Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Яуда батыр, эштә оста булып танылды

Шушы көннәрдә район җәмәгатьчелеге Биклән авылында яшәүче Ватан сугышында катнашкан батыр солдат, тупчы Әхсән Шәйхетдин улы Бикатовның олуг юбилеен - 90 яшь тулу көнен билгеләп үтте. Әлеге тантанада район хакимиятенең Аппарат җитәкчесе Әсхәдә Наврозова, Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев, авылның ветераннар советы рәисе Асия Фазуллина катнашты.

Алар сугышчы батыр якташыбыз Әхсән Бикатовны әлеге шатлыклы вакыйга белән ихлас күңелдән котладылар, күп еллар яшьләребезне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә уңышлар, җәмәгате Рәшидә ханым белән тигез гомер итеп, балалар, оныклар игелеген күреп, исән-сау яшәүләрен теләделәр. Әсхәдә Зиятдин кызы хөрмәтле ветераныбызга Россия Президенты Владимир Путинның җылы котлау хатын һәм район башлыгы Васил Хаҗиев исеменнән котлау сүзләрен, бүләкләрен һәм чәчәк бәйләмен тапшырды.

Туганнары, балалары, оныклары, күрше-күләне өй тутырып җыелды. «Әйдәгез, хөрмәтле кунакларым, түрдән узыгыз», - дия-дия, ачык йөз белән каршылый Әхсән ага карчыгы Рәшидә белән һәркайсын. Берара сүз иярә сүз сугыш вакыйларына бәйләнә. «Аллаһы Тәгалә күрсәтмәсен без күргән сугыш зәхмәтләрен», - ди ачынып, Әхсән абый. Унҗиде яшеннән сугышка кергән егет, тупчы һөнәренә өйрәнеп, Беренче Белоруссия фронты составында Белоруссияне, Литва, Польшаны азат итүдә катнаша. Көнчыгыш Пруссия чиген үтеп керә. 1944 елның 24 октябрендә каты яралана, госпитальләрдә озак дәваланып, 1945 елның мартында икенче төркем сугыш инвалиды булып, туган Бикләненә кайта һәм электәге яраткан балта эшенә тотына. Авылда һәм тирә-якта аның оста кулы белән күп кенә буралар бурала, йортлар салына. Шулай итеп, тыныч тормышта күп гаиләләрне яңа йортлар салып сөендерә Әхсән Бикатов. Үзенең өе дә бик иркен, зәвыклы итеп эшләнгән - һәркайда останың кулы кергәне сизелеп тора.

- Моңарчы әйбәт кенә йөри идем әле. Таеп егылып, уң кулым һәм иңбашым сызлабрак тора, - дип уңай сызланып алды. Әмма күп операцияләр кичереп, аякка баскан батыр солдат төшенкелеккә бирелми, 90 яшендә дә өй тирәсендә, хуҗалык эшләрендә, аеруча балта, столярлык эшендә шөгыльләнәсенә өметләнә. Шундый көр күңелле, эшкә һәвәс, кешегә булышучан оста ул безнең сугыш һәм хезмәт ветераны Әхсән ага Бикатов.

- Минем иң зур байлыгым - өч кызым, җиде оныгым, унике оныкчыгым. Нәселебез дәвам итә, - дип тә өстәде ул. Шик юк, таза нәселле агачның ботаклары да, тамырлары да ныгып ишәер, җил-давылга бирешмичә, тагын да үсеп ныгырлар, дигән өметтә калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев