Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Туган җиргә мәхәббәт

Моннан 72 ел элек, 1949 елның 23 июнь иртәсендә, Хужи авылында дөньяга бер кызчык аваз сала. Даларес дип гадәти булмаган исем куярга ниятлиләр аңа. Ә бер көн алдан, 22 июньдә, гаилә әти кешенең больницада үлүе турында хәбәр алган була. Бәхеткә, әлеге хәбәр чынлыкка туры килми – туганнар ярдәме белән нәни кызчыкның әтисен Тарловка шифаханәсеннән Хужига алып кайталар. Ләкин Мөхәммәтша урын өстенә кала һәм шул ятудан бөтенләй тора алмый. Сугышта алган яраларыннан ул 1954 елда вафат була. «Хәтерлим, әти бик тиз шабыр тиргә бата һәм бик тиз туңа иде. Мин ул туңмасын өчен калай мичкә утын өстәп тора идем», – дип искә ала Даларес ханым ул елларны. 

Даларесның әнисе башлангыч сыйныфларны укыта, шулай ук аның апасы була. «Ул чактагы авырлыкларны язып та, сөйләп тә бетереп булмый. Ашарга ризык, кияргә кием, ягарга утын юк. Балачак алабута, күгәрчен ите, кәҗә сакалы, черегән бәрәңге, какы ашап үтте. Әле дә ярый шулар булган, 70 яшькә кадәр яши дә алмаган булыр идем. Әни пенсиягә 55 яшьтән чыкты. 5 сум пенсия ала иде. Мин Минзәлә педучилищесына укырга кердем. Анда тройка форма сорыйлар, баян, пианино кирәк. Ипи алырга акча юк, ничек алыйм инде мин аларны?» – дип ачынып сөйли ул. 
Минзәләдәге укуын калдырып кайтырга мәҗ-бүр була кыз. Эшкә керә. Ул вакытта интернат-мәктәпнең ачылган гына чоры була. Шунда урнаша. Киләчәктә югары белем кирәген яхшы аңлап, Даларес ханым Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга керә, рус һәм татар теле белгече буенча диплом ала. Бу вакытта инде аның тормыш корган, ике кыз бала үстергән чагы була. Балаларны үстерергә кайнанасы булыша. Ире Гариф Сәйфиев – Хуҗи авылы егете, беренче космонавт Юрий Гагаринның шоферы. Гарифы белән бергә узган тормыш юлын Даларес ханым жылы хисләр белән искә ала. Кызганычка каршы, 2003 елның 18 мартында ул Гарифын соңгы юлга озата. 
Кайнанасы турында да бары тик яхшы истәлекләр генә саклый ул. Аның ярдәме белән эшендә югары уңышларга ирешә Даларес ханым. Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, медальләр, югары категорияле укытучы, хезмәт ветераны исемнәре ала ул. 
Мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыта, бик күп еллар тәрбия һәм уку-укыту эшләре буенча урынбасар булып та эшли. Даларес ханым гомере буе телгә мәхәббәт тәрбияли.
Бүген Даларес Мөхәм-мәтша кызы Теләнче Тамак авыл җирлегендә бик олы эш алып бара. «Туган авылым Теләнче Тамак» дип аталган проект эшендә актив катнаша. Авыл тарихы, якты эз калдыручы авылыбыз кешеләре турында видеоязмалар әзерләп, интернет челтәрендә киң тамашачыларга тәкъдим итә. Бу эшендә аңа мәдәният хезмәткәрләре ярдәм күрсәтә. 

Гөлназ Кәлимуллина,
Теләнче Тамак авылы баш китапханәчесе.

/ Фото Гөлназ Кәлимуллинадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев