Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Ул һаман да чая күңелле

Ике улының берсе фаҗигале һәлак булгач, имәндәй таза ир югалту кайгысыннан сыгылып төште. Ә җәмәгате Кәүсәриянең йокысы качты. Уллары Илдар минем гомерлек юлдашым итеп сайлаган ирем иде. Сокланырлык тату гаилә кордык, янәшәбездә җаннарын бирергә әзер торган әти-әни, шатлык өстенә куаныч булып улыбыз Данияр туды. Шулай дәвам итсә иде дә бит...

Каенатам Хатыйпның сүзе кыска булды: «Без сине бер кайда да җибәрмибез, кызыбыз булып яшәрсең, оныгыбыз юанычыбыз булыр», - диде. Улыбыз 11 айлык кына, үзем мәктәптә эшлим. Мең рәхмәт аларга, ятимлекне сиздермәскә тырыштылар, ихлас күңел белән җылы куеннарына алдылар. Һәм тормыш ансыз гына шулай дәвам итте. Дүрт ел каенанам һәм каенатам белән кадерле кызлары булып яшәдем. Миңа бит әле утыз яшь тә тулмаган иде. Улыма да бабайдан тыш әти дә кирәк. Авылыбыз егете Илшат тәкъдим ясагач, әтиләргә кайтып киңәшләштем. «Әйбәт гаиләдә үскән, эшчән, акыл утырткан егет, Данияр алдыннан да төшми, ниятең нык булса, без риза», - диделәр. Аралашып яшәдек, улыбыз гел аларда үсте дисәң дә була, чөнки без йорт салу мәшәкатьләренә чумдык, абыйсына иптәшкә кызыбыз Ләйлә туды. Әби белән бабай икесен дә тигез күреп яраттылар, без дә Илшат белән икәүләшеп туган йортка кайткандай барып йөрдек.

Әмма бөтенесе бер көндә, бер мизгелдә җимерелде - Илшатым печәнгә киткән җиреннән тракторы белән капланды. Ике бала белән тол калдым. Менә шул вакытта да тагын беренче тапкыр килен булып төшкән йорт үз канаты астына алды. Үземнең әти-әни, Илшатның әнисе дә ярдәмнәреннән ташламадылар анысы, тик алар күрше авылда, ә беренче каенатам белән каенанам безне бер көнгә дә ялгыз калдырмадылар. Ул гына да түгел, төзелеп бетмәгән йортны салышырга да, йорт-җирне карашырга да ир кулы кирәк бит. Алардан башка бу эшләрне ерып чыга алмаган булыр идем. Рәхмәт әйтеп бетерә торган түгел. Без һаман бер гаилә булып яшибез. Данияр өлкән сыйныфта укый инде, ә Ләйлә башлангычта гына әле. Көн саен мәктәптән Кәүсәрия әбисенә кайта, белә: аны монда тәмнүшкәләр әзерләп, яратып көтеп торалар.

Мәкаләмне язу максаты кичергән кайгыларымны сөйләү түгел, мин аларны зур сабырлык белән йота беләм. Дөнья дигәнең авырлыкларга сыгылмаска өйрәтте. Хикмәт шунда, үз баласыдай күргән каенатам Хатыйп Касыйм улы Хафизовның 70 яшьлек юбилее бүген. Гомер бәйрәмендә аның миңа, гаиләмә кылган яхшылыкларын сөйләмәсәм, изге күңелен ачып бирә алмас идем. Яхшылык, күңел киңлеге үскән чакта - гаиләдә салына. Әти 8 балалы гаиләдә беренчесе булып туган. Баш балага күбрәк эләгә бит ул. Кечкенәләрне карашырга, күз яшьләрен сөртергә, уйнатырга кирәк - гаилә кадере менә шуннан ук башлана.

Аннары мәктәп еллары. Урта мәктәптән соң каенатам Хатыйп Касыйм улы Минзәләдә укып, белгечлек ала. Өч ел армия сафларында хезмәт иткәннән соң колхозда шофер булып эшли. Күзкәй кызы Кәүсәрия белән ел ярым очрашып йөргәннән соң, гаиләгә унберенче кеше булып килен төшә. Яшь пар олылар белән киңәшләшә дә Ижау якларына чыгып китә. Анда әти юл төзү оешмасында шофер булып эшли. Оешмага яңа машина алып кайтасы булса, үзен эштә таныткангадыр, аны җибәрәләр. Шулай итеп, аңа ил гизәргә дә туры килә. Украина башкаласы - Киевтан, Чечняның Грозный шәһәреннән, Горький, Арзамастан юл төзелешендә кулланыла торган махсус машиналар куа ул. Әнисе ялгыз калгач, 1990 елда гаиләсе белән аны карарга Хуҗамәт авылына кайта. Анда Хатыйп Касыйм улы катнашазык заводында баш инженер булып эшли. Анда да кулыннан рульне ычкындырмый. 1994 елда туган авылы Күзкәйгә кайтып, таралып яткан иске өй сатып алып, аны сандугач оясыдай яңартып, бакчага нигез салалар. Әти больницада - шофер, әни шәфкать туташы булып эшли башлыйлар. Әти шуннан лаеклы ялга чыкты. 47 ел шофер булып эшләгән ул. Кайгылар кичерсәләр дә (әти-

әнисен, бер энесен, бер сеңлесен, газиз улын, яраткан әбисен җир куенына салган), тормышларыннан канәгать алар. Олы уллары Айдар гаиләсе белән Ижауда яши, дүрт оныклары каникулларда әби-бабай янында. Икәүләшеп әле һаман сәхнәдән аерылмыйлар - «Әллүки» халык фольклор ансамбленә яратып йөриләр. Мин аларның шундый булуларына сокланам, балаларыма да матур өлге бу. Улым да, кызым да, әби-бабалары кебек сәхнәдә үсәләр. Юбилее уңаеннан гына түгел, без аларга мәңге рәхмәтле.

Назилә Авзалова,
Күзкәй авылы, укытучы.

Котлыйбыз!

Күзкәй авылында туган, шунда гомер итүче әтиебез, бабабыз, кыскасы, алтын йөрәкле, керсез күңелле, кадерле кешебез Хатыйп Касыйм улы Хафизовны күркәм юбилее - 70 яше тулу белән ихлас котлыйбыз, иң изге теләкләребезне юллыйбыз.

Кадерле әтиебез, бабакаебыз! Озын гомер юлы үткән, әмма елларга баш бирмәс, күңел җылыңны башкалар белән юмарт уртаклашучы, тормышта кайнап яши белүче һәм шуның белән яшәү өлгесе булган кадерле кеше син безгә. Ни булса да, күз төбәп сезгә киләбез, беркайчан да караңгы йөз күрсәтмисез, ярдәмегездән ташламыйсыз. Көчле, ярдәмчел, кешелекле булганга сиңа ышыкланабыз, әле дә таянырга бабаебыз бар дип куанабыз, шуңа да ятимлек тоймыйбыз. Оныкларыңның аз гына уңышларына да шатлана, аларны рухландыра беләсең. Сездәй әби-бабаебыз булганга без тулы канлы тормыш белән яшибез. Мең рәхмәт сиңа кадерле кешебез, саулык-сәгадәт, хәерле озын гомер, шул гомергә җитәрлек ныклы сәламәтлек телибез, пар канатыгыз каерылмасын, нигез йорт җылысы безне гел шулай үзенә тартып торсын.

Ярдәм, киңәш кирәк чакта
Бар синең төпле сүзең.
Күрше-тирә, дус-туганга,
Елмаеп тора йөзең.
Нык кеше син борчуда да -
Сынмыйсың, сыгылмыйсың,
Язмыш сынаган чакларда,
Абынып егылмыйсың.
Биргәненә шөкер итеп,
Яшисең риза булып.
Килсен алдагы көннәрең
Шатлык, бәхеткә тулып.

Иң изге теләкләр белән киленең Назилә, оныкларың Данияр, Ләйлә. Безнең теләкләргә әбиебез Кәүсәрия дә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев