Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Ташкичү авылында иҗат итүче шагыйрә әби

Ел әйләнәсендә без Мусабай-Завод авыл җирлегендә азмы-күпме каләм тибрәтүче, шигырьләр язучы авылдашлар белән әңгәмәләр, очрашулар үткәрдек. Бүген исә үзебезнең җирлектә, Ташкичү авылында яшәп иҗат итүче Мәсһүдә Кәлимуллина турында язарга алындым.

- Мин 1927 елның 28 ноябрендә Мусабай-Завод авылында дөньяга килдем, - дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. - 14 яшь тулгач ук колхоз эшенә чыктым. Ат җигеп сабан сөрдем, үгез җигеп тырмаладым. Буйга җиткәч, Зәй районы Кәрәкәс авылы егете Хәсән Сәлиховка кияүгә чыктым. Бергәләп Пермь якларында 10 ел эшләдек. Шунда ике балабыз Әлфия белән Рәис дөньяга килде. Кызганычка каршы, малаем кыска гомерле булды, 3 яшенде үлеп китте. Ирем дә вафат булды. Шуннан соң үз якларыма, Мусабай-Завод авылына кызым белән кайттым. Май заводында, мәктәп ашханәсендә, авыл үзидарәсендә эшләдем. Хәзерге вакытта Ташкичү авылында, кызым Әлфия һәм киявем Әнәс тәрбиясендә яшим. Миңа озакламый 88 яшь тула, - ди Мәсһүдә апа. - 1978 елларда, 50 яшь тулгач, беренче шигырем «Айдарым» туды. Бер вакыт шулай телевизордан космонавт Валентина Терешкова турында ишеттем, шуннан күңелемдә кинәттән генә тагын бер шигырем барлыкка килде. Соңыннан исә «КамАЗ» турында яздым, «Авылым тупыллары», «Мусабаем» исемле шигырьләрем һәм башкалары бар.

Шунысы куанычлы: Мәсһүдә апа һәрбер шигырен яттан белә, аларны сәнгатьле итеп сөйләп тә бирә ала. Мин, үз чиратымда, авылдашыбыз Мәсһүдә апа Кәлимуллинаның барлык шигырьләрен бергә туплап, бер альбом ясарга булдым. Шундый иҗади авылдашыбыз турында белеп торсыннар, аның шигъри үрнәкләрен китапханәдән алып укысыннар иде, дип хәбәр итә Ташкичү авылының китапханә мөдире Светлана Мөхәммәтнәбиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев