Үткәннәрнең якты маягы
Һәрвакыт тыныч холыклы, сүзләрен һәрвакыт үлчәп сөйли белүче авылдашыбыз Гатуф Гариф улы Мадъяровны Биклән авылында белмәгән, күрмәгән, ишетмәгән кеше юктыр. Чөнки ул гомер-гомергә кеше арасында булды, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәде. Гомер аты бигрәк тиз чаба икән, Гатуф абыебыз да быел олуг гомер бәйрәмен - 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Аны авылдашыбыз дип әйтергә тулы хакыбыз бар дип уйлыйм. Гатуф Гариф улы 1938 елның 1 апрелендә Чаллы районының Бакчасарай авылында Гариф белән Рәкыя гаиләсендә баш бала булып туа. Сөенче алучыларның сүзенә ышанмаучылар, алдау көнне шаярталар дип кабул итүчеләр дә булган әле. Әтисе сугышка киткәндә кинәт сукырайган әнисенең төп ярдәмчесе булып калган ул, аның белән каравылга йөргән, үзе кечкенә генә гәүдәле булса да, бөтен авыр йорт эшләренә булышкан. Сүз уңаеннан әйтү урынлы булыр: бер бабалары Әхмәтгәрәй бабай 5 улын сугышка озатып, 3се фронтта һәлак булган, икенче бабалары Хәйрулланың 3 солдатка озаткан улыннан берсе генә әйләнеп кайта. Сөенечкә каршы, әнисе Рәкыя апаның күзенә операция ясап, аның күзләре күрә башлаган.
Башлангыч мәктәпне Бакчасарайда тәмамлап, IV сыйныфка Биклән урта мәктәбенә күчкән. Менә шуннан башлана инде Гатуф абыйның безнең авыл белән бәйләнеше. Кечкенәдән эшкә бик үҗәт, тырыш бала була ул. Шуны сизеп, колхоз җитәкчеләре аны ныклап эшкә тарта. Гаиләгә ярдәм дә булыр дип, бер ел мәктәпне ташлап, бухгалтер ярдәмчесе булып эшли. Бәхеткә каршы, сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан әтисе аны киредән мәктәпкә - парта артына укырга кайтара. 1956 елда урта мәктәпне тәмамлап, тагын колхозда төрле эшләрдә эшли. 1959-1961 елларда Совет Армиясе сафларында союздаш Таҗикстан Республикасында шофер булып хезмәт итә. Туган якларына исән-сау әйләнеп кайтканнан соң, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Укуын тәмамлау алдыннан сөлектәй ир-егет үзләре авылының ул вакыттагы данлыклы «Молотов» исемендәге колхоз рәисе Хуҗи Мәрдиев кызы Люция белән 28 яшендә тормыш корып җибәрә. Бу 1966 елның 1 Май бәйрәме була.
Институтны тәмамлап, Биклән авылына эшкә кайта һәм алар гаилә белән төпләнеп, Бикләндә яши башлыйлар. Матур, тату, озын гомер юлы үтеп, ике сөю җимешләре үстерәләр. 1967 елда дөньяга килгән олы кызлары Роза - Яр Чаллы педагогия институтын тәмамлап, шул юнәлештә 29 ел эш стажы туплаган тәҗрибәле педагог. Улы Рөстәм Кама автомеханика техникумын тәмамлап, 29 ел инде «КамАЗ»ның двигательләр заводында роботлар көйләүче булып эшли. Инде балалар күптән башлы-күзле, сөеп туймас 5 оныклары бар. Алар балаларында кече яшьтән үк хезмәткә мәхәббәт тәрбияләп, чын кешеләр итеп үстергән авылдагы иң үрнәк гаиләләрнең берсе. Люция апа бик төпле акыллы, сабыр, итагатьле ханым. Аның йортта оста хуҗабикә икәнлеген, алтын куллары турында авылда ишетеп-белеп торабыз. Алма агачыннан ерак китмәгәндәй балалары да бик тә тынгысыз, максатчан, тәрбиялеләр. Кызлары Роза инде менә ничәмә-ничә еллар Биклән урта мәктәбенә кыз балаларга инә, җеп тотарга, тәмле ризыклар пешерергә, бәйләргә, чигәргә өйрәтә.
Гатуф Гариф улының үткән юллары, басу-кырларга салган сукмаклары тирән эзле. Әйткәнемчә, ул һәрвакыт кеше арасында булды. Бер генә кешегә дә каты бәрелмәс, аңлатканда да елмаеп кына аңлатыр. Дистә елга якын Биклән авыл советы рәисе булып эшләү дәверендә дә ул беркем белән дә ачуланышкан кеше түгелдер. Эш булгач, андый хәлләр булса да, ачу саклап йөри торган, мәкерле җитәкче булмады ул. Аның хезмәт кенәгәсендә бары тик дүрт-биш рәт язу: «Чкалов» колхозында баш инженер, партоешма секретаре (1967-1987), баш энергетик (1987-1989), авыл советы рәисе (1990-1999), торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе (2000-2002).
Җитәкче даирәләрдә эшләгән елларында ул өенә кайтып кермәде дисәң дә була. Әмма гаиләдә ул һәрвакыт көтелгән олы хуҗа, аның әйткәне закон һәм әлегә бу нәсел кануннарын бозарга җыенган бер генә кеше дә күренми. Авылда да ул эшләгән елларда бер кешегә авырлык салмады, әмма авылда, аңа карап ямьсезләнеп, кеше көлдереп йөрүчеләр булмады. Биклән авылы гөрләп торды, бикләнлеләр сынатмадылар: колхозда дисәң - терлекчеләр, игенчеләр, тракторчылар, комбайнчылар, сыер савучылар; урман хуҗалыгында дисәң - урманчылар; мәдәният хезмәткәрләре дисәң - авыл үзешчәннәре, клуб хезмәткәрләре, китапханәчеләр; сәламәтлек сагында торучы ак халатлы шәфкать туташлары, тәрбиячеләр, халыкка хезмәт күрсәтүче - сатучылар һәм башка өлкәдә хезмәт куючы авыл сәнагате хезмәткәрләре Биклән авылы данын гел югарыда, үрдә тоттылар. Әлбәттә, бу уңышларда Гатуф Гариф улының өлеше зур булды! Хәзер дә авыл аксакаллары арасында мондый абруйлы шәхес булу безнең өчен зур дәрәҗә. Кем генә дисеңме, кем нинди гозер белән килсә дә, берсен генә дә кире бормый Гатуф абыебыз.
Инде без, бикләнлеләр, үз чиратыбызда аңа тынгысыз хезмәте, авылның йөзен, тормыш-көнкүрешен гел яхшы якка үзгәртергә тырышуы, бу юнәлештә армый-талмый хезмәт куюы өчен рәхмәт әйтәбез. Тырыш, гадел авылдашыбызга зур рәхмәтләребезне җиткереп, аның һәрчак безнең арада булуын, саулыкта-сәламәтлектә, тигезлектә, рух күтәренкелеге белән көн күрүен теләп калабыз. Гел авыр юлларны сайлап гөлбакчалы гомер көзләренә килеп чыккан бу мөлаем агайны күргәч, менә бит ничек матур яшәгән, йөз матурлыгын да, күңел сөйкемлелеген дә югалтмаган, дип сокланасың. Ә мондый кешеләрнең безнең авылда булуы бермә-бер сөенеч, алар бит үткәннәребезнең якты маягы! Ә маяклар күбрәк булган саен алга юллар яктырак була.
Рәзинә Сәетгәрәева,
ТР Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, ТРның Журналистлар берлеге әгъзасы, шагыйрә.
Фото Роза Әхмәтҗанова тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев