Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Сугыш ветеранын 95 яшьлек олуг юбилее белән котладылар

Мусабай-Завод авылында гомер итүче бердәнбер сугыш ветераны, авылыбызның иң мөхтәрәм һәм хөрмәтле кешесе Мәрьям Габдрахман кызы Минкина шушы көннәрдә олуг юбилеен - 95 яшь тулган көнен билгеләп үтте. Юбилярны олы бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова килде. Ветераныбызга матур сүзләр әйтте, җылы тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның...

Мәрьям әбине котларга шулай ук Мусабай-Завод авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева, авылның ветераннар һәм инвалидлар оешмалары рәисләре Римма Ибәтуллина белән Фәридә Фәхретдинова, китапханә мөдире Флүзә Тәхәвиева килде. Алар юбилярга алга таба да тыныч картлыкта яшәп, балаларының, оныкларның, инде буй җиткән оныкчыкларының кадер-хөрмәтен күреп, тату, бәхетле гомер кичерүен теләп калдылар.

Мәрьям Минкина 1942 елда ук үз теләге белән сугышка китә. Каһәр сугышлар барган вакытта элемтәче булып, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. «Япон милитаристларына каршы сугышкан операцияләрдә катнаштык. Барысы да шул Җиңү өчен булды, без якты киләчәгебез өчен үзебезне аямыйча сугыштык. Күбебез шул вакытларда ятып калды...», - дип искә ала Мәрьям Габдрахман кызы ул елларны искә төшереп.

1945 елның 9 октябрендә Мәрьям демобилизацияләнә һәм 25 ноябрьдә туган йортына исән-имин әйләнеп кайта. Кайту белән ул вакытта әле яшь сугыш ветеранын балалар йортына тәрбияче итеп эшкә урнаштыралар. Шуннан соң ул 8 ел мәктәп директоры урынбасары, 16 ел Пучы сигезьеллык мәктәбе каршындагы интернатта тәрбияче булып хезмәт куя. Тормыш иптәше белән 15 ел бер-берсенә терәк һәм кирәк булып яшиләр, ләкин Мәрьям әбинең пар канатына Аллаһы Тәгалә озак гомер язмаган, күрәсең. Ул бик иртә гүр иясе була. Мәрьям Минкина ул вакытта үзендә әйтеп бетергесез көч табып, нык булырга, авырлыклар алдында сынып калмаска өйрәнә, ике кызы хакына яши, аларны башлы-күзле итә. Бүгенге көндә исә хөрмәтле ветераныбыз кызлары-кияүләренең кадер хөрмәтендә сөекле әни, яраткан әби, газиз әбекәй булып гомер итә. Алга таба да шулай булып калуын теләп калабыз. Берүк сагыш-борчулар килмәсен, матур шат елмаю белән әле озак вакыт гомер итәргә насыйп итсен Аллаһы Тәгалә.

Флүзә Тәхәвиева,
Мусабай-Завод авылының китапханә мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев