Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Яңа технологияләр үзләштерәбез

Мин авыл кызы. Буа районы Нурвахит авылында мал-туарлы гаиләдә үстем. Яшьтән үк мал карарга һәвәс идем. Әти-әниемә булышып, авылда хөрмәтле һөнәр иясе, мал табибы Илдус абыем кебек кешеләргә ярдәм итәсе килеп, аларның чирле хайваннарын дәвалап савыктырырга хыялланып үстем. Әкияттәге доктор Айболит кебек мәрхәмәтле буласым, кешенең якын дуслары - этләр, песиләр,...

Мин авыл кызы. Буа районы Нурвахит авылында мал-туарлы гаиләдә үстем. Яшьтән үк мал карарга һәвәс идем. Әти-әниемә булышып, авылда хөрмәтле һөнәр иясе, мал табибы Илдус абыем кебек кешеләргә ярдәм итәсе килеп, аларның чирле хайваннарын дәвалап савыктырырга хыялланып үстем. Әкияттәге доктор Айболит кебек мәрхәмәтле буласым, кешенең якын дуслары - этләр, песиләр, гомумән, хайваннар дөньясы белән аралашып, дуслыкта яшисе килү хисе көчле булгандыр, урта мәктәпне тәмамлагач, Казан ветеринария институтына укырга кердем. Хыялым тормышка ашты: мал табибы белгечлеге белән, Чаллыга килеп, ит комбинатында эшли башладым. Берничә елдан соң мине район ветеринария берләшмәсенә ветеринар-вирусолог итеп күчерделәр. Шушы эшемдә 30 елдан артык вакыт узып киткән. Бер үк вакытта Кама аръягы төбәгендә шушы вазифа өчен җаваплы. Үз эшемне яратып башкарам. Хайваннар арасында яман чирләр таралмасын өчен тырышабыз. Шул максаттан төрле профилактик чаралар үткәрәбез. Шуның уңай нәтиҗәсе буларак, терлекләр арасында йогышлы авыруларны бик нык киметүгә һәм булдырмауга ирештек. Хәтта бал кортларының ни сәбәпле үлү очракларын да ачыклап, тиешле чаралар күрәбез.

Минем эшләү дәверендә лабораториябез шактый уңай үзгәрешләр кичерде. Яңа җиһазлар арта. Берничә ел элек «Никон» дигән япон микроскобын алган идек. Аның ярдәмендә һәм компьютер аша күп кенә авыруларның сәбәпләрен ачарга, дәвалауны нәтиҗәле итәргә мөмкинлек артты. Коллективыбыз тату, бердәм. Яңа технологияләрне үзләштереп, авырулар белән нәтиҗәлерәк көрәшербез дип уйлыйм.

Румия Мусина,
ветеринария табибы, вирусолог, ветеринария лабораториясе мөдире урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев