Тарихка кергән якташыбыз
Татарстан автономияле совет социалистик республикасы оешуның 100 еллыгын билгеләп үтәбез. Аның тарихында безнең төбәктән чыккан шәхесләрнең дә лаеклы урыны бар. Аларның исемнәре барланырга, сакланырга тиеш. Бүгенге язмабыз яшь совет республикасында балалар һәм яшьләр хәрәкәтен кузгатуда башлап йөргән һәм туган иленә гомере буе тугры хезмәт иткән якташларыбызның берсе Әхмәтзөфәр Кормашев турында.
Кормашев фамилиясе безнең өчен ят түгел. Заманында колхоз рәисе, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, коммунистлар партиясенең Тукай, Алабуга район комитетлары беренче секретаре, «Кама» агрокомплексының генераль директоры булып эшләгән абруйлы кеше Йолдыз Кормашев турында беләбез. Шушы нәселнең тагын бер күренекле вәкиле – исеме бөтен республикага билгеле фотограф, байтак еллар «Ватаным Татарстан» газетасында эшләгән Мидхәт Шакирҗанов. Ул исән чагында үз нәсел шәҗәрәсе вәкилләре, шул исәптән бертуган абыйсы Зөфәр Кормашев турында мәгълүмат туплап матбугатта чыгарган кеше дә.
Мидхәт Шакирҗанов белән Әхмәтзөфәр Кормашевның бертуганнар булып та төрле фамилия йөртүләрен тарихчы Дамир Гарифуллин моннан егерме ел элек «Мәдәни җомга» газетасында басылып чыккан (1998 ел, 21 август) Мидхәт Шакирҗановка багышланган язмасында аңлатып биргән. Аларның нәселендәге байтак кеше Кормашев фамилиясен йөртә, ләкин бу аларның кайсыдыр бабасы Кормаш исемле булганнан түгел, ә бәлки чыгышлары белән Кормаш авылыннан булуларыннан килә икән.
Нәсел тамыры безнең төбәктә
Әхмәтзөфәрнең ерак бабасы Габдессәлам Минзәлә елгасы буендагы Нөркәй авылына Актаныш ягындагы Кормаш авылыннан килеп утырган. 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан өчен патша хөкүмәте аңа җир бүлеп биргән һәм Габдессәлам нәселеннән булган кешеләрнең җир өлешләре Мусабай-Завод авылында да теркәлгән булган. Әлеге мәгълүматларны тарихчы Дамир Гарифуллин югарыда телгә алынган язмасында китергән һәм шушы нәсел агачының нык кәүсәле, көчле затларга юмарт икәнлеген күрсәтеп биргән. Дин әһелләре, мәгърифәтче һәм мөгаллимнәр, каләм ияләре, хәтта шагыйрь дә булган укымышлы, алдынгы фикерле, зыялы затлардан торган бу шәҗәрәдә. Һәм аларның тамырлары шушы туфракка береккән.
Габдессәламнең Габделвахит исемле улы Биклән авылында (элекке Бәтке волосте, хәзер Тукай районы – ред.) мулла булган. Ул анда беренче мәдрәсә салдырган, шунда ир балалар укыткан. Габделвахитның улы Фазлыйәхмәт шушы авылның җәмигъ мәчетендә имам-хатыйб булып торган. Аның эшен дәвам итүче улы Шакирҗан Куадыда мөгаллимлек иткән. Шакирҗаннан туган балалар да, бабалары һәм әтиләре кебек, укымышлы, зыялы кешеләр, мәгърифәтчеләр булганнар. Шулардан берсе – Фәйзелхак. Аның унике баласы арасыннан чыккан безгә иң билгеле кешеләр – Мидхәт Шакирҗанов һәм Зөфәр Кормашев.
Яшьләр әйдаманы
Зөфәр Кормашев – яшь совет илен торгызуга өлеш керткән якташларыбызның берсе. Ул 1906 елда Югары Суыксу авылында туган. Октябрь революциясеннән соң, Теләнче Тамак мәдрәсәсендә укыган җиреннән китеп, комсомоллар хәрәкәтенә кушылган. Минзәлә һәм Казан совет-партия мәктәпләрендә укып чыккан Зөфәр Кормашевның, 17-18 яшеннән үк, ВЛКСМның Чаллы кантонында оештыручы, инструктор, бүлек мөдире буларак, беренче пионер отрядларын, башлангыч комсомол оешмаларын эшләтеп җибәрүдә әйдәп барганлыгы мәгълүм. Яшьләрне агарту, укыту өчен клублар, курслар оештырып йөргән. Аны бик еш, һәр ел саен диярлек, эшче-крестьян яшьләренең конференцияләренә, өлкә съездларына делегат итеп сайлаганнар. 1925 елда комсомолның өлкә комитеты аппаратына билгеләнгәч, Арча, Мамадыш, Спас, Бөгелмә контоннарының һәм Казан шәһәре районнарының пионер оешмаларына ярдәм оештырган ул. «Якты юл» газетасының 2012 елгы 19 январь санында Хәмит абый Мөхәммәтшин аңа багышлап (М. Шакирҗановтан алынган архив материалларына таянып) язган мәкаләсендә шул хактагы мәгълүматларны китерә.
Зөфәр Фәйзелхак улы әдәбият һәм сәнгать әһелләре белән аралашкан, үзе дә балалар өчен хикәяләр, пьесалар язган. «Яшь ленинчы» газетасын чыгаруда башлап йөргән. Редколлегия әгъзасы буларак, «Авыл яшьләре» журналын, «Кызыл яшьләр» дигән газетаны чыгаруда актив катнашкан. 1925 елда аның «Октябрь чәчәкләре» дигән җыентыгы да басылып чыккан.
Журналистлык һәм әдәби эшчәнлеген ул Ленинград электротехника институтында укыган чагында дәвам иткән. Мәскәүдә нәшер ителә торган «Коммунист» газетасының филиалын җитәкләп, әлеге басманың мәдәният һәм пропаганда бүлеге мөдире Муса Җәлил белән тыгыз элемтәдә булган, Казанда һәм Мәскәүдә аның белән еш очрашкан.
Югары белем алып, белгечлеге буенча һөнәри эшчәнлеген ул 1935 елдан Казанда Элемтә идарәсе системасында башлап җибәргән. Бөек Ватан сугышында Зөфәр Кормашев элемтә батальоны белән командалык иткән. Элемтә инженеры буларак, Сталин, Черчилль, Рузвельтның Иранда очрашуы белән бәйле вакыйгаларда катнашкан. Ә инде сугыштан соңгы хезмәт юлын тулысы белән сайлаган һөнәренә багышлаган. Байтак еллар шушы тармакта эшләп, Казан шәһәре телефон станциясе башлыгы дәрәҗәсенә кадәр үскән. Берничә мәртәбә башкаланың Бауман районы советына депутат булып сайланган. Гомере буе партия-агарту эшендә бик актив булган. 1950 еллардан башлап Казан электр элемтәсе техникумында мөгаллимлек тә иткән. Аның намуслы хезмәте «Почет билгесе» ордены һәм төрле дәрәҗәдәге башка бик күп бүләкләр белән бәяләнгән.
Әхмәтзөфәр Фәйзелхак улы Кормашев 1978 елның 27 ноябрендә вафат булып, Казанның Яңа Бистә зиратында җирләнгән.
Күмәкләшү чоры истәлеге
«Совет әдәбияты» журна-лының 1931 елгы октябрь ае санында Әхмәтзөфәр Кормашевның «Югары Үрнәк» дигән күләмле мәкаләсе басылып чыккан. Автор анда Югары Суыксу, Куады, Яңа Мусабай авылларында колхозлашу еллары вакыйгаларын тасвирлап биргән. Шул мәкаләдән кайбер өзекләрне («Якты юл»ның 2012 елгы 19 январь саныннан бераз кыскартып) тәкъдим итәбез.
«Югары Үрнәк» колхозы көндәлегеннән
...Ызанлы кырлар Куады авылында гына түгел иде. Элек җан башына чирек дисәтинә җир тия торган Югары Суыксу, берәр дисәтинә тия торган Яңа Мусабай авылының кырлары да күршесенең җиренә керергә ярата торган тирән, кәкре ызаннар белән бизәлгән иде. 1931 елның язы тирән ызаннарны трактор сабаннары белән күмде... Менә Югары Суыксу, Куады, Яңа Мусабай авыллары басуларындагы меңәрләгән ызаннар да шул хәлгә калдылар. Бу авылларның басулары хәзер ызансызландырылганнар...
Тимер тояклар, корыч тырнаклар
«Югары Үрнәк» колхозы 30нчы ел язында төзелгән. Ул чагында 18 хуҗалык булган. Бер ел тулар-тулмас, «Югары үрнәк» бөтен авылны үз тирәсенә туплый. Кешеләрен генә түгел, эш атларын да. Йөз баш эш аты хәзер «Югары Үрнәк» ат караучыларыннан көн саен өч тапкыр башак, печән алып торалар. Чаллы МТС тракторлары белән аллы-артлы бергәләшеп эшлиләр.
«Югары Үрнәк» колхозының өч чәчкече, дүрт ургычы, ике ашлык суккычы, ике салам кискече, дүрт чистарткычы, ике сепараторы бар... Шунысы бар, машиналары «чирләштерергә» ярата. «Докторга еш бару» гадәтенә өйрәнеп киткәннәр. Мәсәлән, сабан урагында алты машина эшләргә тиеш булса, өчесе генә эшләгән. Түбән Мәләкәстә урышырга барган ургычның шатуны бик «шаярган». Өч тәүлеккә биш тапкыр «шаяруы» аркасында, барысы алты гектар гына ура алган. Кооператив идарәсендә бу хакта күп сүз ишетергә була...»
...«Югары Үрнәк» колхо-зының 335 гектар арыш урагы булган. План буенча ул урак 1415 эш көнендә бетәргә тиеш булса, 1356 эш көнендә үтәлгән. Шуннан 194 гектары корыч тырнаклар – уру машиналары, 71 гектарны корыч тояклылар – тракторлар, калганын «кечкенә генә бөкреләр» – ураклар, дөресрәге, юкә аяклылар (чабаталы) хатын-кызлар урганнар».
...«Югары Үрнәк»нең сабан чәчүе – 474 гектар. Машина ура ала торган солы, бодай, тары, горчица шикеллеләре 377 гектар. Калганнары мәк, борчак, турнепс, бәрәңге, чөгендер һәм башка шундыйлар.
Сабан урагына план буенча 1836 эш көне куелган, «Югары Үрнәк»леләр: «Безгә 1491 эш көне дә җитәр», – дигәннәр. Шулай итеп, план 123 процентка үтәлгән. Янәшәдәге колхозларга караганда, сабан урагы 6 көн элек беткән. 10 август көнне, элеккеге мәчет, хәзер колхоз идарәсе йорты, манарасы яртылаш өзек бина янында, колхозчылар җыйналышып, «Югары Үрнәк» сабан урагын бетерде, дип рапорт биргәннәр.
...Хуҗи Дәүләтов бригадасы 8 августка 8,5 гектар көлтә бәйләү заданиесен план буенча 26 эш көнендә бетерергә тиеш булса, 12 кеше бер көндә бетереп, планны 230 процентка үтәде. Сабан урагында беренче бригада планны 128 процентка, икенче бригада 127 процентка үтәде. Арыш урагын план буенча 178 эш көне урыннына 145 көндә бетерделәр.
– Без эшне планнан алда бетердек, җитмәсә, өмә ясап, Яңа Мусабай авылы колхозына 9 гектар солы, 15 гектар арыш урдык. Буксирга алып, эш башыннан эшләүне ничек кертергә кирәклеген күрсәттек, – диләр югары суыксулылар.
Язма Югары Суыксуда яшәүче хезмәт ветераны Наис Сайфетдинов ярдәме белән әзерләнде.
/ Фото язма героеның гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев