Ике солдат – бер язмыш
Бөреләнде – чәчкә атмады Яшьлегемнең гөлләре. Татар халык җыры.
Бөек Ватан сугышы кайтавазы һаман тынмый. Тына алмыйдыр ул...
Безнең әтиләр сугыш өермәсендә кайнап исән кайткан фронтовиклар иде. Әтием Рәүф Кәшиф улы Кәшипов Мәскәү астында, Курск дугасында булып, ике мәртәбә каты яраланып, контузия алып, Җиңү көнен Кенигсбергта каршылаган. Кайнатам Сөләйман Фәрхетдин улы Фәрхетдинов Сталинград янындагы канкойгыч сугышларны кичкән.
Әтиләр сугыш турында сөйләргә яратмадылар. Алар өчен сугыш шул чор кешеләре өлешенә төшкән бер сынау, бурыч иде. Дошманны куып чыгарырга, илне торгызырга, яраларны ямап, тормышны дәвам итәргә кирәк булды аларга. Балалар үстерергә, аң-белем таратырга, җиң сызганып тормыш арбасын тартырга туры килде. Авырмы-җиңелме, үз өлешеңә тигәнне эшлисең. Зарланмый, сукранмый, беркемне гаепләми, беркемгә сылтамый алга карап яшәделәр әтиләр. Бу – гадәти тормыш, исәннәр өчен язылган булгандыр. Сөйләр өчен вакытлары да булмагандыр бәлки. Тулы канлы тормыш белән яшәп дөнья көткән безнең әтиләр.
Минем өчен иң аянычлысы – гомерләре чәчәк аткан чорда, япь-яшь килеш сугыш утында янып көл булган, сулышлары киселеп, нәселләренә балта чабылган егетләр һәм кызлар язмышы. Бик күпләр алар. Мин шуларның икесе турында сөйләргә телим.
Ике егет – уртак язмыш. Беренчесе – Чаллы районы Ташкичү авылы егете Нурулла Насыйбулла улы Насыйбуллин. Минем әтиемнең бертуган абыйсы. Ул 1918 елгы. 1939 елда Кызыл Армия сафларына хәрби хезмәткә алына. Хезмәтен Чиләбе шәһәрендә башлый. Көләч йөзле, чая егет була Нурулла. Минем әтиемә җибәрелгән бердәнбер фоторәсеме саклана. Артында мондый сүзләр язылган: «Бу карточкага 1939 елның 24 декабрендә Чиләбе шәһәрендә төшкән идем. Карточканы алган кеше гаеп итмәсен. Начар булды, чөнки карточкага төшкәндә кызлар бик күп иде, алар көлдереп төшерттеләр. Гаеп итмәссең инде, начар булды. Губаев Нурдан Губайдуллина Әнисәгә». Латин хәрефләре белән язылган соңгы истәлеге була бу рәсем. Исем-фамилиясен яшьләрчә «матурлап», җайлы итеп кыскарткан Губайдуллин (документларда Насыйбуллин) Нурулла.
Хезмәт иткән урыны үзгәрмичә калмагандыр. 1941 ел башында әнисенә, туганнарына язган хатында: «Козгыннар оча башлады, туган якларга исән-сау кайтып булырмы...» дип борчыла кызылармеец. Кайта алмый шул кызлар көлдертеп фотога төшерткән Губаев Нур, хәбәрсез югала. Еллар үтә. Хәмдениса әбиемнең: «Кара диңгез төпләрендә гәүдәсен балыклар ашагандыр инде улымның...» – дип авыр сулап көрсенеп, сагышланып алуларын ишеткәнем бар иде. Икенче бер вакытта: «Үзе кайтмаса да, ярдәм итеп тора бит бәбкәем, менә пенсиямне кайбер карчыклардан артыграк алам бит», – дип үз-үзен юатырга тырышуы исемдә калган.
«Хәтер китабы»нда кайтты Нурулла абыйның исеме. Анда җан өшеткеч сүзләр язылган: Польшада, Освенцим үлем лагеренда гомере өзелгән. Бу хәбәргә ун елдан артык вакыт үтте. Без эзләнүләрне дәвам итәбез. Соңгы көннәрдә кызым Гөлия интернет хәбәрләреннән бераз гына күңелгә җылы бирә торган мәгълүмат тапты: Нурулла абый лагерьның үзендә түгел, «Освенцим янында» һәлак булган дип аңлашыла.
75 ел узган. Шулай булса да, күз алдына карточкага көлемсерәп төшкән кызылармеец Губаев Нур килеп баса. Нинди хәлләр үткән икән аның башыннан? Нинди газаплар кичерде икән гомере киселгәндә?.. Көлдереп торучы кызлар да юк, ак чәчәкле язлар да, кызыл туйлар да, бала-чагалары өчен әти булу бәхетен тату да – берсе дә юк. Гомер Ватан азатлыгы өчен бирелгән – шунысы кыйммәт.
Икенчесе – Әҗмәкәй егете Хөсәен Фәрхетдин улы Фәрхетдинов. Минем кайнатам Сөләйманның бертуган абыйсы. Хөсәен 1918 елда Әҗмәкәй авылында туган. Гармунчы егет, үзе клуб мөдире. Шигырьләр яза, үзе сөйли. Комсомол ячейкасы җитәкчесе.
Яңа тормыш төзергә тырышучы яшьләр турындагы кайбер хатирәләрне әле ул чакта җиде-сигез яшьләрдә генә булган сеңлесе Фәния абыйсыннан калган соңгы истәлек итеп күңелендә саклый:
«Бик җылы кояшлы җәйге көндә Хөсәен абый мине «матур җирләр күрсәтергә» басуга ияртеп алып барды. Чынлап та, бик матур урын икән: яшел үләнгә төрле төстәге чәчәкләр сибелгән, күбәләкләр оча... Уртада такталардан корылган стан. Янәшәсендә абыйның дуслашып йөргән кызы Зәйтүнә учак өстендәге казанда аш пешерә. Елмаеп исәнләшәләр.
– Хөсәен, аш пеште. Күтәр флагны, – ди Зәйтүнә түти. Абый стан-будка өстенә менеп, кызыл флагны күтәреп беркетеп куя. Түбәдә флаг җилферди башлауга, басудагы яшьләр шау-гөр килеп станга җыелалар. Шаян сүзләр әйтешеп, көлешеп тезелеп утыралар. Тәмләп аш ашыйлар. Зәйтүнә түти безгә дә аш бүлеп бирә. Хөсәен абый белән икебез бер тәлинкәдән рәхәтләнеп ашыйбыз. Чәй кайнаган арада яшьләр ял итеп ала, абый аларга кычкырып газета укый, нидер аңлата. Барысы да бирелеп тыңлыйлар. Чәйдән соң эш урыннарына таралалар.
Без бераз вакыт чәчәкле үлән арасында утырабыз. Зәйтүнә түти чәчәкләрнең иң матурларын сайлап тәкыя үрә дә минем башыма кидерә. Мин сөенәм, шатланып бөтереләм, очынып әйләнәм. Шундый рәхәт!
Ә кичен клубта яшьләр спектакль, концерт куялар. Хөсәен абый мине тагын үзенә ияртә. Ул башта лампаларга керосин алып килеп сала. Мин, бик тырышып, лампа куыкларын чистартып сөртәм.
Яшьләр җыелгач, абый мине беренче рәткә Зәйтүнә түти янына утырта. Кичә бик матур үтә. «Салих-Салиха» җырын башкаручыларны танып кычкырып җибәрәм:
– Болар бит Салих белән Салиха түгел! – дим. Миннән көләләр. Зәйтүнә түти дә көлә. Үзе минем түшемә брошка кадый. Менә бәхет!»
Шундый матур тыныч тормыш көткәндә, 1939 елның 1 сентябрендә Хөсәен Кызыл Армиягә сафларына хезмәткә алына...
Украинаның Тернополь шәһәрендә хезмәт итә. 1941 ел башында ул да: «Каргалар оча башлады...» дип хат яза. Аның яшьлеге дә сугыш утында янып көлгә әйләнә.
Лачындай өч улын сугышка озаткан Гыйздениса әби дә газиз баласын озак еллар көтә. Хәбәрсез югалган улы өчен ул да, сигез генә түгел, унике сум пенсия алам дип юана, сагышлана. Кайтмый Хөсәен. Еллар үткәч, аның исеме дә «Хәтер китабы» битендә генә кайтты: «Тернополь, 1941, июнь-октябрь, хәбәрсез югалган». Җырдагыча:
Ә кайда соң сезнең кабер,
Хәбәрсез югалганнар?!
Хөсәенгә үзен озатып калган Әҗмәкәй кызлары янына кайту язмаган. Ак чәчкәгә күмелгән язларны күрү, кызыл туйлар үткәреп, яңа тормыш төзү, бала-чагалар үстереп, куанып яшәүләр насыйп булмаган шул.
Бигрәк күп бит алар, яу кырыннан кайта алмаган яшь егетләр, аларны көтеп ала алмаган тол кызлар.
Сугыш бетеп берничә ел үткәч, инде исәннәр кайтып җиткәч, үзе кияүгә чыгар алдыннан, Зәйтүнә апа Хөсәен абыйның әнисенә армиядән язган хатларын, шигырьләрен, шушы фоторәсемен китерә. «Менә Хөсәеннең хатларын, карточкасын саклаган идем, хәзер сез саклагыз инде, – ди.
Шулай итеп, бөреләнде, чәчкә атмады яшьлегенең гөлләре Хөсәен солдатның. Шагыйрь җанлы, моңлы күңелле гармунчы егет яңа тормыш кору турындагы хыялларын үзе чынга ашыра алмый.
Бу фоторәсем, зур портрет булып, энесе Сөләйманның өй түрендә озак еллар эленеп торды. Әни – Сөләйманның җәмәгате Кафия – Хөсәенне бер мәртәбә дә күрмәгән булса да, туган бер оныгына аңлата торды: «Бабагызның абыйсы Хөсәен абыегыз бу, балам. Армис (армеец сүзен шулай әйтә иде әни) ул. Сугыштан кайтмады».
Нәселләре киселеп калган бу егетләрне Ташкичү авылында Рәшидә апа, Әҗмәкәйдә Фәния апа догаларыннан калдырмыйлар, шөкер.
Һаман япь-яшь абыйлар булып калдылар Хөсәен һәм Нурулла абыйлар. Исемнәре «Хәтер китабы»нда, һәйкәлләрдә. Онытмасак иде бу корбаннарны. Каберләрен таба алсак иде. Эзләрлек балалары булмаса, туганнарының балалары исемнәрен буыннан-буынга җиткерсен иде.
Нурулла абыйның исемен сеңлесе Әнисәнең оныгы Гөлия барлый. Хөсәен абыйның да җирләнгән урынын табарга тырышабыз. Гөлия аның энесе Сөләйманның да оныгы бит.
Гөлия Фәрхетдинова соңгы көннәрдә генә Сөләйман бабасының абыйсы Ризалетдиннең җирләнгән урыны турында мәгълүмат тапты. Моңа кадәр хәбәрсез югалган булып саналган Ризалетдин Фәрхетдин улы Фәрхетдинов Волгоград өлкәсе Ерзовка авылы янында җирләнгән. Исемлеккә 454нче кеше булып язылган.
Онытмасак иде сугыш корбаннарын. Һәрберсенең җаны, рухы үз урынын табып тынычлансын иде. Күпме хәбәрсез югалып торырга мөмкин?! Табылырга, үз урынын алырга тиеш һәр солдат.
Рәисә ФӘРХЕТДИНОВА.
Әҗмәкәй – Чаллы.
Фотолар Рәисә Фәрхетдиновадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев