Римма Крицкая: «Мин һәрвакыт беренче булырга тырышам»
Газетада районның алдынгы хатын-кызлары турында язмалар чыгып тора. Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март уңаеннан исә без гүзәл затларны аеруча зурлыйбыз. Тукай районында мәктәп-бакчалардан алып, мәдәният йортларында, китапханәләрдә, хезмәт коллективларында төрле чаралар уза. Кичә районның сигез хатын-кызы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы бәйрәм концертына чакырулы иде. М. Җәлил исемендәге опера...
Хатын-кыз ул шундый зат - үзенең барлыгы белән тирә-юньгә матурлык, яктылык сирпи. Күңел җылысын, йөрәк назын, җан сихәтен башкаларга да өләшеп, якыннарының мәхәббәтеннән үзенә көч алып, шуңа шөкер итеп яши. Биклән авылында яшәүче эшмәкәр, авыл җирлеге депутаты, Тукай муниципаль районының коррупциягә каршы комиссия әгъзасы, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча эшмәкәрләрнең район координацион советы рәисе Римма Крицкая да нәкъ шундыйлардан. Шуның өстенә әле ул бихисап күп чаралар, проектларның химаячесе дә. Тумышы белән Урта Азия якларыннан булса да, балачагы, яшьлеге Яр Чаллы шәһәрендә уза. Биредә булачак ире Василий Крицкий белән таныша, гаилә корып җибәрәләр. Василий Петрович үзе Молдавия якларыннан була, Чаллыда берникадәр торганнан соң, гаилә шул якларга юл тота. 12 ел алар Бельцы шәһәрендә яшиләр. Римма Габдуллаевна мәктәпкә укытучы булып урнаша, иҗтимагый эшләрдә дә актив катнаша. Шулай үзе дә сизмәстән, акрынлап, бизнес эшенә кереп китә.
- Мин беркайчан да кеше алдамадым, сатулашмадым, нинди бәя сорасалар, шуңа риза була идем. Шуңадыр да, кеше миңа үзе тартыла иде, - ди Римма ханым.
Тотрыксызлыклар башлангач, Крицкийлар гаиләсе янәдән Татарстан якларына кайтырга карар кыла.
- Иремдә йөрәк чире булды, тыны кысыла иде. Шуңа күрә без авылга күчү ягын карадык. Бикләндә иске генә бер йорт сатып алдык. Ирем һәр эшне үз кулы белән башкарып, торган урыныбызны бергәләп менә шушылай матурладык, төзекләндердек. Биредә һәр җирдә аның хезмәте, - дип Римма ханым иренең якты истәлеге белән уртаклашты.
Бүгенге көндә Римма Крицкаяның Бикләндә ике кибете, үзенең пекарнясы бар. Яңа кибеткә бина төзегәндә су кертү өчен яңа линия үткәрү ихтыяҗы туа. Римма ханым исә, халыкка файдага булсын дип, шул уңайдан авылның әлеге урамына да су торбалары суза.
- Гомумән, авыл проблемасыннан беркайчан да читләшмим. Бәйрәмнәрдә булышуны мин үземнең хезмәтем итеп кабул итәм. Яңа елга дип, авылдашлар белән бергәләп декабрь аенда яңа чыршы куйдык. Авылның бер күрке булды ул.
Римма ханымның тел йотарлык пирогларын «Якты юл» («Светлый путь») газетасы оештырган бәйгедә катнашучылар да авыз итте. Күңел җылың, яхшы ниятләр белән башланган эш һәрвакыт хәерле була. Гаилә, йорт җанлыклы Римма ханым балалары, оныклары дип яши. Түбән Камада яшәүче оныгы Олеся иҗади яктан бик күп үрләр яулаган. Монда, әлбәттә, әбисенең роле зур. Бию буенча төрле халыкара бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар ала. Модельлык агентствосына да йөри, төрле проектларда катнаша. Олесяның барлык киемнәрен үзләре тегәләр, конкурсларга үзләре алып баралар.
- Күптән түгел, бер бәйгедә җиңгәч, Токио шәһәренә чакыру алдык. Тик, нигәдер, аягым тартмый. Ә болай бик күп илләргә чыктык. Талантын үстерү өчен вакытыбызны, көчебезне кызганмыйбыз, - дип Римма ханым, Олесяның бихисап күп фотоларын, бию видеоязмаларын күрсәтте.
Бүгенге көндә яңа планнар, уй-ниятләр белән яна Римма ханым. «Каян шулай барысына көч табасыз, ничек өлгерәсез», - дигәч, Римма Крицкая болай җавап бирде:
- Таләпчәнлегем бар. Үз-үземә карата. Мин һәрвакыт беренче булырга тырышам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев