Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Теләнче Тамакта яшәүче Мөзәкирә Мусина 90 яше белән котларга килүчеләрне капка төбендә колач җәеп, биеп каршы алды

- Аллага шөкер, балалар, барыгызны күрдем, йөрәк урынында түгел, 90 яшь - бу көннәрне күрермен дип уйламаган да идем. Без, сугыш елларын кичергәннәр, авырлыкны күп күрдек, шушы көннәрне күрергә насыйп иткәнгә Ходайга рәхмәт укыйм! - дип, кулларын як-якка җәеп, сәламләде безне капка төбенә үк чыгып, Мөзәкирә апа Мусина. Гармун күтәреп...

Мөзәкирә Әхмәт кызы Теләнче Тамак авылының Колхоз урамында шушы нигездә нәкъ 90 ел элек дөньяга аваз сала. 14 яше тулар-тулмас колхозга эшкә чыга. Шуннан бирле кул кушырып утырганы юк. Ул гел хәрәкәттә. Бу буын тиңдәшсез батырлык күрсәтеп, тылда фронт тотты, Ватан сугышы, аннан соңгы хуҗалыкны торгызудагы авырлыкларны үз иңнәрендә күтәрде. Ач, ялангач килеш Җиңү өчен дип эшләделәр. Мөзәкирә апа урман кисүдә күргәннәрен хәзер дә тетрәнеп искә ала. «Түбән Кама ягындагы бөтен урманнарны кисеп бетердек, ул вакытта поездлары да утын ягып йөртешле иде бит», - ди ул. Ныгыр-ныгымас кыз балаларга ирләр дә күтәрә алмаслык авыр эшләрне башкарырга туры килә. Әмма бу михнәтләр рухын сындыра алмый. Мөзәкирә әбекәйнең тормышны, кешеләрне ихлас яратканы сизелеп тора. Ил өстенә килгән, чордашлары өлешенә тигән шушы сынаулар чыныктыра аларны, яшәүнең, хәзерге тыныч, мул тормышның кадерен белә бу буын. Мөзәкирә апа да бүгенге көненә шөкер итеп, ихлас рәхмәтләрен укый. Озын гомеренең һәр мизгелен кадерләп искә ала.

Ире Яхъя белән 3 ул тәрбияләп үстерәләр. Бер улы вафат инде, җәмәгатенең гүр иясе булуына да 17 ел. Мөзәкирә әбекәй бүген туган нигезендә үзе генә гомер итсә дә, ул ялгыз түгел. Ике улы - Фәим һәм Мөнәвир, инде үзләре дә чал чәчле ир-атлар. Тормышта үз урыннарын тапканнар, җирдә нык басып торалар. Икесе дә спорт мастерлары, Мөзәкирә әби алар белән ихлас горурлана. Әниләрен котларга алар гаиләләре, балалар, килен-кияүләре белән бергә кайтканнар иде. Туган көндә генә түгел, балалар, оныклар, атна саен кайтып, ихатадагы эшләрне карап, әниләрен кайгыртып торалар. Монысы да олы бәхет.

Мөзәкирә апа үзенең күркәм юбилеен апасы - 93 яшен ваклаучы Мосаллия һәм сеңлесе Тәгъзимә апа янәшәсендә каршылый. Сөбханалла, өчесе дә нык, күркәм акылда. Үзләрен үзләре кайгырталар. Мосаллия апа күршедә генә яши икән. Апалары артыннан туксанга якынлашучы Тәгъзимә апа Түбән Кама районы Кызыл Чишмәдә гомер итә.

Мөзәкирә Мусинаны күркәм юбилее белән котларга район башлыгы Васил Хаҗиев килде. Ул ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Телеграммада илбашы ветеранга ил-көнгә бирелгәнлеге, сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен рәхмәтен белдерә. Васил Гариф улы да олуг затны юбилее белән ихлас котлап, ил алдындагы риясыз хезмәте өчен рәхмәт әйтте. «Син безгә яшәү өлгесе, хәерле гомер телим», - диде ул. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов Мөзәкирә апага авылдашлар исеменнән иң изге теләкләрен җиткерде. Сәетнур Шәймәрдәнов юбилярны ветераннар исеменнән тәбрикләде.

- Мөзәкирә апа сәхнәдән төшмәде. Авылның җәмәгать тормышында кайнап яшәде. Эшен ихлас яратып, бирелеп эшләде. Күңеле матур, тормыш сөючән, ярдәмчел, рухы көчле. Шуңа да, безне сокландырып яшәргә, Ходай аңа озын гомер биргән. Сәламәтлек телим, гел аягыңда йөр, гөрләп яшә, Мөзәкирә апа! - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев