Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Йөз яшә, Александр Николаевич!

Бүгенге язмам Сосновый Бор поселогында гомер итүче хезмәт ветераны Александр Николаевич Волков турында. Хезмәт юлын «Татарстан» совхозы, Сосновый Бор поселокларын үстерүгә багышлаган якташыбыз ул. Шушы көннәрдә Александр Николаевич 80 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә. 

Ул Аксубай районы Яңа Кирәмәт авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, 1959-1962 елларда Совет Армиясендә хәрби бурычын үти – Германиядә хезмәт итә. Армиядән соң, яшь кенә булуына карамастан, Аксубай районының «Аксубай», «Восход» совхозларында җитәкче урыннарында эшли. 1962-1972 елларда югары партия мәктәбендә укый. Аннан соң Александр Волковны Аксубай районы партия комитетына эшкә алалар. Ул инструктордан башлап район комитетының икенче секретаре дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. 1975 елдан 1977 елга кадәр 22нче һөнәр училищесында директорлык итә. Ә 1977 елдан «Октябрь» колхозын җитәкләргә алына. 
Бөтен илне шаулаткан КАМАЗ төзелешенең даны ул елларда бик күпләрнең күңелен кузгатты. Яшьлек романтикасына бирелгән егет һәм кызларны да, тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсе тупларга өлгергән ир-атларны да олы төзелешләр, зур заводлар үзенә җыйды. Гигант төзелеш Александрны да туган җиреннән аерып Чаллы якларына алып килә. Волковлар гаиләсе «Татарстан» совхозы поселогында өр-яңадан тормыш башлый. Җитәкчелектә генә түгел, идеология эшендә дә үзен сынап өлгергән ир-егеткә совхозның комсомол һәм партия комитетлары секретаре вазифаларын йөклиләр. 
Александр Николаевич гомере буе кешеләр белән эшләде. Князево авыл советы рәисе булды, байтак еллар «Сосновоборский» совхозында башлангыч партия оешмасын җитәкләде. Хезмәтен һәрвакыт намус белән башкарды. Ул эшләгән елларда поселокларга, Казиле, Чыршылы авылларына газ үткәрелә, юллар төзекләндерелә. «Татарстан» совхозы поселогыннан Казиле авылына кадәр яңа борылыш юлы салына. «Татарстан» белән Чыршылыда Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә һәйкәлләр ачыла.
Александр Волков район Советына депутат булып сайланган кеше. Ул лаеклы ялда да җәмәгать эшендә актив, берничә ел инде поселокның ветераннар советы әгъзасы булып тора. Князево авылыннан ерак түгел гыйбадәтханә торгызыла, бу эштә дә Александр Николаевич актив катнаша. 
Абруйлы якташы-бызның тырыш хезмәте лаеклы бәяләнгән. 1975 елда ул хезмәттәге батырлыгы өчен медаль белән бүләкләнгән. Мактау грамоталары, дипломнары санап бетергесез.
Бүген Александр Николаевич тормыш юлдашы Галина Николаевна белән Сосновый Борда гомер итә. Балалары, оныклары да бик тәртипле булып үстеләр.
Александр Николаевич Волковны барлык замандашлары, авылдашлары гомер бәйрәме белән котлый, бәрәкәтле имин тормыш тели. Йөз яшькә кадәр яшә дә яшә, хөрмәтле Александр Николаевич! 

Мәүлет Хисамиев.
/ Фото Тамара Тузеевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев