Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Татар хатын-кызы

Саимә Шаһинур кызы Хөсәенованы Биклән халкы хөрмәт итә. Яшәү рәвеше, хезмәте белән күпләргә үрнәк булганга. «Кешенең кем икәнлеген белергә теләсәң, күршесеннән сора», – дигән гыйлем иясе. Озак еллар күршесе буып яшәгән Рәзинә Сәетгәрәева Саимә апа хакында: «Ата-ана, ир, бала, күрше хакларын хаклап яши торган кеше. Флүр абый белән тату гомер кичерделәр. Авыл халкы арасында ихтирам казандылар», – ди. 

Йөртә безне язмышлар

Шәҗәрә агачының тамырлары көчле Саимә ханымның. Әнисенең әтисе Фәрхетдин Гыймазов Мамадыш районы Арташ авылында мул-җитеш тормыш корып яшәп ятканда репрессиягә эләгә. Фәрхетдин ага белән Әсма ханымның хәләл көч куеп тапкан бар байлыгын тартып алалар, хәлле тормыштан берни калмый. Ишле бала белән кара мунчада көн күрүне күңеле белән дә, акылы белән дә кабул итмәгән Фәрхетдин ага тәвәккәлләп гаиләсе белән Иркутск якларына – озын, авыр сәфәргә чыга. Ул заманда җир чите сыман тоелган урында өр-яңадан тормыш башларга – яңа урында нигез корырга уйлый. Алтын куллы балта остасы курчак өедәй йорт сала, каралты-кура тергезә.  
– Фәрхетдин бабам-ның карчыгы Әсма әбием чибәр, мөлаем кеше иде, озын толымнары күз алдымда тора. Мин дә әбием мирасын – озын толымымны кисмәдем», – ди Саимә ханым. 

Тәвәккәл таш ярыр

Саимә менә шул Иркутск өлкәсендә дөньяга килә. Инде җитү кыз булгач күңеле тарихи ватанына тарта – Әлмәт районы Актүбә поселогына кайта ул. Шуннан соң Иркутск ягында яшәп калган әнисе һәм барлык туганнары да Татарстанга күченә. Саимә ханым 1974 елда олы кызы Нурия белән Бикләнгә яшәргә килә һәм терлекчелектә эшли башлый. Сыер савучы Саимә белән Чкалов колхозы тракторчысы Флүр Хөсәенов матур гаилә коралар. Кызлары Диләрә, уллары Дамир туа. 
– Каенанам Фәрхедоһа белән белән каенатам Галимҗан миһербанлы кешеләр иде. Бик тату яшәдек. Үзем дә, алардан үрнәк алып, киленем Ләйсәнгә яхшы каенана булырга тырышам. Дамир улымның өч баласын тәрбияләргә булышам. Улым төп нигездә матур итеп йорт салды. Аларның хуҗалыгында быел да каз-үрдәкләр, бройлер чебешләре алып үстердем. Ирем гаилә җанлы булды. Эштән арып кайтса да балалар белән уйный-шаяра иде. Борыныннан кан киткәнче эшләде, ул сөргән-тырмалаган, эшкәрткән басу-кырларны исәпләсәң-санасаң! Очына чыга алмассың. Авыл халкы да Флүрне сагынып искә ала, – дип сөйли Саимә апа. 
– Мин тугыз балалы гаиләдә икенче идем. Берәр эшкә тотынсам төбенә тоз салмыйча туктамый торган гадәтем балачактан ук килә. Җентекләп, бөртекләп эшләргә яратам. Кара эшне дә, агын да бердәй яратып башкардым. «Син апаңнан да уздырасың. Бәләкәй генә булсаң да, чат ябышып эшлисең», – диләр иде өлкәннәр. Эш яраттым гомерем буена. Шуңа да пенсиягә чыккач та эшләдем. Кырык ел сыер савып, авыр хезмәткә күнегелгәнгәме икән, берүзем ашханәдә дә эшләдем. Иртәнге биштән барып аш-су әзерлим. Табак-савытын да, идәнен дә юам. Беренче-икенче ашлар әзерләгәндә яшел тәмләткечләр, яшелчәләр салып пешерсәң тәмле була бит ул. Шуңа үземнең җир кишәрлегендә үскән кишерен-бәрәңгесен, яшел суганын, укробын-петрушкасын алып бара идем, – ди уңган ханым. 
Тырышлык, булганлык сыйфатлары да нәселдән киләдер, күрәсең. Саимә ханыма хатын-кызларга хас гүзәллек белән көчле ир-егетләрдә була торган ныклык хас. Ул йөз-кыяфәте белән әбисенә тартса, тәвәккәллеге ягыннан беткәнче бабасына охшаган. Сыер савучылар ярышында «Чкалов» колхозы данын яклап районда гел беренче урыннарны алган. Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары һәм чәй сервизы, сәгать ише бүләкләре чутсыз. Бер бәйге аның күңелендә аеруча нык саклана. 
– Рязань өлкәсе «Есенин» совхозында сыер савучыларның һөнәри осталыгы буенча бөтенроссия ярышы булды. Безнең республикадан икәү генә бардык. Ярышта 180 кеше арасында өченче урынны алдым. Ул чорда «Чкалов» колхозы зоотехнигы Әхсән Хәмәдиев тирә-якта яхшы дан алган белгеч иде. Кешелекле, ярдәмчел остазыма гомер буе рәхмәт укып яшим. 1970-1982 елларда колхоз председателе булып эшләгән Рәфикъ Ямалеев кешелекле, булдыклы җитәкче булып күңелебездә калды. Таләпчән булды, үз үрнәгендә колхозчыларны тәрбияләде ул. Кул белән сыер сауган авыр елларда хезмәтебезне җиңеләйтү өчен барысын да эшләде. Ут сүнгәч тирес чыгара торган транспортер эшләми, сыер савучыларның эше бермә-бер арта. Шундый чакларда Рафикъ абый, бөтен кеше аны Ямалеев абый дип йөртте, үзе сәнәк тотып тирес чыгарырга булышып йөри иде. Һәр елны төрле өлкәләргә, республикаларга сыер савучыларның һөнәри бәйгесенә бара идем. Ямалеев абый уенын-чынын кушып: «Саимә, беренче урынны ала гына күрмә. Син китсәң нишләрбез», – дип күңелемне дә күтәрә иде. Канатланып эшлисең бит ул җитәкчең эшеңне бәяли белсә.
Хезмәт ветераны Саимә Хөсәенова һәр елны алдынгылар слетының кадерле кунагы була. Шуның өстенә, «Хәтфә» фольклор ансамбленең алыштыргысыз артисты да. Табигый матур тавышы, озын толымнары белән сәхнә түрен бизи – җырлый да, бии дә ул. Кызлары Нурия белән Диләрә, төп нигезне яшәтүче улы Дамир, кияүләре-килене, алты оныгы өчен Саимә ханым иң кадерле әни, сөйкемле әби. Бу – язмыш бүләге. 
Матур итеп олыгаеп килүче чып-чын татар хатын-кызы нинди була ул дигәндә, яшьлек гүзәллеген җуймаган, көр күңелле, тормыштан тәм табып яшәүче Саимә Хөсәенованы ике дә уйламыйча мисалга китерергә була. Бу – бу олы бәхет.

/ Гаилә архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев