Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Тукай районы Теләнче Тамак авылы шагыйреннән дуслар турында шигырь

Тукай районы Теләнче Тамак авылы шагыйре Булат Шәймәрдәнов иҗат иткән дуслар турындагы шигырь ДУСЛАРГА Әллә инде һаман яшь барганга Еллар тезелеп үтеп торганга. Ерагайган сыман хәзер ара, Элек якын булган дусларга. Бер сүзем юк, хисләр хәзер дә бар, Тик ул җепләр инде бик нечкә. Өзелеп китәр сыман бераз тартсаң Эләгеп...

Тукай районы Теләнче Тамак авылы шагыйре Булат Шәймәрдәнов иҗат иткән дуслар турындагы шигырь

ДУСЛАРГА

Әллә инде һаман яшь барганга

Еллар тезелеп үтеп торганга.

Ерагайган сыман хәзер ара,

Элек якын булган дусларга.

Бер сүзем юк, хисләр хәзер дә бар,

Тик ул җепләр инде бик нечкә.

Өзелеп китәр сыман бераз тартсаң

Эләгеп торадыр күк ул көчкә.

Ара-тирә хәбәрләшеп тору

Кирәктер ул якын дусларга,

Мәктәп сукмакларын бергә үткән

Җанга якын сабакташларга.

Ун-унбиш ел элек сагынышып

Күрешә идек бергә җыелып,

Юбилейлар бергә үтә иде

Заллар тора иде гөр килеп.

Хәер, байтак еллар үтелгән шул,

Матур яшьлек калган еракта.

Тик шулай да очрашасы иде

Җыелыйк бер туган төбәккә.

Яшь чагында башка идек дибез,

Сизелмәгән артык мәшәкать,

Тормыш гөрләп торган, ашкынганбыз

Яшәүләре булган бик рәхәт.

Тик уфтанмыйк, дуслар, яшибез бит,

Әле безнең гөрләп яшәр чак.

Тормыш тәҗрибәсе җилкәләрдә

Матур булыр безнең киләчәк

Фото hostingkartinok.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев