Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

«Уйчан, хыялый, шаян Рәшит Бәшәр»

Теләнче Тамак авыл китапханәсендә балалар язучысы Рәшит Бәшәр белән очрашу узды. Рәшит Бәшәр – татар шагыйре, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләк лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Сажидә Сөләйманова премиясе лауреаты.

«Акчәчәк» балалар бакчасыннан килгән нәниләр нәфис сүзгә осталыкларын күрсәтеп, Рәшит абыйларының шаян шигырьләрен сөйләделәр, урта мәктәп укучылары сәнгатьле образ тудырып, татар биюе һәм жыр бүләк иттеләр. Укытучылар да Рәшит абый иҗатын дәреслекләрдә куллануларын ассызыкладылар. Язучы белән очрашуга шулай ук сәламәтлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбе укучылары да килгән иде. Барысы да язучының чыннан да балалар кебек беркатлы, самими, бала күңелле, хыялый булуына инандылар.
Ә инде Мусабай Завод, Иске Дөреш, Яңа Бүләк, Теләнче Тамак авыллары китапханәчеләре бу очрашуда Рәшит Бәшәрнең тормышын һәм иҗат юлын, тормышның төрле якларын нечкә юморлы, фәлсәфи мәгънәле шигырьләргә әйләндергәнен күрсәтергә тырыштылар.
Рәшит Бәшәрнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Алия Шәрипова язучының иҗатына зур бәя бирде, алга таба да иҗат унышлары теләде. Рәшит абый да балаларны китап укырга, тормышны, туган җирне, туган телне яратырга, сакларга өндәде.

Рәмилә СӘГЪДИЕВА, 
баш китапханәче.

Фото Рәмилә Сәгъдиевадан алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X