Теләнче Тамактан Сәфиуллиннар: «Ташламалы бәя булганда газетага тиз арада язылып калырга ашыгабыз»
5-15 октябрьдә «Якты юл» («Светлый путь») газетасына 2018 елның беренче яртысына ташлама белән язылу мөмкинлеге бирелде. Бу вакыт аралыгында абунәчеләр район басмасына 594 сумнан языла ала. Тулы бәя - 660 сум. Җомга санын гына алган очракта 491 сум 40 тиен түләргә туры киләчәк. Ташламасыз бәя 546 сумны тәшкил итә. Теләнче...
- Район газетасына иң беренче эш итеп язылып куябыз, кызым, - дип сөйләп китте Алсу апа. - Аннан башка яшәешебезне күз алдына китерә алмыйбыз. Бөтен район яңалыкларын, булачак чаралар, кызыклы шәхесләр турында язасыз бит. Әле менә безнең турыда да язарсыз дип һич уйламаган идем?! Без бит артык «әллә нинди» кешеләр түгел, - дип үзенә күрә бер самимилек белән әйтеп куя әңгәмәдәшем. Сүз иярә сүз чыгып, Сәфиуллиннар гаиләсенең 25 елдан артык район басмасын берөзлексез алып барулары турында белдем.
- Кеше аңларлык, рәхәтләнеп укырлык итеп язасыз бит бөтен мәкаләләрегезне. Килгән сорауларга да җаваплар бирәсез. Авыл хуҗалыгында барган яңалыкларны да сезнең басма аша укып белеп барабыз. «Якты юл»ны алмасак, ул яңалыкларны кайдан белер идек? Район тормышыннан хәбәрдар булып яшисе килә бит! Районда башка мәгълүмат чарасы юк. Ә мин гомер гомергә күп итеп газета-журналларга язылдым, укырга яратам. Дөрес, соңгы арада күзләрем начар күрә. Аңа карамастан, сезнең газетаның һәр битен, бер хәрефен дә калдырмыйча, укып чыгам. Без хәзер Бәһҗәт абыең белән икәү генә яшибез. Ялларда балалар, оныклар кайта. Алар да әле районда нинди яңалыклар бар икән дип, шул газетага үреләләр, - дип тезеп китте Алсу апа. Шундый сүзләрдән соң канатланып киткәндәй буласың. Димәк, безнең хезмәт бик кирәкле, безне яраталар, газетаның һәр санын зарыгып көтеп алучылар бар. Минем елмаеп торганымны Алсу апа да сизде кебек: «Бик әйбәт газета чыгарасыз, куанып торам, рәхәтләнеп укыйм», - дип өстәп куйды.
Сәфиуллиннар икесе дә шушы авыл җирлеге кешеләре. Урта мәктәпне дә Теләнче Тамак авылында тәмамлаганнар. Алсу апа бухгалтерлык курсларында укып чыккан. Аннары исә ипи пешерү цехында шул һөнәре буенча эшләгән. Лаеклы ялга чыкканчы «Мәгариф» колхозында бухгалтер булып хезмәт куйган. Бәһҗәт абый гомере буе машина руле артында. Башта олы йөк күтәрешле машиналарда колхозда ашлык ташыган, күп еллар дәвамында сөт ташу машинасында эшләгән. Икесе дә - Теләнче Тамак җирлегенең хөрмәтле өлкәннәре. Яшьләре дә 70тән артык.
- Нинди генә эш эшләсәк тә, аны җиренә җиткереп эшләргә тырыштык. Хезмәтебез авыр булса да, аннан зарлануны белмәдек. Алай дисәң, безнең чор кешеләренә авырсыну, уфтану гел ят нәрсә - зарлану уебызда да юк иде, - диләр Сәфиуллиннар. Алар белән сөйләшүдән шуны аңладым: тормышларыннан канәгать булып гомер итә бу күркәм гаилә. Балаларының, оныкларының, туган-тумачаларының ялларда авылга кайтуларын зарыгып көтәләр, бергә-бергә йорт эшләрен карыйлар, рәхәтләнеп гөрләшеп ял итәләр.
Газетаны басмага әзерләгәндә, Теләнче Тамак авылының почта бүлеге мөдире Гөлсинә Шәйхетдинова белән телефон аша элемтәгә кердек. «Хәзерге вакытта «Якты юл» газетасына тулы куәткә язылу бара. Почта бүлегенә килгән кешеләргә яздыру кампаниясе, ташламалы язылу турында сөйлибез. Почтальоннар да өйдән-өйгә йөреп халыкны вакытлы матбугатка яздыралар», - диде безгә Гөлсинә Салихҗановна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев