Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Сугышчы, тарихчы, укытучы бабам

Безнең Биклән урта мәктәбендә төбәкне өйрәнү музее эшләп килә. Анда мәгариф ветераннары турында да мәгълүматлар тупланган. Иң беренче эш итеп мин әнә шул материалларны өйрәндем. Туганнарыбызның өйләрендә булып, истәлекләрен язып алдым, фотосурәтләрен җыйнадым. Нәсел шәҗәрәсенә дә күз салдым. Нәсел агачыннан күренгәнчә, горурланып сөйләрлек кешеләребез бик күп булган. Аларның күбесе үзләренең гомерләрен укытучылык эшенә багышлаган.

Шәйхразый Мәрдән улы Абдуллин – минем бабамның әтисе. Озак еллар ул мәктәптә директор вазифасын башкарган, Бөек Ватан сугышы ветераны.
Шәйхразый Мәрдан улы крестьян гаиләсендә туган. Әтисе Гражданнар сугышы инвалиды булган. Бабам Биклән башлангыч мәктәбен тәмамлаган, 1933-1936 елларда Яр Чаллыда, Казанда ветрабфакта укыган. 1938 елда Казан укытучылар әзерләү институтын тәмамлаган. Анда аны Нәкый Исәнбәт татар теле һәм әдәбиятыннан укыткан. Бабайның Нәкый Исәнбәткә язган хатлары хәзерге көнгә кадәр сакланган. Ул үзенең язма истәлекләрендә Н.Исәнбәтне түбәндәгечә искә ала: «1935-1936 уку елында Казанда Ульянов урамындагы ветрабфакның соңгы III курсында укыганда, татар теле һәм әдәбияты фәннәрен безгә Татарстанның халык язучысы, танылган тел галиме, драматург Нәкый Исәнбәт укытты. Шул вакытлар искә төшеп, мин Казанга Нәкый агага хат юлладым: «Исәнмесез, Нәкый Исәнбәт абый! Сезгә зур ихтирам саклаучы Биклән урта мәктәбе укытучылар коллективыннан кайнар сәламнәребезне озатып калабыз. Бу хатның авторы инде күп еллар дәвамында мәктәпнең завучы һәм директоры булып эшләгән элеккеге шәкертегез Шәех Абдуллин. Сез мине хәтерләми дә торгансыздыр инде, чөнки ул көннәрдән соң бик күп сулар акты, бик күп җилләр исте. Сез 1935-1936 уку елында ветрабфакта соңгы курста безне татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән укыттыгыз. Безне укытырга килгәндәге өс киемнәрегез, пөхтә итеп бер якка сыпырып куйган чәч-прическаларыгыз бүгенгедәй хәтеремдә. Районнан килгән без авыл малайларына Сез, Нәкый абый (ул елларны без сезне Нәкый абый дип йөртә идек), тормышны сөяргә, хезмәтне яратырга, кешеләргә игътибарлы булырга, кече күңелле булырга өйрәттегез, бик күп файдалы киңәшләр бирдегез. Бу изгелекләрегез өчен, без, Сезнең элеккеге шәкертләрегез, меңнәрчә тапкыр Сезнең каршыгызда баш иябез. Соң булса да уң булсын, дип, Сезгә булган рәхмәтләремне шушы хат аша җибәреп калам. Мин үзем 1938 елның 1 сентябреннән Мамадыш районының Урта Кирмән мәктәбендә укытучы булып һәм Мамадыш педтехникумында укытучы һәм директор урынбасары булып эшләдем. Сезнең кул астында укыганда безгә биргән белемнәрегез, әхлак тәрбиясе һәм файдалы киңәшләрегез миңа заманабызның лаеклы укытучысы булып формалашырга ярдәм итте. Хәтерегездә булса, укыганда Сез безне хәтта матур итеп көләргә дә өйрәттегез әле. «Сез, егетләр, көлә белмисез, В.И.Ленин буржуйлардан көлгән кебек, ачык итеп, матур итеп, шаркылдап көләргә кирәк», – дип әйткән сүзләрегез бүгенгедәй хәтердә.
Нәкый ага, Сезне үзебезнең олы киңәшчебез итеп һәм остазыбыз итеп әйтәсе берничә фикер-сорауларыбыз бар. Билгеле булганча, шушы елның апрель аенда РСФСР Верховный Советы Президиумы Указы нигезендә, безнең элеккеге Чаллы районына халкыбызның бөек шагыйре, татар әдәбиятының таң йолдызы булган Габдулла Тукай исеме бирелде. Бу безнең өчен, бөтен район халкы өчен зур горурлык, әлбәттә. Без, үзебезнең мәктәптә эшләүче мөгаллимнәр, татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән ныклап киңәшләшкәннән соң, иң олы шәхесләрнең берсе булган Габдулла Тукай исемен мәңгеләштерү максатыннан чыгып, үзебезнең Биклән урта мәктәбендә Г.Тукай музее оештыра башладык. Бу изге эшне оештыруга һәркемнең уңай фикер әйтәсенә ышанабыз. Без бу юнәлештә күп кенә Татарстан һәм Башкорстан әдипләре белән киңәшләштек инде. Ул иптәшләр дә, бу бик кирәкле гамәл дип, безне дәртләндерәләр. Музей эшен уңышлы алып бару өчен, 5 кешелек комиссия төзелде. Педколлективтагы иптәшләр комиссия рәисе итеп минем исемемне атадылар. Бу зур ышанычны аклыйсы килә. Нәкый абый, Сезгә үтенечебез бар. Мәшәкатьле эшләрегезне бүлеп булса да, кош теледәй генә булса да киңәшләрегезне әйтеп хат язсагыз икән. Бәлки үзегезнең Г.Тукайга багышланган берәр әсәрегезне музейга кую өчен безгә бүләк итә алырсыз?.. Хат тәмам әлегә. Бу хатны язып Сезне борчыган булсам, гафу итегез, Нәкый абый! Сезнең гаиләгезгә, Прозадка һәм аның гаиләсенә безнең сәламнәребезне тапшыруны үтенәбез. Сезгә зур ихтирам белән шәкертегез Шәех Абдуллин. 1 декабрь, 1976 ел.»

Галим, язучы, педагог Нәкый Исәнбәтнең җавап хаты:
«Хөрмәтле Шәех! Хатыгызга озак җавап язмый торуымны гафу итегез. Сәбәп – әлеге шул дөнья мәшәкатьләре. Сезнең моннан кырык еллар элек миндә укыган булуыгыз, онытмыйча искә алуыгыз, шундый олы рәхмәт хаты язуыгыз күңелемә бик хуш килде. Сезнең моңарчы да укытучы булып, мәгърифәт юлында эшләүләрегез һәм инде Тукай музее оештыру кебек зур изге эшкә керешүегез, ягъни Тукайлар кабызган яңа әдәбият һәм мәдәният учагын сүндермичә дөрләтеп җибәрүегез минем рухымны да шулай ук күтәреп җибәрде. Бикләннең татар урта мәктәбе безгә моңарчы тоткан данлы юлы, булдыклы педагоглары белән күпме үзаңлы, белемле милли кадрлар җитештереп килгән булулары хакында моңарчы да ишетеп килә идем. Инде анда сезнең яныгызда бу изге эшкә дәртле, ихлас күңелле музей советы членнары да булгач, бу изге эшегез, әлбәттә, уңышлы барып чыгарга тиеш дип, зур өмет белән ышанып калам. Рәхмәт сезгә, егетләр! 
Музей оештыру кебек эшләрдә минем тәҗрибәм булмагач, билгеле инде, мин сезгә әллә ни гамәли киңәшләр бирә алмамдыр. Казанның Горький музее мөдире Елизарова Мария Николаевна – Кырлайда Тукай музеен оештыручы кеше, аның бу эштә тәҗрибәсе зур, аларда Тукай буенча экспонатлардан төрле фотокопияләр күп, хәтта артык экспонатларга кадәр бар. Сез аның белән дә элемтә тотсагыз әйбәт булыр: сорагыз, әлбәттә, ярдәм итәр, чөнки бу аның турыдан-туры бурычы. Шулай ук Казанның әдәбият музее һәм филиалы АН (Фәннәр Академиясе – ред.) белән дә. Аннары сез – Тукай районы һәм Чаллы ягы да булгач, Тукайга һәйкәл һәм бюстлар куйдыру алар өчен бик җиңел эшләр. Эшләсеннәр, таләп итегез. Сезгә җибәрергә соңгы елларда рәсем алдырганым юк. Искеләрдән берсен җибәрәм. Яраса, файдаланырсыз. Тукайның үз исәнендә бастырган «Исемдә калганнар» китабын үз китапханәмнән сезнең музей исеменә бүләк итеп җибәрәм. Тышы төшкән, үзегез рәтләрсез. Аннан сезгә үземнең «Мыраубатыр» китабымны салдым. Бәлки файдаланырсыз. Сезгә һәм музей советы членнарына – барыгызга да эшегездә зур уңышлыклар теләп, күп сәламнәр белән Нәкый Исәнбәт.
P.S. Материалларның сезгә тапшырылуы турында, зинһар, хәбәр итә күрегез.» 

Хат шулай тәмамлана, хәзерге көнгә хәтле сакланган. 
Бабама әйләнеп кайтсак, 1938 елда аны Армия сафларына чакыралар. Хәрби хезмәттәге уңышлары өчен ул хәрби халык комиссары маршал М.С.Тимошенко тарафыннан исемле патефон белән бүләкләнә.
Абдуллиннарны Бөек Ватан сугышы да читләтеп үтми. Алар гаиләсеннән өч туган сугышка китә. (Алга китеп әйтәм: аларның икесе исән-имин кире туган авылларына әйләнеп кайталар.) Абдуллин Асылмәрдән сугыш кырында 1941 елда ятып кала.
Шәйхразый бабам 1941 елның 22 июненнән башлап Бөек Ватан сугышында катнаша. Әсирлеккә төшә. Ул «Фашистларга – үлем!» исемле яшерен оешманың башында торучыларның, оештыручыларның берсе була. Ш.М.Абдуллин бер төркем иптәшләре белән әсирлектән кача һәм партизаннар отрядына килеп кушыла, анда взвод белән командалык итә. 
Шәйхразый Мәрдән улы 1951 елда туган ягына әйләнеп кайта. Биклән урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты, биология фәннәрен укыта.
1958-1978 елларда завуч һәм Биклән урта мәктәбенең директоры булып эшли. Ул 20 елдан артык Биклән урта мәктәбендә ветераннар оешмасының башлангыч бүлеген җитәкли. Аның Кызыл Йолдыз ордены, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы медале, күп кенә Мактау грамоталары бар.
Үзе исән чакта Биклән тарихын яза башлаган, ул язмалар хәзерге көнгә хәтле сакланган. Ветеран укытучы, Бөек Ватан сугышы юлларын узган Шәйхразый Мәрдан улы Абдуллин авылы тормышыннан кайбер истәлекле вакыйгаларны, авылдашлары, халык йолалары, яшь буынга белем-тәрбия биргән мәктәбе, хезмәтләре белән үзләрен таныткан элеккеге укучылары, шөгыль осталары турында килер буыннар өчен язып калдырган.
Шәйхразый Мәрдан улы «Якты юл» газета-сының да актив хәбәрчесе булган. Биклән тарихын өйрәнеп, китап чыгарырга нияте булган. Кайбер материаллар да туплаган. Авылдашы, шагыйрә, берничә китап авторы Рәзинә Сәетгәрәева аларны барлап, «эз»гә салды. 

Альбина Абдуллина, Биклән урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы.
/ Фото Роза Әхмәтҗановадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев