Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Тарихта лаеклы урыны бар

Бөтен гомерен җәмәгать тәртибен саклауга багышлаган, гади милиционердан хезмәт баскычларыннан күтәрелә барып, районның Эчке эшләр бүлеге башлыгы булып эшләгән подполковник Николай Михайлович Березинны авыл халкы яратып, үз итеп язучы Вил Липатовның «Авыл детективы» әсәренең төп герое милиция вәкаләтлесе Федор Анискинның тынгысызлыгын, һәр эштә үз өлеше, катнашы булуын исәпләп, «үзебезнең Анискин»...

Минзәлә районы, Яңа Коноваловка авылы егете Николай армия хезмәтен үтәп кайткач, авылда озак юанмады, аны эшкә милиция бүлегенә чакырып алдылар. Ул авыл халкының холык-фигылен яхшы белә, кемнең кем икәнлеген сүз сөрешеннән, күз карашыннан ук аера белә. Татар агае белән татарча, мари белән марича сөйләшә, тиз арада үз кешегә әйләнә иде. Бу сыйфатлар аңа теге яки бу җинаять эзенә төшәргә, җинаять кылучыны үз вакытында ачыкларга ярдәм итте. Әйтик, КамАЗ төзелешенең беренче елларында Чаллыга һәм районга күп кенә чит кешеләр килде. Арасында кеше талау, кеше үтерүчеләре дә очрады. Николай Михайлович бер вакыйганы тетрәндергеч итеп сөйләде. Бу хәл Круглое Поле бистәсендә килеп чыга. Көз көне иртән эшкә барышлый тимерьюлчылар юл кырыенда канауда ир кеше мәете күрәләр. Бу хакта милиция бүлегенә хәбәр итәләр. Ишетү белән җитди җинаятьләр тикшерү башлыгы Николай Березин берничә хезмәткәр белән җинаять урынына китә. Мәетнең кемлеген, ничек үтерелгәнен ачыклыйлар. Бу төзүче-инженер була. Җиңел машинада эшкә чыккан. Әмма машинасы юк. Оперативниклар аны янәшәдәге урман эчендә ватык хәлдә күрәләр. Кабина эчендә кан таплары. Березин мәсьәләне күз алдына китергәч, туп-туры шәһәр хастаханәсенә китә. Анда дөрестән дә автомашина һәлакәтендә җәрәхәтләнгән егетне китерүләрен әйтәләр. Палатага керүгә, Николай Михайлович каршында күптәнге танышы, караклык өчен берничә тапкыр җаваплылыкка тартылган җинаятьче егет басып тора. «Син, бәдбәхет, кеше үтердеңме?» - дип сүз башлауга, җинаятьченең аклану сүзе калмый. Җинаять кайнар эздән ачыклана. Николай Михайловичның эш практикасында КамАЗ машиналарын урлаучыларны эзләп табу да, кибет караклары эзенә төшү дә, авыл әбисенең сарыгын урлаучыларны тоту кебек күп вакыйгаларны китерергә мөмкин булыр иде. Үзенә тапшырылган һәр эшне намус белән башкаруы өчен күп бүләкләр иясе булды. «Татарстан Республикасы Эчке эшләр Министрлыгының мактаулы хезмәткәре» исеменә ия булуы белән аеруча горурланды.

Район Эчке эшләр бүлеге тарихында Николай Березин исеме лаеклы урынны били. Тукай Эчке эшләр бүлеге 1976 елның 1 июненнән эшкә керешә. Аның беренче җитәкчесе итеп Чаллы шәһәре Эчке эшләр бүлегеннән милиция подполковнигы Александр Леонидович Рожин билгеләнә. Милиция даирәсендә абруйлы Александр Леонидович җәелеп эшләп китә алмый, 1976 елны хастага кала, җитәкчелек эшен аның урынбасары Николай Березин дәвам итә. Шулай беренче көннән башлап, партия һәм совет оешмалары белән ныклы элемтә урнаштырып, комсомол-яшьләр дружиналары оештырып, җәмәгать тәртибен ныгытуга ирешә. Бу өлкәдәге уңышлары өчен Тукай районы Эчке эшләр бүлеге КПСС өлкә комитеты, Татарстан АССР Министрлар Советының Күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнә. 1985 елны 35 ел җәмәгать тәртибен саклау органнарында эшләп, подполковник Николай Березин отставкага чыга. Әмма халык белән эшләүгә күнеккән ветеранны Тукай районы кулланучылар җәмгыяте рәисе Гамир Шәйхуллин чакырып ала.

- Николай Михайлович, син законнарны яхшы беләсең. Безнең профсоюз оешмасына шундый юридик белемле белгеч кирәк. Риза булмассыңмы? - дигәч, коллектив аны бик разый булып кабул итә.

Бу эштә һәм юрист булып Николай Михайлович 15 елдан артык хезмәт куя. Эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе итеп сайлангач, ветераннарның тормыш-көнкүрешен яхшырту, оешманың тарихын булдыру өчен зур тырышлык куйды. Ветераннарның истәлеген туплап, «Эту землю нам хранить и защищать» дигән җыентыкны чыгаруда булышты. Моннан ике ел безнең арабыздан китсә дә, районыбыз тарихында һәм хезмәттәшләре күңелендә онытылмаслык эз калдырган олы шәхес булып саклана.

Хәмит Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев