Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Сәйфуллиннар – иң яхшы яшь комбайнчылар

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен яшь механизаторларның авыл хуҗалыгы тармагында тырыш хезмәтен бәяләү, киләчәктә дә тырышып эшләргә дәрт уяту максатыннан төрле дәрәҗәдәге һөнәри бәйгеләр уздыра. 

Безнең район җирлегендә эшләүче яшь механизаторлар, комбайнчылар министрлык оештырган төрле бәйге, конкурсларда теләп катнашалар. Яшь механизаторлар – бертуган Раил белән Флүр Сәйфуллиннар С. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта урып-җыю чорында тырыш хезмәт куйдылар. Алар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган яшь комбайнчылар бәйгесендә катнашып, «Иң яхшы практик күнекмәләр» («Лучшие практические навыки») номинациясендә җиңделәр. Студент егетләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дипломы белән бүләкләнделәр, шуңа өстәп, премия һәм махсус бүләккә лаек булдылар.
Абыйлы-энеле Раил белән Флүр әтиләре һөнәрен сайлаганнар. Азат Сәйфуллин С. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта баш инженер булып эшли.
– Мин алтынчы сезон инде урып-җыю чорында комбайн штурвалы артына утырам. Бертуган энем Флүр дә миннән калышмый. Аның белән бишенче сезон урып-җыюда бөртеклеләр суктырдык. Мин аграр университетның бакалавриат программасы буенча инженер һөнәрен үзләштердем. Менә икенче ел магистратурада агроном белгечлегенә укыйм. Энем Флүр дә быел аграр университетка инженер белгечлегенә укырга керде. Без туган авылыбыз Мерәсне бик яратабыз. Әниебез Ләйсән балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Әти-әни безне кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерделәр, туган җиргә, халкыбызга карата күңелдә ярату тәрбияләделәр. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган кешегә заманча техниканы белү бик тә кирәк. Яшүсмер чактан ук басу-кырларда эшләгәнлектән техниканы яхшы беләбез. Бу – әтинең дә тырышлыгы, – ди Раил Сәйфуллин. 
Тормыш-яшәеәшнең башка өлкәләрендәге кебек үк, авыл хуҗалыгында да замана белән бергә атласаң, хәтта бераз алдарак барсаң гына уңышка ирешеп була. Безнең район җирлегендә хезмәт куючы яшьләр, бу очракта Раил һәм Флүр Сәйфуллиннар, нәкъ менә шушы таләпләргә җавап бирүче студентлар. 


 / Фото Раил Сәйфуллиннан алынды.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев