Табиб булып туган
Кнәз һәм Күзкәй авыл җирлегендә яшәүчеләр Татарстан амбулаториясе баш табибы, гомуми практика табибы Рифгать Нәҗип улы Юмаев хакында зур горурлык белән: «Безнең Юмаев табиб булып туган», – диләр. Шушы бер җөмлә кеше буларак та, табиб буларак та Рифгать Юмаевның чын асылын аңлата.
Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова: «Авыл җирлегендә яшәүче берәр кешенең тормышында катлаулы хәл килеп чыккан чагында, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, Рифгать Нәҗиповичка мөрәҗәгать итәм. Монда сүз, табиб буларак, медицина ярдәме күрсәтү турында гына бармый. Кешелекле ул. Кемнең кем икәнлеген чамалап, урынына һәм вакытына карап, яхшы киңәшләрен бирә. Кайгылы кешене юату өчен сүзләрен дә таба белә. Шуңа да аны халык ярата», – ди.
Рифгать Юмаев күрше Минзәлә районы Тәкермән авылында туган һәм сигез классны бетергәннән соң белем алуын шәһәрдә дәвам иткән. Ул Чаллыдагы Вахитов исемендәге 2нче санлы татар мәктәбендә урта белем алган. «Безнең сыйныфта 28 укучы иде. Мәктәпне тәмамлаган елны ук берьюлы 17 кеше югары уку йортына кердек. Ул чорларда 2нче татар мәктәбе иң абруйлы белем учагы иде. Урыс халкы: «Учитель от Бога» дип әйтә бит әле, менә безгә шундый мөгаллим-мөгаллимәләр белем бирде», – ди доктор. «Җөмләдән, сезнең хакта авыл халкы: «Без табибтан уңдык. Рифгать Нәҗипович – Аллаһ биргән зур бүләк, чын доктор» диләр. Димәк... », – дип, бераз сынабрак, табибның фикеремне дәвам итүен көтәм. «Төпле белем бирү укытучының бурычы. Шул ук вакытта укытучы яхшы педагог та булырга тиеш. Алар безне әдәпле итеп аралашырга, кешене тыңлый һәм аңлый белергә өйрәттеләр. Аннары, Шәфика апам Иске Теләнчедә фельдшер булып эшли иде. Аның да тәэсире булгандыр. Безнең класстан өч малай Казан медицина институтына кердек. Чаллы шәһәренең 2нче санлы стоматология поликлиникасы баш табибы Флер Солтанов – классташым, ВУЗ буенча да сабакташым. Шәһәр халкы аны хөрмәт итә, чөнки ул чын табиб, җитәкче буларак та үз эшен белеп башкара. Дустым белән аралашып торабыз. Коллективыбыз да дус-тату, бердәм. Яшь коллегабыз – стоматолог егет – Чаллыдан килеп эшли. Аны үз балабыз кебек якын күреп кабул иттек. Амбулаториядә хезмәт куючы медицина хезмәткәрләренең күпчелеге пенсия яшенә җитеп килүче һәм лаеклы ялга чыккан кешеләр. Эш һәм тормыш тәҗрибәсе булган медицина персоналы – белемле һәм егәрле. Замана таләпләренә җавап бирерлек итеп халыкка хезмәт күрсәтү өчен даими рәвештә белемебезне күтәреп торабыз. Безнең амбулаториядә кадрларга кытлык юк дип әйтәсем килә. Бүгенге көндә бер проблема бар – амбулатория байтак еллар больница буларак та халыкка хезмәт күрсәтте, ачылуына 35 ел булды. Бинага ремонт кирәк. Бик озакка сузмыйча хакимият белән берлектә бу мәсьәләне хәл итәрбез дип өметләнәм. Башкарасы эшләр бихисап. Авырып киткән коллегаларыбызны да алыштырырга туры килә. Хәзерге вакытта Күзкәй больницасына да барып эшлим. Картаерга вакыт та калмый. Карт аю – урманда, аны куып тотасы да килми, – дип шаярта табиб.
Амбулаториядә табибка күренергә килгән поселок халкы, газетадан икәнемне белгәч, Юмаев хакында җылы сүзләрен әйтергә теләде. Татарстан поселогында туып-үскән һәм гомер буе шушы җирлектә машина йөртүче булып эшләгән Иван Самойлов: «Рифгать Нәҗиповичка табиблык сәләте Аллаһтан бирелгән. Минем умыртка баганасында проблема бар. Менә шуңа инъекцияне ул үзе ясый. Бервакытта да бу минем эшем түгел дип тормый, процедуралар да ясый. Җитди авыруы булган кешегә дә тиешле сүзен таба, күңелен күтәрү өчен җайлап кына шаярта да белә», – ди. Докторның уң кулы – шәфкать туташы Татьяна Евсеева: «Рифгать Нәҗипович пациентларга һәм каты авырып ятучы кешеләрне тәрбияләүчеләргә бик игътибарлы. Кешегә киңәшне ул урынын, вакытын, җаен белеп кенә әйтә. Үзенә дә, башкаларга да таләпчән. Ул тагын бер матур сыйфатка ия – кешене кыен хәлгә куймыйча гына тәнкыйтьли белә. Җайлап кына кешенең хатасын аңлата белә. Гомумән, доктор буларак та, кеше буларак та, бар нәрсәдә дә алтын урталыкны тотучы шәхес», – ди пациентның сүзләрен җөпләп.
«Авыл җирлегендә яшәүчеләр, гадәттә, аягында басып йөрерлек чамасы булса табибларга мөрәҗәгать итмиләр. Шуңа күрә диспансерлаштыру үткәрәбез. Үзләре килә алмаганнарның өйләренә барабыз. Төштән соң, табиблар белән чиратлашып чакырулар буенча йөрибез», – диләр Татарстан амбулаториясе медицина хезмәткәрләре. Мондый эштә тылың нык булу сорала. Рифгать Юмаевка бу җәһәттән дә язмыш елмайган. Булачак тормыш иптәше Фирдәвес Зиннәт кызы белән Түбән Камада интернатура үткәндә танышканнар. Менә шуннан бирле алар эштә дә, тормышта да гел янәшә баралар. Фирдәвес ханым ире янәшәсендә, аның уң кулы – шәфкать туташы булып эшләгән. Ул хәзер лаеклы ялда. Юмаевларның ике уллары да тормышта үз юлларын табып, хезмәт куеп, поселокта яшиләр.
Ул табиб булып туган. Олы мәгънәгә ия булган ошбу сүзләр табиб өчен иң зур бүләк!
- 1985 елда Татарстан поселогында ачылган больницада балалар һәм зурлар бүлеге, рентген кабинеты эшләгән. Хәзерге вакытта ул амбулатория буларак «Татарстан» совхозы поселогы, Сосновый Бор, Сәмәкәй, Сәет, Оргыды, Чыршылы, Казиле, Күгәш авыллары халкына медицина хезмәте күрсәтә.
- Татарстан амбулаториясендә бүген барлыгы 18 хезмәткәр: 4 табиб, шуларның икесе гомуми практика табибы, педиатр һәм стоматолог; 9 шәфкать туташы, 2 каравылчы, 1 машина йөртүче, бер җыештыручы эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев