Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Сугыш чоры балалары бер эштән дә баш тартмый көч куйган

Район газетасында авыл кешеләре турында язмалар һәрдаим чыгып тора. Бүгенге көндә Чыршылы авылында гомер итүче сугыш чоры баласы, 45 елдан артык совхозда тырышып көч куйган Нурдидә Габделхак кызы Шәйхетдинованың тормышы хакында да тукайлыларга бәян итәсем килә.

Нурдидә апа Яңа Сарайлы авылында туган. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, баш-аягы белән дигәндәй, колхоз эшенә чума. Сугыштан соңгы бик авыр еллар була бу. Колхозлар бөлгән. Көне-төне фермада маллар карау, басуда ашлык үстерү - яшь кыз бала бер эштән дә калмый. Колхоз куяннар асрау белән шөгыльләнгән. Нурдидә апа шушы хезмәттә була. Соңыннан ул, берничә иптәш кызы белән, үзләреннән ерак булмаган «Татарстан» совхозына килеп урнаша. Ул алдынгылардан саналып, биредәге хезмәт итүчеләргә дә акчаны әйбәт түләгәннәр. «Эштән куркып, эштән баш тартып тору булмады. Урманын да кистем, печәнен дә чаптым, гектарлаган чөгендер басуларын да эшкәрттем, мал көтүләрен дә көттем», - дип сөйли Нурдидә апа. Үзе кебек үк бирегә эшләргә килгән яшь егет Габдрәхим Шәйхрази улы Шәйхетдинов белән танышып китәләр. Бу совхозга ул йөк машинасына шофер булып урнаша. Хезмәттәшләре арасында бик тә мактауга лаек киң профильле механизатор-шофер буларак санала. 1960 елда өйләнешеп, Чыршылы авылында тормыш корып җибәрәләр. Өч бала үстерәләр - Әхнәф, Фәния, Фәнис. Малайлары авыр йөк машинасында, кызлары исә «Кама-Бекон» җәмгыятендә эшли. Тик Габдрәхим абый бала-оныклар куанычында озак яши алмый - моннан берничә ел элек кенә ул бакыйлыкка күчә... Урыны оҗмахта булсын.

Сигез онык өчен яраткан әби, балалары өчен сөекле әни булып гомер итүче Нурдидә апа хезмәт елларында алган бик күп мактау кәгазьләрен, грамоталарын кадерләп саклый. Быел ул 82 яшен тутыра. Бар яктан да җитеш каралты-курасында бакчасын да карый, чәчәкләр, яшелчә-җимешләр үстерә, сараенда «чур» килеп тавыклары да җырлап йөри. Сабан туенда, яшьләргә үрнәк күрсәтеп, җыр-биюдә катнаша. Шулай үз күңелен дә җилкенләндереп, балаларына да көч-канат биреп, хөрмәттә яши Нурдидә апа.

Мәүлетҗан Хисамиев.

Фото гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев