Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Тукай районы Калмия авылында Әнисә Сабированың юбилеен билгеләп үткәннәр

Сабирова Әнисә апа Әхмәтгәрәй абый белән Фатыйма апаның икенче баласы булып 1942 елның март аенда дөньяга килгән, семьяда 6 бала үскәннәр. 1975-1982 елларда "Искра" колхозы рәисе булып эшләгән Калмия авылы кызы. Хезмәт стажы 44 ел, ул хезмәт юлын бозау-сыер караудан башлаган, экономист, партком секретаре, зоотехник, авыл советы рәисе булып эшләгән....

Сабирова Әнисә апа Әхмәтгәрәй абый белән Фатыйма апаның икенче баласы булып 1942 елның март аенда дөньяга килгән, семьяда 6 бала үскәннәр. 1975-1982 елларда "Искра" колхозы рәисе булып эшләгән Калмия авылы кызы. Хезмәт стажы 44 ел, ул хезмәт юлын бозау-сыер караудан башлаган, экономист, партком секретаре, зоотехник, авыл советы рәисе булып эшләгән. Әнисә апа хатын-кыз булуына карамастан бер эштә дә сынатмаган бик тырыш, таләпчән булган. Ул эшләгән вакытта колхозда 1500 баш савыла торган мөгезле эре терлек таналар, бозаулар, дуңгызлар, атлар, тавык, куян, сарык фермасы, 700 колхозчы белән идарә иткән Әнисә апа. Ул елларда төзелештә бик алга киткән 100 башлык 8 сыер сарае, машина паркы, мәдәният йорты (хәзергесе вакытта да шул бина) төзелгән. Сабирова Әнисә апа 75 яшь тулды. Хәзерге вакытта сеңлеләре белән дус тату гомер кичерә Әнисә апа. Мәктәп укучылары:, бик күп җыр бәйгеләрендә җиңгән Данил, Азалия, Айзилә (үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр), ветераннар советы рәисе Кашбелов Назыйф абый, "Киңәш" клубы җитәкчесе Кашбелова Гөлбостан апа, китапханәче Энҗе белән өйләренә барып котлап кайттык, дип хәбәр итә Калмия мәдәният йорты директоры Л. Сәхипҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев