Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Бала чагымнан бер аваз

Сугыш, аннан соңгы елларның авырлыгын, мәхрүмлекләр, гомер буена озатып килгән ятимлек ачысын сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел. Ул хакта күңел әрнеше белән күп язабыз. Әмма, миңа калса, сугыш чоры балаларының холкы, дөньяга карашы формалашуда ул кыенлыкларның уңай тәэсире дә зур булган. Без тылда фронт тоткан фидаил җаннар – әнкәйләребезнең хезмәт батырлыгын, чыдамлыгын күреп, шуларга охшарга тырышып үстек. Бик иртә тормыш тәртәсенә җигелдек, өлкәннәргә булыша алуыбыз белән горурлана идек әле. Икенче, өченче сыйныфларны тәмамлап, каникулга чыгу белән чүп утарга, борчак йолкырга, башак җыярга йөрдек. Кул арбасы белән терлекләргә кышка азык әзерлибез. бәрәңге утырту, эшкәртү дә башлыча балалар җилкәсендә иде, чөнки әнкәйләр көне-төне колхоз эшеннән кайтып кермиләр. Менә шул елларда алган хезмәт чыныгуы гомер буе кирәк булды.

Безнең күршедә мәһабәт гәүдәле, ап-ак сакалын кыска гына итеп түгәрәкләп йөртә торган Кустанай бабай бар иде. Аларның гаиләсе сугыш башлангач читтән кайтып урнашкан. Үтә җор, киң күңелле, юмарт һәм зирәк акыллы бу бабай безнең урам балаларының дәү әтиләре кебек иде. Без үскәндә өй саен диярлек дүрт-биш бала булды. Кичләрен көтү кайтып, маллар урнашкач, бабакай бөтен балаларны капка төбендәге бүрәнәләр өстенә җыеп утырта да әкиятләр, сугыштагы хәлләр турында сөйли иде (ул беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан). Бабакайны малайлар аеруча ярата иде. Күбесенең әтиләре сугышта үлгән. Ир заты иңнәренә, җылы сүзенә мохтаҗ булгангадыр инде, алар умарта кортыдай аңа сарылалар иде.
Кустанай бабай тимерче дә, балта остасы да. Малайларны төрле эшкә өйрәтте. Аның без күрмәгән әллә нинди эш кораллары бар иде. Малайлар аларның әле берсен, әле икенчесен тотып карыйлар. Бабакай сүз әйтми. Малайларның кайсының нәрсә белән кызыксынуын чамалап, я такта шомарттыра, я калай чүкетә, урындык, эскәмия ремонтлата. Ватык әйберләрен малайлар өйләреннән алып киләләр, аларны ремонтлап, әниләрен сөендерәләр. Ә аларның иң яраткан урыны – тимерче алачыгы. Тик бабай анда өлкәнрәк малайларны гына кертә. Бу исә алар өчен иң зур мәртәбә иде. Хәзер, еллар үтеп, заманалар үзгәргәч уйлыйм: бабакайның күңел җылысы, аталарча кайгыртуы, аның кунакчыл ишегалды – сугыш ятимнәре өчен кырыс җилләрдән саклаучы ышык утрау, игелекле, иманлы тәрбия мәктәбе, ә Кустанай бабай ул малайлар өчен гаярь ир-ат өлгесе, бәгырьләргә төер булып укмашкан ятимлек юшкынын эретүче якты нур булган икән.
Күңелемнән шул елларда үскән авылым малайларының язмышларын барлыйм. Барысы да ил тоткасы булырлык чын кешеләр булдылар. Кыенлыкларны җиңеп, белем алдылар. Араларында галим дә, табиблар да, зур дәрәҗәле хәрби дә, авыл хуҗалыгы белгечләре дә бар. Гаилә корып, балалар үстерделәр.
Сугыш вакытында йончыган авылны Кустанай бабайлар, тол хатыннар, үсмерләр күтәрде. Күпләребезнең укырга мөмкинлеге булмады, белгечлекне дә эшли-эшли, гаилә коргач алдык. Чөнки без ил өстенә килгән афәтне батырларча кичергән буын балалары. Әнкәйләребез авыр дип зарланмады, безне дә чын кешеләр, ватанпәрвәрләр итеп үстерделәр.
Кустанай бабай «мәктәбен» узган абыем, Чаллыда зур төзелешләр башлангач, җиң сызганып шунда килде. Тырышлыгы өчен «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләнде, «КАМАЗ төзелеше ударнигы» исеменә лаек булды. Авылыбыздан тамырлар өзелгән иде, кайтып йөреп булмады. Кустанай бабайның вафатын ишеткәндә байтак еллар узган иде. Абыем белән туган авылыбызга кайтып, каберенә чәчәк куярга бардык. Кабер тактасына исеме Дәүләтша дип язылган. Менә сиңа кирәк булса! Авыл аны Кустанай дип йөртте. Бабакай 92 яшендә вафат булган. Ятимнәрне куенына сыендырып, йөрәк җылысын биргән бабакайның урыны җәннәттә булсын.

Заһидә НӘБИУЛЛИНА,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «КАМАЗ төзелеше ударнигы».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев