Шәкертләрең булу – зур бәхет ул
Ватан сугышы тәмамланып, өченче елын китсә дә, аның авыр сулышы һәр авылда, һәр гаиләдә сизелә иде. Армия сафында 7 ел, шуның 4 елын фашистларга каршы үлемгә-үлем дип сугышкан, Днепр кичешендә авыр яраланып, Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән су астына китми калган солдат Галиәхмәт госпитальләрдә озак дәваланганнан соң туган авылына кайткач та...
Урта мәктәпне тәмамлагач, туган авылы Мамадыш районы Югары Тәкәнештә - электр станциясе мотористы. Авылны электрлаштыруда якыннан катнаша, баганалар башына менеп, электр чыбыклары суза, авыл малайлары ярым шаяртып, урамнарыбызга шәм куючы, караңгыдан яктылыкка чыгаручыбыз ул Зөфәр абый, диләр.
Фронтовик әтисе Галиәхмәт ага улы Зөфәрнең эшкә һәвәслеген, гаиләгә булышлыгын хуплап, армиядән соң да авылда каласына өметләнә. Егет дөнья читендә, эсселек 40 градуска җиткән Дүшәнбе каласы тирәсендә һава көчләренә каршы торган частьтә хезмәт итә, радист һөнәрен үзләштерә. Ике ел солдат шулпасын бергә эчкән хезмәттәшләре белән дуслашып, әле дә бер-берсенең хәлен белешеп, ярдәмләшеп яшиләр.
Армиядән кайтуын авылда көтеп кенә торганнар. Идарәгә чакыралар. Рәис әйтә: «Зөфәр энем, чәчү җитә бит, син үзең дә беләсең, Василий дәдәйнең тракторы, кеше кулы тимичә, ватылып ята. Аңа җан өрәсе, язгы чәчүгә чыгарасы иде бит». Хуҗа үтенечен аяк астына салып булмый. Җиң сызганып тотына бу эшкә Зөфәр. РТСка барып, моторын сүтеп - җыя, башка тузган частьләрен алыштырып, төзәтеп, «ДТ-75»не кабызып җибәрә. Шуның белән гөрләтеп чәчүне һәм башка эшләрне уңышлы башкара. Бервакыт икенче язга таба техника паркына парторг ашыгып З. Мисбаховны эзләп килгән. «Зөфәр, синең укыр чагың. Институтның әзерлек курсына бер кешегә чакыру кәгазе килде. Бар әле шунда», - дип, үтереп кыстый. Ниһаять, өйдәгеләр белән килешеп, Казанга авыл хуҗалыгы институтына җыенып китә. Әзерлек курслары үтеп, механикалаштыру факультетына укырга керә. Балачактан техниканы үзләштергән егеткә уку җиңел бирелә. Институтны яхшы билгеләренә тәмамлаган югары белемле инженер Зөфәр Мисбахов кайда гына эшләмәсен, Минзәлә районы, «Якты юл» совхозындамы, Тукай районы «Сельхозтехника» берләшмәсендәме, «Кама» агросәнәгать комбинатындамы, «Полив» оешмасындамы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендәме - һәркайда инженерлык хезмәтен тирәнтен белеп, җитәкчеләр һәм механизаторлар белән уртак тел табып, эшне үрнәк итеп оештыра белә иде. Ул үзенең хезмәт юлында очраган тәҗрибәле белгеч, Чаллы «Сельхозтехника» берләшмәсе баш инженеры, РСФСРның атказанган механизаторы Евгений Щеблановка зур ышаныч баглап эшкә урнаштыруы, вакытлыча торак белән тәэмин итүе өчен бик рәхмәтле. Аның булышлыгы белән хуҗалыкларны техника белән коралландыруда, кадрларны укытуда зур эш башкарыла. Үз нәүбәтендә Зөфәр Галиәхмәт улын чын остаз, ихлас күңелле җитәкче һәм инженер буларак, катлаулы техника серләрен яхшы белүче оста буларак хөрмәт итәләр. Техника һәм агрономия өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр, җитәкчеләр һәм күп кенә механизаторлар Зөфәрне үзләренең остазлары дип саныйлар. Шундыйлардан Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Марат Сафинны, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек бүлеге башлыгы, агроном Галимҗан Шәйморатовны, «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгының игенчелек цехы башлыгы Илдус Газизовны атарга була. Алар Зөфәр Галиәхмәт улыннан, сәләтле белгеч һәм ярдәмчел кешедән, тормышта күп нәрсәгә өйрәнүләрен әйтәләр, аның тугрылыклы шәкертләре булулары белән горурланалар.
Миңа, газета хәбәрчесенә, Зөфәр Мисбахов белән хуҗалыкларда еш булырга туры килде. Язгы чәчүдә, терлек азыгы әзерләүдә, урып-җыюда катнашасы техниканы энә күзеннән үткәрә, куркынычсызлык таләпләрен үтәүгә зур игътибар бирә. Теге яки бу җитешсезлекне күрсә, механизаторны әрләми, моны болайрак эшләсәк, әйбәтрәк булмасмы, дип киңәшен бирә һәм бераздан үтәлешен тикшерә иде.
Заманында авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, күмәк хуҗалыкка хисапчы-икътисадчы булып килгән Минзәлә кызы Рәмзия белән гаилә коруларына да ярты гасыр вакыт узган. Яшь чакларны искә алып, гармунын сузып җибәрә Зөфәр. Гомернең судай агышына, үзенең 70 яшьлек ил агасы булуына, игелекле ике кыз үстереп, аларның гаилә коруларына, оныклар үстерүенә сөенеп көй суза. Янәшәсендә өй тутырып килгән туганнары, шәкертләре булуы белән горурлана һәм гомеренең матурлыгына соклана ул.
Хәмит Мөхәммәтшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев