Авылым горурлыгы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашканда сугыш ветераннарын барлыйбыз, искә алабыз. Тик алар бик аз калып баралар. Безнең Иске Абдул авыл җирлегендә алар өчәү булса, авылыбызда – икәү. Бүгенге көндә әле үз аягында йөреп торучы иң яшь ветеран – Рифкать абый Нуриев. 17 февральдә без аны олы бәйрәме белән котладык – ветераныбызга 95 яшь тулды. Мин аны тәбрикләп үзем язган шигырьне дә укыдым. Ни әйтсәң дә, мин бит инде 9 Майны аның белән бергә 56 ел бәйрәм итүче.
Рифкать абыйны тәбрикләргә район башлыгы, Казаннан да килделәр. Балалары, якыннары да шунда иде. Безнең арттан ук авыл үзешчәннәре килеп калды. Икенче көнне мәктәп укучылары тәбрикләгән. Зурлау бит!
Рифкать абыйның 90 яшь тулу көне мәдәният йортында тулы зал белән, авыл кешеләре һәм мәктәп укучылары катнашында билгеләп үтелгән иде. Аның 85 яшьлеге дә истәлекле булды. Бөек Җиңүнең 65 еллыгына аны 65 ел элек бирелергә тиешле «Дан Ордены» эзләп тапты. Әлеге бүләкне тапшыру тантанасы да авылыбыз мәдәният йортында үтте.
Быел Җиңүгә – 75, сугыштан соң бәйрәмнең кайтарылуына 55 ел. Ни өчен кайтарылуы һәм Рифкать абый белән 56 ел бергә каршылыйм дип язам? Чөнки сугыш бетеп озак та үтмәде, «бәйрәм көн» исеме бирелгән 9 май истәлекле көнгә генә әверелеп калды. Моңа сугыш ветераннары бик нык кимсенә иде. Фәкать 1965 елда – Җиңүнең 20 еллыгына гына бәйрәм көн статусы кире кайтарылды.
Мин 1962-1963 елларда авыл советы буенча хәтер китабын яздым. 1963 елның җәендә һәйкәл фундаментын эшләтеп, 1964 елның апрелендә һәйкәл төзетеп куйдык. 1964 елның 9 маенда хәрби парад уздырдык. «1964 елның 9 мае. 76 сугыш ветераны, авыл халкы, укытучылар, укучылардан торган алты рәтле колонна тынлы оркестр белән һәйкәл каршына килеп туктады. Һәйкәл ачу, тантаналы доклад һәм концерттан соң сугыш ветераннары чәй өстәле артына чакырылдылар». «Авылым – горурлыгым» дигән китабымның «Сугыштан соңгы елларда 9 Майны беренче тапкыр зурлап үткәрү» дигән бүлегендә әнә шулай дип язылган.
1964 елда хәрби парад Мәскәүдә генә үткәрелде, хәтта герой-шәһәрләрдә дә үтмәде. Ә 1965 елдан һәйкәлләр төзелә, парадлар да уздырыла башлады.
Сугыш ветераннары белән алга таба да еш очрашып тордык. Безнең мәктәп укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү юнәлешендә даими эшләп килде. Яшь буынны сугышчыларның батырлыклары үрнәгендә тәрбияләү максаты белән 1968 елда авыл советы күләмендә ветераннар советы оештырылды. Миңа аны 16 ел җитәкләргә туры килде. Аннары, 1997 елдан 2017 елга кадәр, авыл ветераннар советы рәисе булдым. Менә шулай, 36 ел дәвамында ветераннар советы җитәкчесе буларак, Җиңү көнен Рифкать абый Нуриев белән 56 ел бергә бәйрәм итәбез. Әле 95 яшьлек юбилеена баргач та: «Быел да мин ялгыз түгел, 9 май көнне бәйрәм иткәндә минем белән син буласың», – дип шатлануын белдерде.
Районыбызның барлык сугыш ветераннарын, сугыш чоры балаларын Рифкать абый белән икебез Бөек Җиңүнең якынлашып килүче 75 еллык бәйрәме белән котлыйбыз. Барыгызга да саулык-сәламәтлек телибез.
(Рифкать Тәхаветдин улы Нуриевның 95 яшьлек юбилеена багышлана)
Утлар-сулар кичтең, батмадың,
Сугыш сукмагыннан атладың.
Бирешмәдең җилгә-давылга,
Исән кайттың туган авылга.
«Дан ордены» алып унынчысын,
Данлы иттең туган авылны.
Музейлары, һәйкәлләре белән
Данлы авыл диләр Абдулны.
Сугыш беткәч, туган авылыбызда
Син эшләдең төрле эшләрдә.
Учетчик та булдың, бригадир да,
Әйбәт булдың барлык кешеләргә.
Аннан ферма сукмакларын таптап,
Көнне төнгә ялгап эшләдең.
Колхоз «Алга» менде югарыга,
Югарыдан син дә төшмәдең.
Сау-сәламәт, һәрчак ныклы булдың,
Егалмады тормыш җилләре.
Балаларың синдәй тырыш булды,
Бер эшне дә авыр димәде.
Маңгайдагы сырлар – үткән еллар,
Борчуларың синең – чал чәчең.
Котлый сине барлык авылдашлар,
Килеп җитсен әле йөз яшең!
Зөфәр Дәүләтшин.
/ Рөстәм Зәкиев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев