Янып-ялкынланып яшәдек
Район газетасында «Яшьлегемне сагынам» дигән рубрика астында басылган язмаларны укыдым да, гөрләп үткән яшь чакларымны искә төшердем. Рәхәтлек белән үткән елларны, бергә сәхнә тоткан хезмәттәшләремне хөрмәт белән искә алу өчен дә булыр дип кулга каләм алдым. Олыгайгач һәркем дә яшьлеген сагына. Бу – хакыйкать. Яшь гомерне, янып-ялкынланып эшләгән вакытларны сагынмаслыкмыни соң?!
Җитмешенче еллар-ның башы. КамАЗ төзе-лә башлаган чорлар. Бүгенгедәй хәтеремдә, 12 август көнне Чаллы РОНОсына килдем. РОНО башлыгы Әхсән Сәлахович Сахапов Калмаш авылына балалар бакчасына эшкә җибәрергә приказ язды. «Әнә, каршыда гына трамвай тукталышы. Трамвайга утыр да, иң соңгы тукталышка кадәр бар, Калмаш шунда булыр», – диде. Соңгы тукталышта трамвай йөртүчедән: «Кая соң Калмаш? Авыл күренми бит», – дип сорыйм. «О-о, до Калмаша еще далеко», – дип җавап бирде ул. Кабаттан трамвайга утырып РОНОга кайттым да Калмашны тапмавымны әйттем. Әхсән Сәлахович мине Түбән Суыксуга эшкә билгеләде. Бу юлы инде ул авылга ничек барырга кирәклекне энәсеннән җебенә чаклы өйрәтте. Түбән Суыксуны да, гомерлек парымны – газиз ярымны да шунда таптым. Шулай, язмыштан узмыш юк икән ул. Калмашны тапмавым хата түгел, табыш булган икән.
Яшьлекне кәгазьгә язып кына бетереп булмый инде ул. Ләкин аерата күңелдә саклана торган мизгелләр бар. Педагоглар, авыл яшьләре элек һәр бәйрәмгә спектакль куялар, концерт әзерлиләр иде. Авыл клубы гөрләп торды ул чакларда. Авылда минем адашым – Гөлсинә исемле кыз кияүгә чыккан да, ул башкарырга тиешле рольне уйнарга кеше юк икән. Тиздән конкурс. Мине чакырдылар. Бик теләп риза булдым. Туфан Миңнуллинның «Туган туфрак» исемле әсәре буенча спектакль куярга әзерләнәбез. Туфан абый үзе килде һәм сәхнәгә чыкканчы хаталарыбызны, килеп җитмәгән урыннарны төзәтте. Бәйгедә Чаллы, Минзәлә шәһәрләре һәм Актаныш, Сарман, Мөслим, Зәй районы коллективлары катнашты. Ул Минзәлә театрында узды. Без бу конкурстан «халык театры» исемен алып кайттык. Сөенечебезнең чиге булмады. «Туган туфрак» спектаклендә ир ролен булачак тормыш иптәшем, хатын ролен мин башкардым. Әйтерсең лә, махсус безнең өчен куелды ул спектакль.
Конкурстан кайтканда спектакльдәге ролем буенча ирем булган кеше: «Чык миңа кияүгә!» дип тәкъдим ясады. Авылның беренче егете, атаклы Гәрәйшиннар нәселеннән, «Жигули» машинасы да бар. Ул елларда әле авылда машиналы кешене бармак белән генә санарлык иде. Ирем белән бик яхшы яшәдек, матур гомер итәбез, Аллаһка шөкер. Ярты гасырга якын гомер юлын бергә үткән чорның бер үкенечле көне дә юк. Өч бала тәрбияләп үстердек, барысы да Казанда югары белем алдылар. Кызыбыз кызыл дипломга бетерде югары уку йортын. Улларыбыз да яхшы укыдылар, олысы МВД буенча, ә кечесе авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлады.
Түбән Суыксуда яшәгән елларга күңелем белән кабат-кабат «кайтам». Ул чорда Тукай районында мәдәнияткә аеруча нык игътибар бирелде. Укытучылар, тәрбиячеләр агитбригада белән басуларга, фермаларга чыга идек. Райком секретаре Фәймә Гыйниятуллина басу-кырларга, фермаларга еш йөрде – халык белән аралашты. Җитәкчелек халыкка йөз белән борылса, урыннарда эш яхшы бара бит ул. Балаларны музыка коралларында уйнарга өйрәттем. Балалар бакчасыннан мәктәпкә керүгә күпчелек укучылар музыка мәктәбендә белем алдылар. Авылда, район күләмендә үткәрелгән бәйрәм чаралары балалар чыгышыннан башка үтмәде. Уен коралларында матур итеп уйный белгән балалары белән ата-аналар горурланды. Коллективыбыз эшчәнлеге турында Казан телевидениесе дә берничә тапкыр тапшыру әзерләде. Тапшыру әзерләгәндә төшкән фотолар кадерле истәлек булып гаилә архивымда саклана.
Колхоз рәисеннән дә уңды түбәнсуыксулылар. Мөнәвир Юнысов колхоз рәисе булган елларда мәдәният йорты, универмаг, ашханә, балалар бакчасы, мәктәп, ике катлы йортлар, коттеджлар, фермалар һәм башка объектлар төзелде. Гаиләбез белән башта бер бүлмәле фатирда, аннары ике катлы коттеджда яшәдек. Авыл халкы уңган, тырыш, кешелекле иде. Алар мине, мин аларны яраттым. Әгәр дә ки, гомерем буе Түбән Суыксуда гына яшәгән булсам, бу дөньяда гел яхшы кешеләр генә яши икән дигән фикердә булыр идем. Әмма, әмма... Тормыш иптәшемне колхоз рәисе итеп күчергәч барысын да күрдек, кешеләрнең төрлесе барлыгын белдек.
Гаиләмдә бәхетлемен. Эшемне гомерем буе яратып башкардым. Ирем белән бер-беребезнең кадеребезне белеп, балаларның яхшы тормышта яшәүләренә сөенеп яшибез. Кешегә бәхет өчен тагын ни кирәк?!
Гөлсинә Гәрәйшина.
Сәет авылы.
/ Фото Гөлсинә Гәрәйшинаның гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев