Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Яраткан эш – ярты бәхет

Иске Дөреш авыл җирлеге башлыгы урынбасары Илсөяр Мөхтәр кызы Галиева шушы көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте.

Чыгышы белән Мөслим районының Мөслим авылыннан ул. Тату, матур гаиләдә беренче бала булып туган. Әти-әнисе сөю-назга чорнап үстерә аны. Кешенең бик күп сыйфатлары геннардан килә, ди бит галимнәр. Илсөяр дә уңганлык, тырышлык, максатчанлык кебек күркәм сыйфатларны әти-әнисеннән алгандыр: ул бик иртә кул арасына керә башлый, ике сеңлесе һәм энекәше өчен терәк, акыллы, ярдәмчел апа була ул. Мәктәптә дә бары тик яхшы билгеләргә генә укый. Өлгергәнлек аттестаты алгач, Казан дәүләт ветеринария институтында ветеринар һөнәрен үзләштерә. Бик еракта калган студент еллары, ансамбльдә җырлап, яшьтәшләре арасында кайнаган чаклар. Яшьлек, романтика! Нәкъ шул чорда Илсөяр булачак ире, биредә укучы студент егет - Рафис белән таныша. «Төшләремә кереп йөдәткән кыз - син инде ул. Озын толымлы, нәфис буй-сынлы кыз», - ди Рафис беренче очрашканда. Яшь пар дүрт ел яратышып йөргәннән соң гаилә кора. Бәхетләрен түгәрәкләндереп, уллары Рәмис дөньяга аваз сала. Институтны тәмамлагач, ирле-хатынлы ике яшь белгечне Мөслим районындагы «Авангард» колхозына эшкә чакырып кайтаралар. Тырыш парның менә дигән эш урыннары да, хезмәттәшләре ягыннан хөрмәтле караш та барлыкка килә. Тормышларына ямь өстәп икенче уллары Рөстәм туа. Өч ел колхозда хезмәт куйгач, Иске Дөреш авылына килеп төпләнә Галиевлар гаиләсе. Илсөяр ханым авыл мәктәбенә тәрбияче булып эшкә урнаша. Тырыш, кече күңелле белгеч балалар белән бик тиз уртак тел таба. Аның тырышлыгын, үҗәт холкын, тәвәккәллеген күреп, Иске Дөреш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп сайлый авыл халкы. Шул чордан бирле 25 ел үтеп киткән. Шул гомер авыл халкына армый-талмый хезмәт итә икән, димәк ул - үз урынында.

Кеше бу тормышта үз урынын, яраткан һөнәрен сайлый белгәндә генә эшендә таныла, биек үрләр яулый, эштә үзен күрсәтә ала. Илсөяр ханым нәкъ менә шундый затлардан. Ачык йөзле булуы, башкарган эшенә максатчан һәм җаваплы каравы, үтә төгәллеге белән авыл халкының ышанычын акларга тырышып эшләве белән ул авылдашларының хөрмәтен казанган. Гаделлеге һәм сабыр, тыйнак холкы, авыл кешеләренең гозерләренә җаваплы каравы белән хезмәтендә уңышларга ирешә Илсөяр Мөхтәр кызы. Хәзер, кем әйтмешли, кәгазьләр заманы. Халык авыл җирлегенә нинди генә белешмәләр сорап килми. Җирлектә шундый тәртип: бер кешене дә гозер белән кабат-кабат йөртмәскә, тиешле кәгазен дә, кирәк чагында киңәшләрен дә бирергә, ярдәм итәргә. Хәер, авылда халык тормышы белән бәйле башка мәсьәләләр дә җитәрлек, Илсөяр ханым берсеннән дә читтә калмый. Өмәләр оештыралармы, халык өчен Өлкәннәр көне, Инвалидлар ункөнлеге кебек чаралар уздырыламы, Илсөяр Мөхтәровна аларның эчендә кайный, кирәкле ярдәмен күрсәтә. Кыскасы, авыл халкы үз итә, ышана аңа. Ә бу бик кыйммәтле фал. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев