән өйләрен гөлбакча итеп тоталар. 
    Мөхәммәтша исә Оргыдыдан Гамбәр исемле кызга өйләнгән. Алар алты бала үстерде.
    Кызганыч, инде ветеран-нарыбызның берсе дә исән түгел. Бу ике ветеран турында авылыбыз халкы хәзер дә җылы хатирәләрен саклый. Яу кырларына китеп, илебез азатлыгы өчен көрәшкән башка Оргыды егетләре турында да. Безнең данлыклы авылыбыз тарихын якты иткән изге кешеләр – безнең ныклы, төпле тамырларыбыз алар. Батырларыбыз белән горурланабыз.

    Мәүлет ХИСАМИЕВ. Оргыды авылы. 
    / Фото гаилә архивыннан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: