Язмыш сынаса да, сыгылмаган Гөлфия апа
Югары Байлар авылында яшәүче, инде сигезенче дистәсен ваклап килүче Гөлфия апа Зарипова катлаулы язмышлы кеше, аңа зур сынаулар аша үтәргә, газиз баласын югалтырга туры килгән. Шушы көннәрдә ул тагын бер авыр кайгы кичерде - ире Рәвисне җирләде. Бүген Гөлфия ханымны районның «Шәфкать» социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре ярдәмнәреннән ташламый.
Гөлфия 1939 елда Минзәлә районы Югары Байлар авылында туа. Имчәк баласы гына булса да, башта әтисен, озак та үтми әнисен югалта. Гөлфия тома ятим кала. Сугыш еллары баласының тормыш юлы җиңел генә булмый. Туганнары ятим баланы үзләренә алалар. Җидееллык мәктәпне Тәкермән авылында тәмамлаганнан соң, Гөлфия колхозга дуңгыз карарга керә. Анда дүрт ел эшли. Шушы авылда туып-үскән, шулай ук ятим Рәвис Магавизов дигән егет белән беренче мәхәббәт хисе уяна. Тик аларны язмыш аера. 20 яшендә Гөлфияне үзеннән өлкән һәм 4 яшьлек баласы булган Ганиятулла исемле иргә кияүгә бирәләр. Алар Пермь өлкәсенең Гримячинск шәһәрендә йорт салып, маллар асрап унике ел яшиләр. Анда ике балалары туа. 1971 елда Чаллыга кайталар. Монда өченче балалары дөньяга килә. Кызганычка, 1981 елда Ганиятулла үлә.
Гөлфия көн дими, төн дими, дүрт баланы туйдырыр өчен бик күп эшли. Промбазада ашханәдә пешекче, сөт заводында грузчик булып, йөк төяү машинасында йөртүче булып дүрт ел хезмәт куя. Балаларын югары уку йортларына укырга кертә. Сигез ел базада төрле авыр эшләр башкара, сельстройда урман эшчесе була. Шул вакытта Гөлфия апаны олы бәхетсезлек сагалый - аның улы югала. Озак эзләүләрдән соң үлгән дигән нәтиҗәгә киләләр. Тик бүгенге көндә дә ана күңеле моңа ышанмый, ул газиз баласын кайтыр дип көтә.
1986 елда Гөлфия апаны беренче мәхәббәте Рәвис абый эзләп таба. Күп еллар аерып торса да, аларның йөрәкләрендәге хисләр сүнмәгән, хәтта Рәвис абый Гөлфия апага тугры булам дип бер дә өйләнмәгән була. 1995 елда Гөлфия белән Рәвис парлашып Югары Байлар авылына, туган җирләренә кайталар. Пенсиядә килеш колхозда бозау карыйлар, дуңгыз үстерергә керешәләр, йорт төзиләр. Яшьләренә карамастан, колхозның алдынгы эшчеләре булалар, район тарафыннан Мактау кәгазьләре, значок белән бүләкләнәләр.
Гөлфия апа бик матур җырлый, Рәвис абый өздереп гармунда уйный - күз тидерерлек пар булалар.
Тик менә язмыш аера. 2016 елнын 22 маенда, тормышны сөеп, оныкларга сөенеп яши торган чакта Рәвис абый үлеп китә.
Рәвис абыйны җирләүдә булышучылар күп булды, рәхмәт аларга. Гөлфия апаның яңадан хәсрәтләр күрмичә гомер итүен телибез, дип яза редакциягә Альмира Сәләхетдинова.
P. S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев