Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Төзүче дә, көрәшче дә

Яратам авыл кешеләре турында язмалар әзерләргә. Хөрмәткә лаек кешеләребез күп бит авылларыбызда. Күпчелеге гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгәннәр, безнең Тукай районыннан КАМАЗ автогигантын төзүдә катнашучылар да бик күп. Лаеклы ялда булсалар да, алар тик ятмыйлар, актив тормыш алып баралар. Үзебез дә кечкенә вакыттан ук авыл, колхоз тормышында кайнап үскәнгәме, бик якын алар миңа. Безнең буын бит колхоз кырларында ашлык җыюда да булышты, болынында печәнен дә чапты, чөгендерен дә сирәкләде, көтүен дә көтте. 

Бүгенге язмамда хәзерге көндә Торнаташ авылында яшәүче ветеран Әбүзәр Миңнуллин турында сөйләргә телим. Ул Торнаташта туып-үсә. Урта мәктәптән соң Әбүзәр Совет Армиясе сафларына чакырыла, Чехословакиягә инженерлар хәрби частенә эләгә, сержант дәрәҗәсендә туган җиренә әйләнеп кайта.
Бу Чаллыда «КАМАЗ» автогиганты төзелә башлаган еллар була. Әбүзәр Миңнуллин – завод төзелешенең башында торучыларның берсе. Быел, 2019 елда, автогигант 50 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена – монда Торнаташ егете Әбүзәрнең өлеше дә чиксез зур. 
Әбүзәр – көрәшче дә. Шәһәрдә яшәгәндә ул татар милли көрәше түгәрәкләренә йөри башлый. Тукай районы Сабантуйларында унбер ел рәттән татар көрәшендә катнаша, берничә ел призлы урыннар ала. Район командасы составында республика беренчелегендә дә катнаша. Бу спорт төре белән шөгыльләнүчеләргә Әбүзәр Миңнуллин исеме яхшы таныш.
Чаллы шәһәрендә озак еллар эшләгәннән соң Әбүзәр гаиләсе белән туган авылы Торнаташка кайта. Беренче эш итеп йортын яңарта, аннан ихатасына маллар һәм кош-кортлар ала. Әле быел да 80 баш каз, 40 үрдәк, 100дән артык тавык үстергәннәр, 30 баш сарык асрыйлар. Менә ничек яшиләр хәзер авылда ялкау булмаган кешеләр. Җәй көнендә Әбүзәрнең өй тирәсе чәчәкләргә күмелә, бакчасында җиләк-җимешен үстерә.
Авылга кайткач Әбүзәргә татар милли көрәше түгәрәген оештырырга тәкъдим ясыйлар. Тәкъдимне кире какмый ул – Иске Абдул урта мәктәбенең спортзалына укучыларны җыя. Анда күрше авыллардан да укучылар бик теләп йөри башлыйлар. 
Түгәрәкне оештырырга Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин ярдәм итә. Ул үзе дә көрәшче. Ел саен Иске Абдул мәктәбенең спортзалында атаклы көрәшче, РСФСРның, Татарстанның атказанган спорт мастеры Раббани Шәрипов призына татар милли көрәше буенча турнир уза. Бу турнирга Актаныш, Минзәлә, Сарман, Әгерҗе, Алабуга районнарыннан да яшь көрәшчеләр киләләр. Әбүзәрнең командасы да күп тапкырлар беренчелеккә чыгып килә. Аның шәкертләре Сабантуйларында көрәшеп, призлы урыннар алалар.
Хәзерге көндә Әбүзәр Миңнуллин авылда хәләл җефете Рәисә ханым белән матур тормыш итәләр. Рәисә Мерәс авылында кибеттә эшли. Өч кыз үстергәннәр. Алар инде барысы да гаиләле. Биш оныклары бар. Балалары әти-әниләре йортына сукмакны өзмиләр, һәрдаим булышып торалар.
Иске Абдул авыл җирлегендә спортны, татар көрәшен үстерү буенча тагын да зуррак планнары бар Әбүзәрнең. Күптән түгел 65 яшен тутырса да, ул әле янып, матур ниятләр белән яши.

Мәүлетҗан Хисамиев,
Оргыды авылы.

Фото Мәүлетҗан Хисамиевтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев