Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Ышанычлы йөртүчеләр

Соңгы елларда район авылларына илтүче автомобиль юллары бик төзекләнде. Авылларга яңа маршрут автобуслары җибәрелде. Бүген минем 1,6нчы һәм 114АА маршрутында эшләүчеләр турында сөйлисем килә. Бу автобусларда үз эшләренең чын осталары – беренче класслы шоферлар эшли. 

Яр Чаллы шәһәренең Орловка бистәсеннән «Татарстан» совхозы поселогы – Сосновый Бор – Казиле – район үзәк дәваханәсе арасында 106нчы маршрут йөри. Автобусларны Евгений Викторович Золотов белән Илнар Шамил улы Исхаков йөртәләр.
«Татарстан» совхозы поселогы белән рәттән генә Сосновый Бор поселогы, аның Молодежный дип аталган өлеше бар. Алар арасында да Орловка поселогыннан автобуслар йөри. Әлеге маршрутларда әтиле-уллы Потаповлар – Андрей Сергеевич һәм Сергей Андреевич эшлиләр. Алар шулай ук Югары Тәкермән, Түбән Тәкермән авылларына пассажирлар ташыйлар. 
Юрий Васильевич Естафеев һәм Олег Баранович Королев 114АА маршрутында Яр Чаллы – Яңа Мусабай – Югары Суыксу, Түбән Суыксу – Ит комбинаты арасында халыкны йөртәләр. 
Шоферларның барысы да тәҗрибәле. Андрей Сергеевич Потаповның машина йөртү стажы, мәсәлән, 25 елдан артып китә. Әйтергә кирәк, Андрей Сергеевич олы тәҗрибәгә ия булган, бик күп яшьләрне туплап, аларны пассажирлар йөртү нечкәлекләренә өйрәткән кеше. Калган шоферларның да да руль артына утыруларына 20 елга якын вакыт үткән инде.
Миңа үземә дә алар йөрткән автобусларга еш утырырга туры килә. Чөнки Чаллыдан авылларга бик еш барам. Шоферларның йөртү осталыгына өстәп, салондагы чисталык-пөхтәлеккә карап та сокланам. Башка пассажирлар да әлеге маршрутларда йөрүчеләргә бик рәхмәтле.
Бер рәхмәт мең бәладән коткара, диләр. Һәр көн саен олы юлларда йөрүчеләргә, шуның өстенә кеше сәламәтлеге һәм гомере өчен җавап бирүчеләргә бу сүзләр бик мөһим. 
Машина йөртүче булу өчен, аерата автобус йөртү өчен техниканы биш бармагың кебек белү, тәҗрибә генә җитми бит әле. Халык белән эшләгәндә оста психолог та булу мөһим. Һәр пассажирның көенә килергә, бәхәсле очраклар булса җайларга кирәк. Әлеге маршрутларда эшләүче һәр йөртүче бу хакыйкатьне яхшы аңлый.Бәла-казаларсыз гына йөрсеннәр иде алар юлларда. Ә пассажирлар саны күп, һәр айны алар йөзләгән кешегә җыела. Әнә шулай пассажирларның йөзләгән рәхмәтен ишетеп кенә эшләсеннәр иде. 

Мәүлет Хисамиев.
/ Фото Мәүлет Хисамиевтан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев